Казанны төзекләндерү Бауман урамыннан башлана

Казан мэриясендә башкаладагы искергән тарихи биналарны төзекләндерүгә багышланган зур җыелыш булды. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин җитәкчелегендә узган чарага

БӘЙЛЕ
2011 Сен 23
50,84 Kb

Казан мэриясендә башкаладагы искергән тарихи биналарны төзекләндерүгә багышланган зур җыелыш булды. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин җитәкчелегендә узган чарага төзекләндерелүгә мохтаҗ биналарның хуҗалары чакырылган иде.

Казан башкарма комитетында башкаладагы тарихи биналарны төзекләндерү белән моннан ары бер комиссия шөгыльләнә башлаячак. Бу хакта әлеге комиссиянең бүген оештырылган беренче җыелышында Казан мэры Илсур Метшин белдерде.

Казанның үзәген төзекләндерүгә «нигез» салына кебек

Шәһәр түрәләре белән очрашуга башкаладагы 100гә якын бинаның хуҗалары чакырылган иде. Җыелышны ачып җибәргән Илсур Метшин алдан ук тышкы күренеше начар дип табылган биналарны төзекләндерү өчен үз кулларыннан килгән барлык ярдәмне дә күрсәтергә хәзер икәнлекләрен бәян итте.

Җимерелгән һәйкәлләрнең хуҗалары табыла

Башкала мэры сүзләренә караганда, үзәк урамнардагы эшне иң башта Бауман урамыннан башларга уйлаганнар. Моның өчен бу урамдагы барлык йортлар фотога төшерелгән, хуҗалары эзләп табылган, ниләр эшләнергә тиешлеге хакында мәгълүмат тупланган.

Бу урамда урнашкан биналарда башкарасы эшләр күп күренә. Җыелышта тәкъдим ителгән фотоларга караганда, күпчелегенең түбәләре алмаштыруны көтә, диварлары тузган, аскы катларында да тәртипкә китерәсе эшләр бар.

Бина хуҗаларына ярдәм күрсәтеләчәк

Җыелышта төзексез биналарның хуҗаларына да сүз бирелде. Аларның күбесе төзекләндерү эшләрен киләсе елның җәй айларында башкарачакларына ышандырса да, бу киңәшмәгә килмәүчеләр дә юк түгел иде.

Кемнәр килмәгән — аларның исемнәре миңа белгертелсен, дип өстәргә дә онытмады башкала түрәсе. Илсур Метшин башкалада төзекләндерүне таләп иткән 500дән артык бина булуын, һәрберсенең хуҗалары белән Казан җитәкчелеге арасында бер беркетмә төзеләчәген белдерде.

Әлеге беркетмәдән күренгәнчә, төзекләндерү соралган биналарның хуҗалары шәһәр мэриясеннән ярдәм сорый алачак. Әйтик, мәдәният министрлыгы, Росреестр, энергетика министрлыгыннан бирелгән документлар нигезендә төгәл ярдәм кирәк булганда, без һәрвакыт бу ярдәмне күрсәтергә хәзер, диде ул.

«Тәрәзәдәге һава суыту җиһазлары шәһәр йөзен боза»

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева исә, бина хуҗаларын үзе белән таныштырып, ярдәм күрсәтергә хәзер булуларын һәм бер үк вакытта, тузган биналарны төзекләндергәндә, урам якка урнаштырылган һава суыту җиһазларын да алуны таләп итте. Бу күренеш башкаланы бер дә бизәми, диде ул.

Җыелышта шулай ук, түбәләрдә үрмәкүч ояларын хәтерләткән электр, телевидение кабельләреннән, йортларның ишегалларындагы чүп-чардан арыну мәсьәләсе дә сөйләшенде.

Бауман урамында барлык болар белән беррәттән, урамны яктырта торган лампаларны урлау очраклары да еш күзәтелә икән. Бу вандаллыкны туктату өчен, шәһәр түрәләре, бина хуҗаларыннан үз биналарында урнаштырылган видеокамера язмаларын шәһәр полициясе белән уртаклашуларын сорады.

«Сәүдәгәрләр» сүзләрендә торырмы?

Шәһәр җитәкчелеге белән бина хуҗалары арасында беркетмәгә кул кую быелның 1 октябренә кадәр тәмамланачак.

Илсур Метшин очрашу ахырында, «мин үз өстемә төшкән барлык эшләрне дә башкарырга сүз бирәм, шул ук вакытта сез дә сәүдәгәр сүзе бирегез»,- дип Баумандагы биналарның хуҗаларына эндәште.

Мондый җыелышлар киләсе атналарда башкаланың башка үзәк урамнарындагы төзексез биналарның хуҗалары белән дә узачак дип хәбәр итә "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе