Кадимчеләр белән җәдитчеләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел!

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында «Җәдитчелек күренеше һәм аның Идел-Урал төбәгендәге хәзерге заман рухи тормышта тоткан роле» дигән

БӘЙЛЕ
2011 Окт 19

108,27 KbБүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында «Җәдитчелек күренеше һәм аның Идел-Урал төбәгендәге хәзерге заман рухи тормышта тоткан роле» дигән «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Анда Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, АКШның һәм Татарстанның танылган галимнәре — Индиана штатының Д. Синор исемендәге университетының Азияне эчке яктан Тикшерү үзәге директоры, профессор Эдвард Лаззерини, ТФАнең Тарих институты директоры, сәясәт фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов, Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Казандагы Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТҖ МДНнең мәгариф бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Якупов, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, журналистлар катнашты.

Эдвард әфәнденең чыгышы «Хәзерге заман турында яисә ни өчен җәдитчелек Европа үсеше тәҗрибәсен кабатлау булып тора» дигән темага багышланган иде. (Профессорның чыгышын ТФАнең Тарих институты хезмәткәре Ләйлә Төхфәтуллина тәрҗемә итеп барды.) Америкадан килгән кунакның сөйләвенчә, бүгенге көндә ислам дөньясында зур үзгәрешләр бара. Моның өчен күпчелек халкын мөселманнар тәшкил иткән Ливия, Гыйрак һәм башка мәмләкәтләрне искә алу да җитә. 2011 елда шактый илләр хәзерге заманның искән инкыйлаби (революцион) җиле тәэсирен тойдылар. Кайберәүләр моны хуплады, икенчеләре кире какты.

Профессорның сөйләвенчә, XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында татарлар арасында җәдитчелек җәмгыяте барлыкка килде. Бу хәрәкәт бигрәк тә Исмәгыйль Гаспринский хезмәтләрендә чагылыш таба. Әлеге хәрәкәтне башкача «татар модернизмы» дип тә атарга мөмкин. Эдвард әфәнденең фикеренчә, җәдитчелек искелекне кабул итә алмаган хәзерге заман кешеләреннән килеп чыга, ул төрле авырлыкларга дучар булган Европа тәҗрибәсен кабатлау да булып тора. Әйтик, Европада мал-мөлкәт кешеләр арасында тигез бүленми. Байлар ничек теләсәләр — шулай кылана. Мондый тулысынча ирекле булу куркыныч, ул гореф-гадәтләрнең югалуына китерә. Бу мәсьәләләр Исмәгыйль Гаспринскийның «Мөселманнарның зыялылар дөньясына тәүге адымнары» дигән 10 битле эссесында шактый ачык чагылыш таба.

Аннары профессор әфәнде Англия язучысы Даниэль Дефоның «Робинзон Крузо» китабына тукталып, аның утрауда яшәве һәм күп кенә йолалардан азат булуын бәян кылды. Крузоның күп эшләве һәм түземле булуын да искәртеп узды профессор әфәнде.

Әйе. Чынлап та Робинзон Крузо бу яктан чыгып караганда татар халкына охшаган. Әмма аның мөселманнар белән нинди бәйләнеше бар соң? Аның тормышында Җомга (Пятница) барлыкка килгәне өчен түгелдер бит? Биредә менә шунысы гына ачыкланмый калды.

Эдвард әфәнде гарәпләрнең Европа мәдәниятенә тәэсире булуын әйтеп узды. Аннары ул: «Ә җәдитчеләр кем соң?» — дигән сорауны куйды. «Алар үзәккә Алланы түгел, ә кешене куйганнар»,-дип бу сорауга ул үзе үк җавабын да бирде. Аның фикеренчә, җәдитчеләр –алар татар галимнәре Максуди, Акчурин, Гаспринскийлар. Мәрҗани исә бу исемлеккә керми, чөнки ул исламнан аерылгысыз.

Татарстан галимнәре җәдитчелек хакында

Танылган татар галиме Рафаил Хәкимовның фикеренчә, җәдитчелек хәрәкәте капитализм тугач, барлыкка килгән. Ә капитализм үзе дини карашларга нигезләнеп барлыкка килә. Җәдитчеләр гакыйдәне кире какканнар. Бу — Курсави. Татар эшкуарлары җәдитчелек хәрәкәтенә нигез сала. Рафаил әфәнде сүзенчә, Мәрҗани дә Курсавидан аз гына аерылып торган. Җәдитчелек исламны алга этәрүче көч булган. Ул дөньяви белемгә дә юл ачкан. Татар эшкуарлары мәхәллә эшчәнлеген җайга салганнар. Шуның нәтиҗәсендә, татар мәхәлләләре уңышлы гына эшләп киткәннәр. Гомумән, XX гасыр башында татарларның 90 % мәдрәсәсе җәдитчелек рухында эшләргә керешкән, ягъни аларда дөньяви белем дә бирелгән. Мәрҗани хәзрәтләре исә белемне Бохарадан гына алуга кайтарып калдырмаска, башка чыганаклардан да алырга дигән фикерләрен әйткән. Биредә сүз гореф-гадәтләр турында бара. Кешенең 90-95 % тормышы үткәннәр белән бәйле рәвештә бара. «Бүген җәмгыятебезнең җәдитчелеккә кайтуы котылгысыз. Ләкин ул революцон нигезгә корылган булырга тиеш түгел. Җәдитчелек җимермәсен, реформа гына алып килсен»,-диде Р. Хәкимов.

Рафаил агадан соң сүз алган доктор Дамир Исхаков исә җәдитчелек турында инде 15 ел бәхәсләшүебез, реформаны элек баш миендә үткәрергә кирәк булуы турында әйтте. Дамир Исхаковның минем өчен яңа бер фикере шул булды: ул монголлар дөньяны яулап алган чакта хәлифәт әһелләренең тегеләр белән бергәләп дәүләт эшендә катнашып, аларны мөселман итүләре турында бәян кылды.

«Дамир Исхаков бер мәсьәләдә хаклы: без җәдитчелекнең чагылышы турында күптәннән буталып беттек»,-дип башлады сүзен профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин.

Дөресен әйтим: Рәфыйк әфәнденең фикерләре күбрәк ошады миңа. Ни өчен дигәндә, ул кадимчеләрнең дә, җәдитчеләрнең дә кардәшләр, ислам динендәге кешеләр булуын әйтеп узды. Димәк, кайберәүләр искелек калдыклары дип фикер йөрткән кадимчеләрдән башка җәдитчеләрнең килеп чыгуы мөмкин булмаган. Әйтик, Батырша дөньяны уңай якка үзгәртергә теләсә дә, исламны яңартырга уйламаган. Курсави дөньяны үзгәртү юлларын эзләсә дә, мөселман булып калуын дәвам иткән. Баруди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен җәдитчелек рухында үзгәртеп корса да, «Дин вә әдәб» газетасында үзен кадимче итеп күрсәтә алган. Димәк, ул беренче карашка-җәдитче, икенче яктак-кадимче дә. Моннан шундый нәтиҗә килеп чыга: татарлардагы бу ике агым бер-берсеннән башка яши алмаган. Җәдитчеләрнең барлык гамәлләре дә ислам дине кысаларында алып барылганнар. Шуңа да аларны бер-берсеннән аерып карарга ярамый. Рәфыйк әфәнде фикеренчә. Кадимчелек — мөселман традицияләрен саклау, ягъни ул — ислам. Бу күренеш бер медальнең ике ягы сыман. «Мәрҗанигә килгәндә, ул без барыбыз да — мөселманнар, шул ук вакытта татарлар да, шуңа үзебезнең милли сәясәтебез булырга тиеш, дигән. Мәрҗани кебек галимнәребезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә XIX гасырда халкыбызның үз аңы күтәрелеш кичергән»,-диде Рәфыйк хаҗи.

«Түгәрәк өстәл»дә Татарстан галимнәреннән соңгы сүзне тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Якупов әйтте. «Без бүгенге көндә барыбыз да Европа белемен алган мөселманнар. Җәдитчеләр һәм кадимчеләр алар — бер фронтның 2 линиясе кебек. Аларда динне кысу дигән нәрсә бөтенләй дә булмаган. Җәдитчеләр алар — мәгърифәтчеләр. Алар — традицион дин вәкилләре»,-диде В. Якупов.

Дини мәҗлестәге нәтиҗәне мөфти Илдус хәзрәт Фәиз чыгарды. Ул: «Бүгенге очрашуның файдасы зур булды. Без әлеге сөйләшүдән үзебезгә сабак алдык. Шушындагы фикерләрдән чыгып, динебезне үстерәчәкбез, Аллаһы боерса. Кадимчеләр — алар динебезне саклаучылар, җәдитчеләр — динебезне үстерергә тырышучылар»,-диде мөфти хәзрәтләре.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе