Рафаил Хәкимов: «Татарга демократияне якларга кирәк»

Рафаил Хәкимов, «Мәскәү төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр бирергә җыенганда, Татарстанга суверенитетын ныгыту өчен моннан файдаланып калырга кирәк», ди.

БӘЙЛЕ
2011 Дек 29

Рафаил Хәкимов, «Мәскәү төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр бирергә җыенганда, Татарстанга суверенитетын ныгыту өчен моннан файдаланып калырга кирәк», ди. Республикада ике дәүләт теле мәсьәләсен дә дәүләт шурасында күтәрәчәген белдерде.

Татарстан дәүләт шурасындагы депутат Радик Ильясов Русия дәүләт думасына киткәнгә, Тарих институты җитәкчесе, галим Рафаил Хәкимовка депутат мандаты тапшырылды.

– Сезнең парламентка килүегезне зур сәясәттәге эшчәнлегегезнең икенче этабы дип бәяләп буламы? Сезне хәзер дә «Татарстан суверенитеты идеологы иде» дип атап йөртәләр.

– Белмим инде, ничек әйтергә буладыр. Бу юлы минем андый ук мөмкинлекләр булмас дип уйлыйм. Ул елларда мин Шәймиев белән эшләгән идем. Үзегез беләсез аның абруен һәм күп нәрсә президент исеменнән чыга иде.

Бу көннәр килер дип көткән идем

Икенче яктан, Мәскәүдәге хәлләргә игътибар итсәгез, анда тагын децентрализация турында сөйләшә башладылар. Хәзер инде федерализм кирәк, төбәкләргә вазифалар бирергә кирәк, диләр. Без 90-нчы елда күтәргән, суверенитет дип йөгереп йөргән фикерләр Русия сәясәтенә кире кайта. Мин бу көннәр бер килер әле дип көткән идем. Килеп җиткәнен күрү минем өчен бик зур шатлык.

– Бүгенге көнгә кадәр Мәскәү башкача сәясәт алып барган иде. Милли республикаларны бетерү, президент атамаларын юкка чыгару... Бүген Мәскәүнең башкача сөйләнүләре президент сайлау алдыннан халык күңелен тынычландырып җибәрү генә булып калмасмы?

– Алай дип кенә әйтеп булмый шул. Мәскәүнең идеологиясе күренми. Алга таба кая барырга һәм нишләргә икәне сәясәттә дә юк, икътисадта да юк. Тарихка таянып карыйлар, спортка таянып карыйлар, әмма алай гына дәүләтне алга алып барып булмый. Икенче яктан, дәүләт гел нефть белән газга ышанып яшәде. Ә бүген ул акча гына җитми. Төбәкләрдә үсеш күренми, шуңа бүген төбәкләргә таянмыйча булмый. Республикаларны анысы һәрвакытта кысарга тырышалар. Әмма нәкъ бүгенге көндә аны эшләве авыррак. Путин хәзер президент була, ул отты инде дип тә әйтеп булмый.

Фиркаләр генә чыкса (митингларга — Н.А) бер хәл, халык урамга чыкты. Ә урамга чыккач, һәркемгә дә билгеле, ул бүтәнчәрәк. Ул парламентта ризасызлык булса, ул ярый әле. Аны аңлап та, идарә дә итеп була. Халык үзебезнең вәкилләр бар дип тынычлана ала. Халык урамга чыккач, бу бүтән вазгыять инде.

– Бу хәлләрне Татарстанга үз-үзен республика буларак саклап калырга яңа мөмкинлекләр ача дип әйтергә буламы?

– Әлбәттә, әлбәттә, ача! Сүз дә юк. Без болай да бик артык югалтмаган идек. Аңлашыла, кануннар да үзгәрде, хакимият вертикале килеп керде. Шул ук вакытта республикада күпмедер мөстәкыйльлек тә бар. Ул сакланып калды. Икътисади яктан караганда республика ныгыды. Бик артык ныгымаса да, нефть сату гына түгел, ә аны эшкәртүгә дә күчте. Бу безгә табыш китерә. Татарстанны күрше төбәкләр белән чагыштырсаң — аерма бик зур.

– Татарстанга үзен бүген республика буларак ныгыту һәм бүгенге мөмкинлектән файдаланып калу өчен нинди адымнар ясарга кирәк дип уйлыйсыз? Беренчесе, икенчесе...

– Миңа калса, иң беренчесе, сәясәттән төшеп калмаска кирәк. Русиядә ыгы-зыгы чыкса, аннан читтә калып булмый. Татарстан элек тә Мәскәүдә үз фикере белән чыга һәм аңа башка төбәкләр колак сала торган иде. Бүген дә шуны эшләмәсәк, дөрес булмас. Шул ук «Бердәм Русия»не генә алган вакытта да, анда да үз фикереңне әйтергә кирәк. Өстән нәрсә әйткәнне тыңлап кына утырырга ярамый.

«Бердәм Русия» дә фикер бетте

«Бердәм Русия»дә икътисади һәм мәдәни күзлектән караганда да фикер бетте. Русияне гомумән карасак, Татарстан барыбер күп нәрсәне алдан алып бара. Яңа фикерләр тудыра. Күршеләр аңа карый. Төрле өлкәдә төрле яклап фикер әйтергә була. Милли күзлектән караганда да бу бик кирәк, чөнки Кавказның нәрсә булып бетәсе билгесез. Бүген алар тыныч, әмма ул тынычлык кайвакыт куркыта да. Ә Мәскәүдә ниндидер милли сәясәт сизелми. Һаман республикаларны кысарга гына дип яшәп булмый.

– Сез, Татарстан үзенең фикерен әйтеп торырга тиеш, дидегез. Икенчесе нәрсә?

– Икенче мисал дигәннән, безнең шартнамә бар. 2007 елда имзаланды ул. Анда яхшы гына бер маддә бар. Анда түрәләрнең ике телне белергә тиешлеге әйтелгән. Аны Путин да имзалады. Шулай булгач, моны тормышка ашырырга кирәк. Бу тормышка керсә, бөтенесе ике телне белергә тиеш булса, татар теленең дәрәҗәсе дә үсәчәк. Бүгенге мөмкинлекләрне кулланырга кирәк.

Мәскәүдә яңадан вәкаләтләрне бүлгәндә яхшы гына карау кирәк. Аның тагын бер ягы бар. Вәкаләт бирәләр, шул ук вакытта кайсыдыр төбәк аны куллана ала, кайсыдыр төбәк куллана алмый. Без аны кулланырга әзер булырга тиеш.

– Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне Татарстан парламентында яңадан искә төшерергә җыенмыйсызмы? Депутат буларак, чыгыш ясарга туры килер бит?

– Иртәгә сессияне ябалар, узып баручы елга яңа мәсьәләләр куймыйлар. Яңа елдан соң эш башлыйбыз. Анда нәрсәне беренче чиратта күтәрергә, нәрсәне икенче, карарбыз. Әмма бүген моның турында (шартнамәдәге маддәләр — Н.А) әйтмичә булмый. Мәскәү моны күтәргәч, без дә җавап бирергә тиеш.

– «Бердәм Русия» һәм аның җитәкчелегенә каршы 10, 24 декабрьдә зур халык күтәрелешләре булды. Мисал өчен, Мәскәүдә 120 меңләп кеше Сахаров урамына чыкты. Башка шәһәрләрдә дә митинглар үтте. Бу күренешләрне ничек бәялисез?

Казан җыенында меңъярым кеше ризасызлык белдерде.

– Артыгы белән канәгатьсезлек җыелды. Халык элек тә канәгать түгел иде. Ул җыелып килде һәм аны сайлау белән бәйләделәр. Путин да ашыгып, президент булам дип үзен алдарак күрсәтте. Анысы да күп кешене борчыды. Экономика турында сөйлиләр, әмма бензинга бәяләр гел үсеп килде. Соңгы айда гына күтәрелмәде. Ә бүтән бәяләр үсә. Инфляция бара. Хезмәт хаклары әллә ни үсми, модернизация бармый. Барсы да бергә җыелды. Халык урамнарга чыкты. Анда бит фиркаләр генә түгел, менә шунысы бар. Элегрәк йә коммунистлар, йә кемдер халыкны алып чыга иде. Бу юлы төрле-төрле фиркаләр менә бу халык дигән сүз инде. Бу митингларда фиркаләрнең тәэсире дә артык сизелми. Халыкта канәгатьсезлек, бөтен илдә.

– Бу митингларда татар халкы катнашырга тиешме? Кайберәүләр безнең сәхифәгә, урысларга кушылырга ярамый, анда күпчелеге урыс милләтчеләре, безгә алар белән бергә булырга кирәкми, дип язды. Бүгенге системага каршы көрәшкәндә милләткә карап тормаска, барыбызга бергә булырга кирәк, дип әйтүчеләр дә бар. Татарлар митингларда бергә булырга тиешме?

– Анда демократияне ныгытырга кирәк дип әйткәч, ниндидер фирка аны күтәргәч, урысы, кемме, мин нигә аңа каршы булырга тиеш? Федерализм, милләтләрне үстерү дигәндә, экономиканы ныгытырга кирәклеген әйткәндә, әлбәттә, мин яклыйм. Ә инде «Русия — урыска гына» дигән әйтсәләр — монда каршылык белдерергә кирәк.

Миңа калса, татар күбрәк татар турында уйларга тиеш. Ләкин шул ук вакытта татар Татарстанда гына түгел, ә бөтен Русиядә яши. Шуңа күрә, Русия турында да уйламыйча булмый. Һәрбер төбәктә татар ныгыса — безгә файдага булачак.

– Соңгы митингларга килгәндә, күп шәһәрләрдә кабул ителгән резолюциядән ике әйберне аерып алырга була. Парламентка сайлау нәтиҗәләрен кире кагарга һәм яңадан дума сайлавы үткәрергә кирәк дигән таләп куелды. Кайберәүләр, безгә татарларга анда чыгып йөрергә, үзебезнең милли оешмалар белән күренергә кирәкми, дип әйтә. Мин шул ягын да сораган идем.

– Безнең өчен тотрыклылык — ул демократия дигән сүз. Кайвакыт, тәртип булырга тиеш, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ул тәртипне Мәскәүдән нәрсә әйттеләр — шулай эшләргә кирәк, дип аңлыйлар. Кайвакыт әнә шулай фикер йөртәләр. Татар өчен демократия һәрвакытта да файдага булган. XX гасыр башымы, инкыйлабның 20 нче елларымы... Демократия булганда татар үсә, ныгый иде. Шуңа күрә, без демократияне якларга тиеш.

Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе