Иренә киллер яллаган

6 ноябрь көнне Казанда кеше үтерүне оештырган өчен Альбина Шәрипова исемле 23 яшьлек хатын кулга алынган. Тормышыннан канәгать булмаган Шәрипова 37 яшьлек ирен һәм каенанасын үтерү

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 10

6 ноябрь көнне Казанда кеше үтерүне оештырган өчен Альбина Шәрипова исемле 23 яшьлек хатын кулга алынган. Тормышыннан канәгать булмаган Шәрипова 37 яшьлек ирен һәм каенанасын үтерү өчен кеше яллаган булган.

Самарадагы эшмәкәр һәм аның әнисенә һөҗүм ноябрь бәйрәмнәренә планлаштырылган булган. Ул көнне Шәрипова үзенә алиби булдыру максатыннан Самарадан махсус Казанга китә. Һәм шул ук көнне бер кибеткә кергән вакытында аңа иренең һәм каенанасының үтерелүе, ягъни үз заказының үтәлүе турында мәгълүмат килеп ирешә.

Шәрипованың кесә телефонына үтерелүчеләрнең канга баткан фотоларын җибәрәләр. Аның «заказы» турында бер танышы эчке эшләр министрлыгында эшләүче хезмәткәргә сөйләгән була.

Кеше гомере -- бер фатир!

«Эшне башкаручы» Шәриповадан алдан ук ире һәм каенанасы фотоларын, фатир урнашкан йортның схемасын алган була. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрен Шәрипованың салкын канлылык белән иренең үзен эшләргә мәҗбүр итүен, финанс яктан тәэмин итмәвен һәм ире үтерелгән очракта Самарадагы 3 фатирның да үзенә калачагы турында сөйләве шаккатыра. Альбина ире белән нәкъ менә Самарга килгәннән соң танышкан була.

Татарстан тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, Шәрипова бу җинаять өчен үтерүчегә алдан ук йөз доллар, йөз евро һәм 2100 сум акча бирә. «Эш башкарылганнан соң» җиңел машинасын бирергә вәгъдә итә.

Әмма чынлыкта Шәрипованың «заказы» үтәлми. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тиз арада аның теләкләрен иренә һәм каенанасына җиткерә. Тик алар баштарак хатынның һәм киленнең бу эшкә тотынуына ышанып җитми.

Бары тәртип сакчылары яздырып барган язмалар белән танышканнан соң гына, Шәрипованың аларны үтерү өчен кеше яллаганын аңлап алалар. Нәтиҗәдә, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең планы нигезендә, ясалма рәвештә, үтерелгән кебек фотога төшәргә ризалашалар. Нәкъ менә шушы фотолар фатир өчен кеше үтерүне планлаштырган Шәрипованың кесә телефонына җибәрелә.

Үз ирен һәм каенанасын үтертергә теләгән Альбина Шәрипованың исем-фамилиясе татар милләтеннән кебек күренсә дә, тикшерү идарәсеннән аның милләте турында бер сүз дә әйтелми.

Әмма Самарада булган әлеге хәл Казанлыларны битараф калдырмый. Хокукчы Фәридә Миронова сүзләренчә, шушындый күңелсез вакыйгалар хәзерге яшьләрнең эшләргә теләмәвеннән килеп чыга.

«Тәртип гаиләдән башлана»

«Мин бу җинаять турында ишеткәч бик аптырап калдым. Безнең татар хатыннары бик тә ипле, тәртипле, олы кешегә ярдәмчел була торганнар иде. Безне дә әти-әни шулай булырга өйрәтте. Әмма бу хатынга андый тәрбия бирелмәгән. Әгәр гаиләсе үгет-нәсихәт биргән булса, аның кечкенәдән колагына кереп калыр иде.

Аннан соң хәзерге яшьләр эшләргә теләми. Җиңел генә тормыш алып барырга уйлыйлар. Мин бер кешенең икенче кешене акча өчен үтерәм дип әйтүен күз алдына да китерә алмыйм. Бу үтерү теләге акча алу, фатирларны кулга төшерү максатыннан бит әле.

Яшьләрне гаиләдә дөрес итеп тәрбияләмәү белән беррәттән, телевизорыннан да гел рәхәт тормышны күрсәтеп торалар. Күрәсең, шушындый тапшырулар да яшьләрне җиңел тормышка өнди.

Әмма җиңел юлдан килгән, җинаять аша килгән акча бәхет китерми. Кешегә җинаять кылып, ул акчаның рәхәтен күреп булмый», дип саный Миронова.

Аның фикеренчә, мондый җинаятьчеләрне башкаларга сабак булсын өчен хөкем итәргә кирәк. Яисә андый кеше үз газабын үзе табарга тиеш, ди ул.

«Мондый кешеләрне төрмәгә утыртудан гына файда булыр микән. Төрмәдән чыгучылар бар кешегә, дөньяга ачулы булып чыга бит. Җинаять кылучының үз гаебен аңлый алуы мөһим», дип белдерде хокукчы Фәридә Миронова Самарадагы җинаять уңаеннан.

Хәзерге вакытта Альбина Шәрипова кулга алынган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тик ул үз гаебен өлешчә генә таный.

"Азатлык.орг"тан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе