Саматов исемендәге бүләк - Җәлил хәзрәт Фазлыевка

Бүген илебез мөселманнары Татарстанның беренче баш казые, танылган ислам дине галиме Габделхак хәзрәт Саматовны искә алып, Диния нәзарәте бинасында аның икенче ел рәттән «Саматов укулары»

БӘЙЛЕ
2011 Окт 12

Бүген илебез мөселманнары Татарстанның беренче баш казые, танылган ислам дине галиме Габделхак хәзрәт Саматовны искә алып, Диния нәзарәте бинасында аның икенче ел рәттән «Саматов укулары» дигән фәнни-гамәли конференциясен уздырдылар.

Бу чараны бүген үткәрү очраклы хәл түгел. Ник дигәндә, әгәр исән булса, мөхтәрәм Габделхак хәзрәткә бүген 81 яшь тулган булыр иде. Ул 182,28 Kb930 елның 12 октябрендә Аксубай районы Иске Ибрай авылында дини гаиләдә дөньяга килә. 24 яшендә Казанга күчеп килгәч, күренекле дин әһеле — адашы Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр ала. Аннары ул Бохарадагы «Мир Араб» дигән мәдрәсәдә белем алырга китә. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында, ул анда 2 генә ел укырга өлгерә.

Билгеле булганча, Габделхак хәзрәт Саматовка Татарстанда, башка төбәкләрдә диннең күтәрелеп китүе өчен шактый гамәлләр кылу язган икән. Ул 1980 елда Казанның «Мәрҗани» мәчетендә имам вазифаларын башкара, аннары 5 ел буена — Әлмәттә, 2 ел - Оренбургта, 1991 елга кадәр Чистайда халыкны исламга өнди. Чистайда эшләгәндә мәдрәсә ачуга рөхсәт ала.

1991 елда Габделхак хәзрәт Россиянең Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленумында президиум әгъзасы, аның Татарстандагы Баш мөхтәсибе итеп сайлана. Ул кабаттан Казанга кайта һәм Кабан арты мәчетендә урнашкан «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәдә 2003 елга кадәр шәкертләр укыта.

1998 елда Татарстан мөселманнарының берләштерелгән корылтаенда Габделхак хәзрәт Саматов Баш казый итеп сайланды һәм бу авыр вазифаны 8 ел буена үтәде. 2009 елның 6 мартында, изге җомга көнендә Габделхак хәзрәт фани дөньядан бакыйлыкка күчте, аңа җеназа намазын Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин укыды. Күренекле дин әһеленең җәсәде Яңа бистә зиратына дәфен кылынды.

Бүгенге фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаучылар күп булды. Дини мәҗлес Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү мөфтие, Чувашия Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Кргановның Коръән укуы илә башланып китте.

Аннары дини мәҗлесне алып баручы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә сүз бирде. «Габделхак хәзрәт Саматов үзенең кешелеклеге, әдәп-әхлагы белән күпләргә үрнәк була алды. Минем аны диндар, тәкъва итеп үстергән әти-әнисенә, хәләл җефете Кәүсәрия ханымга олуг рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын...»- диде Илдус хәзрәт һәм үзе аеруча хөрмәт иткән бу хәзрәтнең һәрчак мөселманнарны бердәм вә бергә булырга өндәвен искә алып, өлге рәвешендә сөйләде.

Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Ханты-Манси Республикасы мөфтие, Габдулла хәзрәтнең улы Таһир хәзрәт Саматов Татарстанның Диния нәзарәте рәисенә, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Вәлиулла хәзрәткә, Ильяс хәзрәт Җиһаншага — әлеге Саматов укуларын оештыруда катнашкан һәркемгә үзенең рәхмәтләрен белдерде. «Әтиебезнең бер асыл сыйфаты кешеләргә гыйлем таратудан гыйбарәт булды. Анда укыган шәкертләр имам булып китәме, яисә гади бер мөселман булып каламы, ул аларны әдәп-әхлаклы, тәкъва кешеләр булсын дип тырышты. Атеизм чоры узса да, алда әле эшләребез күп. Әти мәрхүмнең рухы шат булсын»,-диде Таһир хәзрәт.

РИУ ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин исә «Саматов укулары»ның Татарстанда ислам дине йолаларын белүдә, онытмауда мөһим вакыйга, әһәмиятле чара булуы турында бәян кылды. Кайчандыр Рәфыйк әфәнде үзе дә Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә Габделхак хәзрәтләр белән бергәләп шәкертләр укыткан икән. «Мин бик горурланам Габделхак хәзрәт Саматов белән бергәләп эшләвемә. Киләсе «Саматов укулары»н РИУ бинасында уздырырга тәкъдим итәм, моның студентларга да файдасы булыр иде»,-диде сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк әфәнде.

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Габделхак хәзрәтнең шәкерте булган икән. Алай гына да түгел, 1994 елның 18 маенда ул Әлбир хәзрәтне Чувашия мөфтие итеп игълан итеп, аңа чалма киертеп тә киткән. «Моннан 20 еллар элек милләтчеләр баш калкытканда, төрле ыгы-зыгылар китереп чыгарганда, Габделхак хәзрәт тынычлыкка өндәде, Үзәк дини идарәгә тугрылык саклады. Татар җанлымы дигәндә, ул бик татар җанлы иде...»-дип үз фикерен белдерде Әлбир хәзрәт. Ә. Крганов Татарстан Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге Тарихи мәчетне җимерүчеләргә карата үз фикерен белдермәвенә, кем әйтмешли, аларны тәнкыйть утына тотмавына борчылуын сиздерде. «Без Казанга татарның кыйбласы итеп карыйбыз, сездән күп эшләр көтәбез»,-диде Әлбир хәзрәт, Илдус хәзрәт Фәиз ягына карап.

Татарстан мөфтие бу мөрәҗәгатьне җавапсыз калдырды. Ул узган елда Саматов исемендәге беренче бүләкнең Самара мөфтие Вәгыйз хәзрәт Яруллинга бирелүе, тик ул чагында медальнең әзер булмавы, хәзер исә бу бүләкне иясенә тапшыру мөмкинлеге турында әйтте һәм медальне үзе янында утыручы Вәгыйз хәзрәтнең киеменә беркетте.

Ә инде быелгы бүләк Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка насыйп булган икән.Аны мөфти хәзрәтләре Җәлил хәзрәтнең киеменә беркеткәч, Баш казый: «Мин югалып калдым бит әле. Бик зур рәхмәт аның өчен. Бик зур бурыч йөкли бу бүләк, мин аңа лаеклымы икән дип куркам да. Барчабызга динебезне үстерү юлында Габделхак хәзрәт кебек армый-талмый эшләргә язсын»,-дип җавап сүзен әйтте.

Вәлиулла хәзрәтнең әйтүенчә, әле Габдулла хәзрәтнең бик аз хезмәтләре генә нәшер ителгән. Кулъязма рәвешендә сакланучы эшләре дә күп икән. Хәзер шуларны электрон рәвешенә кертеп, бастырып чыгару бурычы тора.

Бу көнне Диния нәзарәтендә ике дистәдән артык доклад укылды. Аларның күпчелеге Габделхак хәзрәт Саматов турындагы хатирәләргә багышланган иде. Дөрес, араларында Курсавига, башка темаларга багышланганнары да бар иде. Кыскасы, мөселманнар бу чарадан бихисап күп мәгълүмат алып, күренекле хәзрәтебезнең рухына дога кылып таралыштылар.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе