АКШ Хөкүмәте чит планетадан килүчеләр турында берни дә белми

Ак Йортның сайтындагы рәсми мөрәҗәгатьтән күренгәнчә, АКШ Хөкүмәте чит планетадан килүчеләрне раслаучы мәгълүматның булмавы хакында

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 09

Ак Йортның сайтындагы рәсми мөрәҗәгатьтән күренгәнчә, АКШ Хөкүмәте чит планетадан килүчеләрне раслаучы мәгълүматның булмавы хакында белдерә. Обама хакимияте сайтта чит планетадан килүчеләр турындагы хәбәрләрне яшереп сакламауны таләп иткән мөрәҗәгатькә җавап йөзеннән, халык алдында әнә шундый белдерү белән чыгарга мәҗбүр булды.

Мондый рәсми мәгълүмат америкалыларның «Без, халык» (We The People) сайтында 5 меңнән артык имза җыелып, алар Ак Йортка мөрәҗәгать иткәннән соң барлыкка килде.

Моннан 2 ай элек АКШ хакимиятенең web сайтында «Без, халык» дигән махсус бүлек оештырылган иде. Аңа халыктан җыелган петицияләрне карау бурычы куелды. Гади америкалылар Хөкүмәт вәкилләренә сораулар бирергә хокуклы, ә тегеләр исә аларга җавап бирергә тиеш.

Ак Йорт каршындагы фән һәм техника бүлеге хезмәткәре Фил Ларсонның әйтүенчә, чит планеталардан килүчеләр турындагы мәгълүматлар халыктан яшереп сакланмый, чөнки алар хакында бернинди хәбәрләр юк. Ф. Ларсон төзегән бу документтан күренгәнчә, галәмне тикшерү эшләре дәвам итә. Бәлки киләчәктә бу мәсьәләдә нәрсә дә булса билгеле булыр.

Биредә сүз «Кеплер» дигән орбиталь телескопның эшләтеп җибәрелүе хакында бара. Аның аша чит планеталарда яшәүчеләрне эзләп булыр дип көтелә. Ларсонның докладында киләчәктә Марс планетасына яңа аппарат җибәрү турында да сүз бара. Бу лаборатория Марс җиренең үрнәген җыю белән шөгыльләнәчәк.

Чит җирләрдәге акыл ияләрен эзләү белән мәшгуль булучы SETI программасы да үз эшен дәвам итә. Элек аны НАСА финанслаган булса, хәзер акчаны эшмәкәрләр бирә икән. Бу программа кысаларында, радиотелескоплар меңәрләгән йолдызлардан сигналлар кабул итеп, шуларга нәтиҗә ясыйлар.

Фил Ларсонның үзенең америкалыларга җавап сүзендә: «Күп кенә математиклар галәмдәге триллионлаган йолдызлар арасында акыл ияләре яшәгән планетаның булырга мөмкинлеге турында нәтиҗә ясаганнар. Тик андый планета Җирдән чиксез ераклыкта урнашкан булганга күрә, андагы фикер ияләре белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге бик аз»,-дигән.

Мәгълүматлар «Яндекс.ру» дан алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе