Казанда VII Халыкара мөселман кинофестивале башланды

Фестивальнең тантаналы ачылышы 7 сентябрь киченә билгеләнгән. Дөрес, 6 сентябрь — сишәмбедән ук Казан кино залларында бәйгедән тыш программа әсәрләре

БӘЙЛЕ
2011 Сен 07

Фестивальнең тантаналы ачылышы 7 сентябрь киченә билгеләнгән. Дөрес, 6 сентябрь — сишәмбедән ук Казан кино залларында бәйгедән тыш программа әсәрләре күрсәтелә башлады.

VII Казан халыкара мөселман кино бәйрәмендә 30лап ил вәкиле катнаша. Алар арасында Мисыр, Иран, Үзбәкстан, Азия һәм элекке Советлар Берлеге илләре бар. Чара Россия, Татарстан һәм Башкортстан режиссерларына дөньяга карашларын күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Татарстанда төшерелгән нәфис һәм документаль фильмнарга аерым программа багышланган. Татарстаннан тәкъдим ителгән «Алтын шимбә» нәфис киносы бәйгегә кертелмәде. Аны тамашачылар бәйгедән тыш программа кысаларында гына карый ала.

Оештыручылар мөселман киносы фестиваленә игътибар җәлеп итү өчен Россия кино һәм театрының танылган артистларын чакырган, дөнья йолдызларыннан советлар заманында бик популяр булган Италия киносының артисты Орнелла Мути килә. Ул инде 50 яшь чиген узган, әмма үзен һаман да сокландыргыч хатын-кыз итеп күрсәтергә тели. Дөньяда аның журналларда шәрә килеш төшергә яратуын беләләр.

Нәрсә ул мөселман киносы?

Фестивальгә тәкъдим ителгән иҗади эшләргә караганда, мөселман киносы төшенчәсе, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, исламның җәмгыятьтәге урыны темаларын үз эченә алып, гомум кешелек кыйммәтләре, туганлык җепләре, байлык туплау һәм рухи тормыш, яшәү мәгънәсе кебек проблемнарга кадәр киңәйтелә.

Фестивальнең програм директоры Илшат Латыйповның әйтүенә караганда, оештыручылар иң зур уңышлары итеп, Россиядә яңа гына төшерелгән «Чит ана» («Чужая мать») киносының катнашуын саный. Әсәрдә ислам динен кабул иткән ана һәм аның террорчылар рәтләренә кереп киткән кызы турында сүз бара.

Террор темасын Бангладеш иҗатчылары да күтәрә. «Көтү» («Waiting») киносында илнең ике районында яшәүче ике егет чагыштырыла. Берсе җырларга ярата, аның авылдагы әбисе аңа хатлар язып торуы тасвирлана. Икенче егет радикаль ислам төркеменә катнашып, шартлау оештыра. Анда беренче егет һәлак була. Аның авылдагы әбисе, оныгының үлеменә ышанмыйча, аңа хатлар язуын дәвам итә, аның кайтуына өметләнеп, һәркөн тукталышка чыгып көтеп тора икән.

Үзбәкстан иҗатчылары гадәти мөселман җәмгыятендәге каршылыкларны тасвирлый. Ике бертуган егетне аерган каршылыкларны алар «иблис дивары» дип атаган. Шул исемдәге әсәр дә бәйгедә катнаша.

Филиппин режиссеры үзенең «Әмир» мюзиклында милләтара түземлелек, кешелеклелек мәсьәләсе өстендә уйлана. Әсәрдә Якын Көнчыгыштагы бер шәехнең баласын үлемнән коткарган Филиппин бала караучысы турында сөйләнә.

Беренче тапкыр мөселман кинофестивалендә Кытай режиссеры катнаша. Лу Янг киносында ике кешенең мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Программа директоры Илшат Латыйпов, бу киноны мөселман киносы бәйгесенә кертүне «әсәрнең һуманизм, түземлелек принципларын алга сөрүе» белән аңлатты.

Татарстан һәм Башкортстан киносы да ярыша

Башкортстанда төшерелгән берничә фильм да фестивальдә җиңүгә өмет итә. Аларның берсен режиссер Айнур Әскәров төшергән. Аның әсәрендә авыл тормышы сурәтләнә. «Еңмеш» фильмының төп герое авыл мәдәният йортында атна саен күрсәтелә торган һинд киносын карамакчы. Әмма әлеге тамашага эләгү җиңел түгел икән.

Фестиваль хуҗаларын, ягъни Татарстанны «Татар-мультфильм» оешмасы тәкъдим иткән татарча-русча мультфильмнар һәм Николай Морозовның «Тукай белән рухландырылган» документаль киносы вәкиллек итә.

Барлыгы фестиваль ярышына 15 тулы метражлы, бер дистә кыска метражлы фильм, 15тән артык документаль кино һәм анимация әсәрләре сайлап алынган.

Урыс-татар мәсьәләсе

Калган әсәрләр бәйгедән тыш программада бара. Андагы документаль әсәрләр арасында татар һәм урысларның мөнәсәбәтләрен чагылдыручы бер әсәр игътибарны җәлеп итә.

«Ромео һәм Джульета» киносында бер авылда яшәгән татар һәм урыс гаиләләре тарихы сурәтләнә, балалар ата-аналарның каршылыгына карамастан гаилә кора һәм бала таба.

Ике милләт һәм динне чагылдыручы ике гаилә арасындагы каршылык оныкның динен һәм исемен сайлаганда аеруча кискен калкып чыга. Бу документаль әсәр бәйгедә Татарстан исеменнән бара.

Бәйгедән тыш програмда шулай ук Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия режиссерлары, язучыларының иҗат җимешләре урын алган.

Жюри рәисе, танылган режиссер — Владимир Хотиненко. Аның җитәкчелегендәге жюри комиссиясенә берничә ил вәкиле керә. Бәя бирүчеләр арасында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бар.

Кино сәнгате белән кызыксынучылар да әсәрләргә үз бәясен бирә ала.

Киноларны «Гранд Синема», «Мир» һәм «Корстон» кинотеатрларында 6-11 сентябрь көннәрендә тамаша кылырга мөмкин дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе