«Контакт» корбанына әйләнмә

«Контакт» интернет челтәре тормышыгызның аерылгысыз бер өлешенә әйләндеме? Эштән кайткач та, беренче гамәлегез компьютерны кабызып, сәгатьләр буе, иң тәмле, кадерле төн

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 22

«Контакт» интернет челтәре тормышыгызның аерылгысыз бер өлешенә әйләндеме? Эштән кайткач та, беренче гамәлегез компьютерны кабызып, сәгатьләр буе, иң тәмле, кадерле төн йокыларыгызны калдырып «контакт» ка кереп чумасыз. Ә икенче көнгә иртән торып эшкә барасы. Уянгач та, юк бүген эштән кайтуга ял итәм, компьютерыма якын да килмим, дип үз-үзеңә ант бирсәң дә, кичкә исә барысы да янә кабатлана...

Димәк, сезгә «Контакт чире» йоккан. Дусларыгыз, ә кайвакытта дус булмаганнар белән язышудан, яңа танышлар табудан, сез белгән кешеләрнең тормышы турында күбрәк мәгълүмат туплаудан башка яши алмыйсыз.

Үзләрен кызыксындырган кешеләрнең тормышларын белергә, кемнәр белән аралаша, очраша, кайларда була, дуслары кем икәнлеген белергә теләүчеләр моны рәхәтләнеп «Контакт» аша гына эшли ала. Бик җайлы бу хәзер. Кемнәрнең кайчан танышканын, өйләнешкәнен, балалары туганын беләсең килсә, сиңа ярдәмгә «Контакт» киләчәк. Ә кеше турында нинди генә мәгълүмат юк анда. Күпләр «Контакт» аша таныша, очраша, өйләнешә, аерылыша башлады.

Шулай да кеше өчен бик кадерле булган кыйммәтле вакытын «суга салучы» «Контакт»ның файдасыннан бигрәк зыяны зуррак түгелме икән? Бу сорауга җавап бирүне һәр кешенең шәхсән үзенә калдырсак яхшырак булыр. Чөнки «Контакт» мәсьәләсенә килгәндә, ике төрле фикер яши.

Бер төркем кеше «Контакт», киресенчә, минем кадерле вакытымны саклап кала, күп кенә күрешеп, сөйләшергә вакытым булмаган дусларым белән мин «Контакт» ярдәмендә элемтәгә чыгам, хәлләрен белешеп, тормышларында мөһим булган вакыйгалары турында ишетеп, шатлыкларын уртаклаша алам, ди.

Мондыйлар, әлбәттә, «Контакт»ка сәгатьләр буена кереп «батмый». Күп дигәндә, ярты сәгатькә генә Online да була.

Икенче төркем кешеләр исә башкача эш итә. Алар кирәксә дә, кирәкмәсә дә «Контакт» челтәрендә булырга, күпләр белән аралашып, үзенә гомумән дә кагылмаган кешеләр тормышында «казынырга» ярата. Эштән, укудан кайттымы исә сәгатьләр буена, төн уртасына хәтле аны компьютердан аерып алам димә. Алар үзләренең вакытларын юкка сарыф итүләренең сәбәпләрен аңлата да алмый. Әле бер кызыклы дигән мәгълүмат чыгып, үзенә «бөтереп» ала, әле икенчесе. Шулай итеп, еш кына бик күп вакытларын әрәм итүчеләр, моңа өстәп сәламәтлекләрен югалтуларын да аңлап бетерми, ләбаса.

Балаларның интернет уеннар белән артык мавыгып китеп, күзләре начарлану проблемасы күп кенә ата-ананы борчуга салды, билгеле. Ә бит дәресләр хәзерләргә, китаплар укырга, дигән эшләр бөтенләй дә арткы планга кала бара түгелме?

Олы кешене исә берәү дә тикшереп тормый. Шуңа да ул үзенең сәламәтлеге, кыйммәтле вакыты өчен үзе җавап бирә. Тик шулай да, «Контакт» корбанына әйләнү дөресме икән? Бәлки «тартма» каршында утырганчы, бәһасез ул мизгелләреңне берәр файдалы эшкә тотаргадыр? Шулай да бу дуслар белән аралашырга,әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышларындагы истәлекле вакыйгаларга битараф булырга дигән сүз түгел. Тик һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш.

Айсылу ЮЛДАШЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе