Әнием, беләсеңме, син дөньядагы иң әйбәт әни...

Әни, әнием, бердәнберем... Нинди матур сүзләр. Әнинең бер наз тулы карашы күңелдәге бар борчуларны куып таратырга, җан җылысы бүләк итәргә

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 25

Әни, әнием, бердәнберем... Нинди матур сүзләр. Әнинең бер наз тулы карашы күңелдәге бар борчуларны куып таратырга, җан җылысы бүләк итәргә сәләтле. Кайвакытта дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, борчу-хафаларга чумасың да, күзләреңне йомып, бер генә мизгелгә тын калсаң, шунда назлы әни тавышының әкрен генә, борчылма, бар да яхшы булыр, түз, дигәнен ишеткәндәй буласың. Җырларда да тикмәгә генә

«Колакта чыңлый һаман

Эндәшә сыман, балам,»- диелмәгәндер.

Әйе, һәрбер ана өчен бала иң кадерле, иң газиз кеше булган кебек, бала өчен дә әнисе шулай ук сөекле. Күп кенә замана яшьләренә кайвакытта мөстәкыйльлекләрен ассызыкларга тырышып, үзләренчә генә эш итәргә, еш кына әниләре әйткән үгет-нәсыйхәт, борчылуларны колак аша җибәрү хас булса да, алар да әниләреннән башка яши алмый бит. Бер егет әнисенең сүзен санга сукмыйча, әйткән йомышын үтәмичә өеннән чыгып китә һәм бәлага юлыга, шунда, әнием-җаным, дип үз-үзенә гафу үтенеп, әнисен рәнҗеткәнен исенә төшерә.

Әле исемдә кечкенәдән әниемне яратып аңа әйтә торган сүзем бар иде.

- Әнием, син дөньядагы иң әйбәт әни бит, беләсеңме?

Ә ул миңа елмаеп, күзләрен тутырып карый да:

- Юк, кызым, ялгышасың. Дөньядагы иң әйбәт әни ул минем әни, - дия.

Мин хәзер дә әниемне яратып шул сүзләрне әйтәм. Ләкин, кызганычка, аның газиз әнисе, минем әбием мәрхүмә булды. Һәрвакытта әйтә торган җавабына өстәп, хәзер дә әнием:

- Юк, кызым, барыбер, иң яхшысы минеке иде, - ди.

Бу кыска гына сүз алышуга нинди тирән мәгънә һәм хөрмәт салынган. Һәрбер ана өчен баласы иң матур, акыллы һәм әйбәт булган кебек, һәрбер бала өчен әнисе дөньядагы иң газиз кеше булып калачак. Ә бит әнидә генә була торган назлы карашны, йомшак сөйләмне, йөрәк җылысын башка берәүдә очратып булмый.

Шуңа да, бала булганнарыбыз сөекле әниләребезнең кадерен белә, ә хөрмәтле аналар, нинди генә олы яшьтә булсалар да, балаларының таянычын, яратуын, хөрмәтен тоеп яши алса иде.

Бу якшәмбедә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әйтергә теләгән сүзем шул: бу көн һәр ана, бала күңелендә гомергә барсын иде. Әниләребезгә, син дөньядагы иң әйбәт әни, мин сине бик яратам, дигән сүзләрне елның бер көнендә генә түгел, ә гомеребез буена, чын күңелдән әйтергә насыйп булсын. Ә бит бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәдек. Ата-ана фатихасы дигән бөек әйбер бала тормышында әйтеп бетергесез әһәмияткә ия икәнен беркайчан да исебездән чыгармыйк.

Айсылу Юлдашева.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе