Бичара (тормыш вакыйгасы)

Тугыз яшемдә хастаханәдә ятканда юлыккан күңелсез бер вакыйга бүген дә йөрәкне тырнап тора. Хәзер дә исемә төшерсәм: «Нигә шул чакта мескен балага әллә

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 16

Тугыз яшемдә хастаханәдә ятканда юлыккан күңелсез бер вакыйга бүген дә йөрәкне тырнап тора. Хәзер дә исемә төшерсәм: «Нигә шул чакта мескен балага әллә ни игътибар итмәдем, тиешле дәрәҗәдә ярдәм дә итә алмадым», — дип үз-үземне битәрлим. Бала дип инде, үзем дә зур түгел идем. Миңа тугыз яшь булса, ул миннән йә бер яшькә олы, йә кечкенә булгандыр. Хәзер дә исем-фамилиясен дә онытмаган шул кызның йөз-кыяфәтләренә хәтле хәтерлим.

Ирина — чандыр гына, ябык йөзле, кечерәк кенә бер кыз бала иде. Шәфкать туташлары аны һаман бармакларын тешләп, тырнакларын кимереп йөргәнгә орышты. Мөгаен, ул бу гамәлен витамин җитмәгәнгә, йә булмаса көненә өч тапкыр гына бирелә торган хастаханә ризыгы белән тукланып бетә алмаганга кылгандыр. Безгә әти-әниләр, туганнарыбыз көн саен килеп тора. Кайчакларда хәл белергә килүчеләр көненә бишәр-алтышарга тула. Алып килгән күчтәнәчләреннән тартмабыз ябылмый да башлады. Безнең өчен борчылу, иркәләү-назлауларыннан үзеңне хастаханәдә түгел, ә ял йортында кебек хис итәргә керешәсең. Укол ясарга кергән һәм әче дарулар эчәргә мәҗбүр иткән шәфкать туташларын күргәч кенә, күктән җиргә төшкән кебек буласың. Әмма ни генә булса да, санаулы көннәрдән соң, якыннарың сине алырга киләчәген белеп яшәү көч өсти. Тиздән өеңә кайтуыңа өметләнеп йөрисең. Бармак белән генә санаулы ул көннәр бик тиз уза. Ирина өчен генә бүгенге көненең дә, киләсесенең дә рәхәте күренмәгәнен без әле аңлый алмаган. Моны мин аянычлы язмышлар турында ишеткәч, тормышны күрә башлагач кына төшендем. Без якыннарыбыз алып килгән тәм-томнар белән сыйланганда, Ирина янына килүче дә, баланың күңелен күтәрерлек күчтәнәч, баллы ризыклар китерүче дә юк иде. Дөрес, арабыздан олыраклар Иринага учлап вак печенье, берәр алма сузганда, без дә бүлешергә, күршеңне сыйларга кирәк, дип берәр конфет биреп, тәмле су эчерә идек. Әмма бу кыз бездәге тәм-томнарга кызыгудан бигрәк, хәлебезне белергә килгән, чәчләребездән сыйпап сөйгән әти-әниләребезгә карап күңелсезләнгән, яшь койгандыр. Аның күңелендә ниләр барлыгын без күрмәдек шул.

Әтисе ташлап киткән, әнисе эчә, диделәр әлеге бичара турында. Кечкенә генә булса да, ялт итеп җыеп куя иде ул урын-җирен, бер дә иркәләнеп, иренеп тормый. Бәлки бу ана назын җитәрлек дәрәҗәдә алмагангадыр. Ә без кечкенәдән артыбыздан әниләр йөргәненә, һәрдаим безгә булышып торганнарына күнеккән. Бичара урынына утыра да, кечкенә генә, инде күлмәкләре искереп, ертылып беткән курчагы белән уйный башлый. Үзен шул җансыз курчакның әнисе кебек хис итә. Бәлки анадан алмаган назны үзендә тоярга теләп, әни кеше булса ничегрәк тотарга икәнен алдан ук фаразлавы булгандыр бу.

Кичләрен хастаханә тынып кала. Көн дәвамында колакка бәреп торган, шәфкать туташының үкчәле аяк киеме тавышы да ишетелми, уколга дәшеп, фамилияләрне дә кычкырмыйлар. Әмма коридорда йөргән кизү апа гына бүлмәләрдә ниләр майтарылганын абайламый. Күрше бүлмәдәге егетләр әкрен генә кәрт суга, домино уйный, ә бездәгеләр үзләренчә серләшә. Бүлмәбездәге ундүрт яшьлек кыз, безгә, сабыйларга ул вакытта бик зур кеше кебек тоела иде. Гадәттә, кичләребез аның сөйләгәннәрен тыңлап уза, олыраклар фикер алыша. Пыяла ишек аша безне күрмәгән кизү апа ни турында сөйләшүебезне дә ишетми. Ә без шул пыялага карап, чәчләләрен рәтләп киткән ак халатлы шәфкать туташыннан эчләребезне тотып көлә башлыйбыз. Бу бик тә кызык тоела безгә. Шунда гына беренче тапкыр мин бичараның елмаюын күрдем. Ихтыярсыз, чын сабый елмаюы иде бу. Күзләрем аның бит алмаларына төште. Бигрәк матур икән бит үзе. Әмма шул матур, физик һәм рухи яктан сау-сәламәт булган бала да әти-әнисенә кирәк түгел. Кирәк булса, сагыштан зарыктырырып, тилмертеп, наздан мәхрүм итәр иде микән?! Йә Аллаһым! Ә бит кайбер ата-ана инде урын өстендә калган балалары, яшәүгә бернинди дә өмете калмаган йөрәк пәраләре өчен ахырына кадәр көрәшә. Кулыннан килгәннең барын да эшли. Ә бу бичараның эчкече анасына бер кирәге дә юк бит.

...Көннәр бик тиз узды. Менә бүген кайберәүләр кыска вакыт эчендә ияләшеп беткән хастаханәне, якын итеп өлгергән дусларыбызны калдырырга тиеш. Әнә, Эльмираның да әнисе килде. Ул сөенә-сөенә, җитезлек белән сумкасын тутыра. Моңаеп кына йөрүче Гөлназ да, дәү апасын күргәч канатланды. Бары Ирина гына нинди бар, шулай калды. Чөнки бичараны алырга килүче кеше күренмәде. Ул инде күптәннән кечкенә генә сумкасын тутырып, үзе белән аласы әйберләрен әзерләп куйган иде. Хастаханәдән чыгасы көнне тәрәзәдән күзләрен алмыйча, озак утырды бичара. Үзәккә тиеп яуган пыскак яңгыр да күңеленә үткәндер сабыйның. Моны ул үзе генә аңлый иде. Шулай төн чыктык. Инде кичә хастаханәдән чыгарылган кызлар күптән өйләрендә утыра иде. Иринага сүз әйтүче булмады. Яңа кеше кертелмәү сәбәпле, кызга үз урынында йокларга рөхсәт иде.

Төнлә берәүнең, башкаларны уятмас өчен булса кирәк, мендәргә капланып елаган тавышына уянып киттем. Алдан берни аңышмый яттым. Беразга куркып та киттем. Башымны күтәреп карагач кына, әлеге елаган аваз бичарадан килгәнен аңладым. Ул безгә бер дә зарланмый иде. Шуңа да кызны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен дәшмәскә булдым. Бәлки янына килеп, кулымны иңбашына куярга, юату сүзләре табарга кирәк булгандыр.

Икенче көнне дә өметен җуймады кыз. Ишек ачылып киткән саен сискәнеп куя иде. «Ирина, кызым», — дип кочагына аласы әнисен көтте бичара. Әмма икенче көн дә бер үзгәрешсез ахырына якынлашты. Без дә эшнең нидә икәнен аңыша башладык, шәфкать туташлары да кыз өчен борчыла иде. Ниһаять, кичке алтылар тирәсендә хастаханәдә сәер генә бер апа пәйда булды. Төс-кыяфәте белән Ирина әлеге билгесез ханымга охшаган иде. Ул Иринаны үзенчә бик яраткан, бичараның сәламәтлеге өчен борчылган кыяфәт ясап, кызның сумкасын күтәрде. Иңбашына кагылып алды һәм колагына нидер пышылдады. Шул көн Иринаны соңгы күрүем булган.

Бүген дә, аерылышканда, безгә каерылып караганы күз алдымда тора. «Их, сез нинди бәхетле бит», — диде аның күз карашы. Бераздан без әлеге ханым бичараның апасы, ягъни әнисенең сеңлесе икәнен белдек.

Бәлки Ирина бүген зур дәрәҗәләргә ирешеп, җитеш тормышта яшидер. Укып, яхшы эшкә урнашып, тигез гаилә корып җибәргәндер. Ә бәлки... Уйларга да куркыныч. Әнисенең сукмагыннан атлагандыр. Әмма ничек кенә булмасын, әлеге бичарага бары бәхет кенә телисе килә. Ул әнисенең, ә туачак балалары аның язмышын кабатламасын иде. Бу тормышта үз урынын таба алмаган булса да, бәхетсез балачагын үзе сайлап алмаган бичараны кызганам мин.

Айсылу ЮЛДАШЕВА

«Серемне сиңа чишәм»нән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе