Физик кимчелеклеләрнең җәмгыятьтә тоткан урыны нинди?

Физик мөмкинлекләре чикле булганнар һәр гаиләдә дөньяґа килергә мөмкин. Россиядә исә 11 миллионлап физик кимчелекле яши. Бу халыкның 8 %тан күбрәге дигән

БӘЙЛЕ
2011 Дек 21

Физик мөмкинлекләре чикле булганнар һәр гаиләдә дөньяґа килергә мөмкин. Россиядә исә 11 миллионлап физик кимчелекле яши. Бу халыкның 8 %тан күбрәге дигән сүз. Аларның яртысы эшкә яраклы яшьтә. Ләкин бары 11 %ы гына эш урынына ия. Алары да түбән хезмәт хакы түләнә торган эштә.

Инвалид Россия күзлегеннән караганда ярдәмгә мохтаҗ зат. Бер караганда, чыннан да, инвалидлар кайгыртуга мохтаҗ. Ләкин аларны бер нәрсәгә дә яраксыз затлар итеп карау ялгыш фикер. Әле берничә ай элек «Эфир»каналының «Актуальная тема» тапшыруына бер кеше килгән иде. Аның аяклары йөрми һәм шул сәбәпле үзенә эш тә таба алмаган. Йорты каршында аяк киемнәр рәтли торган кечкенә генә бер өйчек ачкан булган, ни хикмәт: кайбер күршеләр моңа каршы чыккан. Алар фикеренчә, бу балаларның уен мәйданчыгына комачау итә икән. Абзый үзе исә барын да законлы рәвештә эшләвен аңлата, хезмәтен дә әллә ни югары бәягә башкармый. Аның өчен бу барыннан да бигрәк бер шыгыль булып тора. Тапшыруда физик мөмкинлекләре чикле булган әлеге кеше проблемасы турында сүз барды. Бу мәсьәләне хәл итүнең юллары каралды.

Шулай да, сау-сәламәт кешегә дә яхшы эш табу кыен булган заманда, физик кимчелекле затларга кая барырга? Кемгә мөрәҗәгать итәргә соң?

БМО уставында һәр кеше социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, аралашуга, иҗат итәргә хаклы, диелә.

Кимчелекләре булса да, мондый кешеләр сау-сәламәтләрдә дә булмаган таланка ия булырга мөмкин. Шуңа күрә хәзерге җәмгыять аларны социаль яктан файдалы затлар итү өчен үз көчен куярга тиеш.

«Инвалид» сүзен куллану цивилизацияле илләрдә урынсыз санала. Ниндидер сәбәпләр аркасында бәлага тарыган яки тумыштан кимчелекле булганнарны «физик мөмкинлекләре чикле булучылар» дип әйтү каралган.

Хәер, хәзер андыйлар өчен Тернәкләндерү үзәкләре үз тырышлыгын куя.

Ләкин, чынлыкта, Россиядә әле һаман да халыкара стандартларга туры килә торган, инвалидлар хокукларын, кызыксынуларын кайгыртучы механизм уйлап табылмаган.

Физик кимчелеклеләрдә һаман да үз хокукларын яклау юк. Эшкә урнашканда исә алар зур каршылыкларга очрый. Күп очракта физик мөмкинлекләре чикле булучылар түбән хезмәт хакы түләнә торган эшләрдә калырга мәҗбүр.

Җәмгыятебезнең бу проблемасын хәл итү зарур. Кеше үзен җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше итеп хис итсен өчен, аның тормышында очраган каршылыкларны җиңеп чыга алырлык шартлар тудыру мөһим.

Без төрле. Һәм һәрберебез үзенчә кабатланмас шәхес. Физик кимчелеклегә мөнәсәбәт аның җәмгыятьтә нинди урын биләвенә бәйле. Күп кешедә «инвалид» дигәч, аны авыру һәм ярдәмгә генә мохтаҗ дип карау яши. Тик алар да башкалар кебек үк тормыш алып барырга сәләтле бит. Шуңа да мондый күзаллауларны бетерү өчен физик мөмкинлекләре чикле булганнарга уңайлы шартлар тудыру кирәк. Мондый кешеләр башкалар белән бергә эшли, алар белән аралаша, ә иң мөһиме үзләрен кимсетелгән итеп тоймаска тиеш. Бу максатта эшли торган «Уңайлы тирәлек» программасы өметләрне аклар дип ышанабыз.

Ләйлә ӘХӘТОВА.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе