Кытай хәләл азык-төлек базарына йөзен борды

Имам Йакуб Ма Кытайда ит эшкәртү шәригать кануннарына туры килә, дип гарантияли. Кытайның автоном районы Нинсяда 2,2 млн. мөселман яши. Аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, Кытай хәләл

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 30

Имам Йакуб Ма Кытайда ит эшкәртү шәригать кануннарына туры килә, дип гарантияли.

Кытайның автоном районы Нинсяда 2,2 млн. мөселман яши. Аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, Кытай хәләл азык-төлек базарында үзенең урынын арттыруга таба омтылды.

2010 елда, алдагы елга караганда, әйләнеш 14%ка артыграк булганнан соң, җирле һәм үзәк хөкүмәт мөселман оешмаларын хуплый башлады. Үткән елны Нинся 10 млн. $ күләмендә хәләл азык-төлек чыгарган.

Yishun Group компаниясе Нинсяда үзенең эшчәнлеген 2010 елның октябрендә башлап җибәрә. «Безнең әйләнеш 200 млн. юаньне тәшкил итә», - ди компаниянең хуҗасы Ди Янки, — «Без ике ел дәвмында әйләнешкә 700 млн. юаньне кертергә телибез».

Yishun Yuan Agriculture and Trade Company хәләл азык-төлек базарында лидер булды инде.Проектта барлыгы 240 кеше мәшгуль. Эшкәрү ит комбинаты 14,5 мәйданны били. Эре терлек үрчетергә мөмкинлеге булган Desheng Industrial Park сәнәгать зонасында Хуанхэ елгасы белән Хэланьшань тавы арасында урнашкан.

Товарның сертификациясе Кытай Ислам Ассоциациясе контрольлегендә үтә. Ул тулы эш көненә имам яллый. Имамга хезмәт хакы түләнә.

Оешма шулай ук Нинсядагы Халыкара сәүдә үзәге урнаштырган кагыйдәләрне дә үтәргә тиеш.

Без инде НАССР (Food Safety Management System Certification) һәм ISO9001 (Quality Management System Certification) стандартларына туры киләбез, ди Янки.

60% азык төлек Индонезия, Малайзия илләренә чыгарыла. «Мин Төркия базарына үтеп керү юлларын да эзлим», - ди Яньки.

Нинся өлкәсе хәләл азык-төлек сәнәгатен үстерүдә үзенең норматив-хокукыкый базасын эшләп чыгарган. Түрәләр дә өлкәнең көчен арттыруда кулдан килгәнчә тырыша.Соңгы 5 елда Нинсяда хәләл ризык фестивале үткән. 2000нән атрык зур һәм кечкенә оешмалар хәләл туклану базарына җәлеп ителгән. Бу вакыт эчендә комнанияләр өчен хәләл-бизнеста катнашучы 300 таныклык хупланылган. Нинся автоном хөкүмәте үзенең компанияләренә халыкара партнерлар белән элемтәне җайлауда ярдәм итәр өчен Дубайда хисап үзәге ачкан. 2010 елда компанияләр 354,3 т хәләл ит экспортлаштырган.

Янки әйтүенчә, алар хәзер мөселман илләре белән сөйләшүләр алып бара. «Пекинда мөселман илчеләре безнең тәкъдим белән килешә, хәзер безнең производствоның мөмкинлекләрен һәм технологияләрен өйрәнә», — ди ул.

Абдулла Бозкурт

Halal Journal сайтыннан махсус МА «Татар-ислам» өчен тәрҗемә ителде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе