Рөстәм Нәбиев: «Куликово сугышы тарихын яңадан язарга вакыт»

«Иман» нәшриятында Рөстәм Нәбиевнең «Туктамыш ханның Алтын Урданы берләштерүе һәм «Куликово сугышы» проблемы» исемле рус телендә нәшир ителгән китабын тәкъдим итү

БӘЙЛЕ
2011 Сен 15

«Иман» нәшриятында Рөстәм Нәбиевнең «Туктамыш ханның Алтын Урданы берләштерүе һәм «Куликово сугышы» проблемы» исемле рус телендә нәшир ителгән китабын тәкъдим итү чарасы узды.

«Татар халкы, һичшиксез, үзенең тарихын белеп, аның белән кызыксынып яшәргә тиеш», - дип белдерде чарада катнашучылар. Тарихчылар, бөек галимнәр тарихи вакыйгаларны нигезләрдән тикшереп, һәр көнне диярлек яңа фикерләр белән алмаша.

Әлеге чарада Рөстәм Нәбиев башта үзенең китабы белән таныштырып узды, туган сорауларга җавап кайтарырга тырышты. Тиражы нибары 200 данә генә булса да, китап белән кызыксынучыларга шул тәкъдим итүдә үк аны сатып алу мөмкинчелеге дә бар иде.

Әлеге китап «Куликово сугышы турында хак сүз» исемле китапка аналог буларак, өстәмәләр кертеп һәм аерым фактларга тукталып, киңрәк күзәтү ясап нәшер ителгән.

Куликово сугышы булганмы соң? Кайчан һәм кайда булган ул? Туктамыш хан бөек Мамайга карата сугыш алып барганмы яисә киресенчә, ул аны Алтын Урда җирләренә алып керергә ярдәм иткәнме?

Укучылар, укытучылар уку әсбабларында ничек бирелгән шулай укуны кулай күреп, мондый сорауларга тукталып торуны кирәк дип санамый. Ләкин Рөстәм Нәбиев әйтүенчә, Куликово сугышы китапларда төшерелгәнчә түгел, ә икенче төрле узган.

Гомумән, Куликово сугышы Куликово кырында булмаган, ә икенче җирдә булган. Вакыты да 1380 ел түгел, ә икенче вакыт икән. Тарих фәннәре докторы Әзһәр Мөхәммәдиев әйтүенчә, Куликово сугышы булган җирдә нибары өч ук очлыгы кына тапканнар.

«Әгәр дә бу сугыш тарих битләрендә язылганча булган икән, ул коточкыч бәрелештән сон өч очлык кына түгел, ә меңәрләгән сугыш коралы табылырга тиеш иде», - ди ул.

Хәзерге вакытта андый вакыйгаларны яңадан тарих битләреннән күтәреп, вакыты, урыны турында бәхәсләр алып бару бик кирәк, дип саный Рөстәм Нәбиев. «Без яңа тарихка аяк басучылар булырга тиеш», - ди ул.

Бу тәкъдим итү чарасы түгәрәк өстәл итеп планлаштырылган булса, Рөстәм Нәбиев бу очрашуны әңгәмә рәвешенә әйләндерде. Тарих фәннәре кандидаты, күпләгән публикацияләре белән танылган Искәндәр Измайлов хезмәттәше Рөстәм Нәбиев белән ачыктан-ачык бәхәскә кереп, китапның эчтәлегенә карата язучыга бик күп сораулар бирде.

Тарихның чынмы-юкмы икәнен беркем дә төгәл генә әйтә алмас. Әмма «Туктамыш ханның Алтын Урданы берләштерүе һәм «Куликово сугышы» проблемы» исемле китап тарих белән кызыксынучылар өчен яңарыш алып килер, дип ышанып калабыз дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе