Бүген кояш баеганчыга кадәр мөселманнар дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә

Мөселманнар дөньясында Корбан гаете инде тәмамланып килә. Казан, Мәскәү, Уфада һәм дөньяның башка авыл-калаларында мөселманнар якшәмбе иртәсендә гает намазына

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 08

Мөселманнар дөньясында Корбан гаете инде тәмамланып килә. Казан, Мәскәү, Уфада һәм дөньяның башка авыл-калаларында мөселманнар якшәмбе иртәсендә гает намазына җыелды, корбаннар чалды.

Казандагы «Мәрҗани», Уфадагы Ләла-Тюльпан һәм Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетләрендә узган гает чараларыннан туры трансляцияләр оештырылды.

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сөйләде. Бәйрәм гыйбадәтендә шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Мәрҗани" мәчетендә узган гаеттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан һәм Башкортстан президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов үз республика халыкларын Корбан бәйрәме белән котлады. Татарстанда Корбан гаете рәсми бәйрәм санала. Башкортстанда ул күптән түгел гамәлдән чыгарылды.

Уфаның "Ләла-Тюльпан" мәчетендә бәйрәм вәгазен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин сөйләде. Тәлгать хәзрәт үзенең вәгазендә Русия җитәкчеләренең котлау хатларын укыды һәм мөселманнарны татулыкка өндәп, алдагы сайлауларда катнашырга чакырды. Русия мөселманнарына бәйрәм котлауларын президент Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин юллады.

Уфаның "Ләла-Тюльпан" мәчетендә бәйрәм вәгазен баш мөфти Тәлгать Таҗетдин сөйләде.

Мәскәүдә төп бәйрәм чаралары Җәмигъ мәчете янындагы вакытлы мәчеттә үтте. [Мәчетнең төп бинасында төзекләндерү эшләре бара.] Бәйрәм вәгазен Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сөйләде. Гаеткә 80 меңнән артык кеше килгән, ләкин бу юлы оештыру эшләре яхшырак башкарылган, башка еллардагы шикелле халык тыгымнары күзәтелмәгән. Равил хәзрәт мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, корбаннарын моның өчен махсус хәстәрләнгән урыннарда чалырга чакырды.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә сыймаган халык бәйрәм вәгазен урамда тыңлады, Мәскәү.​​

Мәскәүдәге альтернатив мөфтият җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов бәйрәм вәгазен «Сокольники» күргәзмәләр үзәгендә урнашкан бер павильонда сөйләде.

Согуд Гарәбстанында исә хаҗ гамәле тәмамлана. Хаҗилар шайтанга таш ату һәм Кәгъбәтулла тирәсендә әйләнү йоласын башкарды. Гает намазыннан соң анда да корбаннар чалынды. Согудия рәсмиләре әйтүенчә, быел хаҗ кылырга ике миллионнан артык мөселман килгән. Бәйрәм чаралары өч көн дәвам итә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе