Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәрҗани» мәчетендә Ураза гаете намазында катнашты

Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре үтте. Быел Рамазан ае тәмамлану нисбәтеннән була торган Ураза гаете 30

БӘЙЛЕ
2011 Авг 31

112,02 Kb Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре үтте. Быел Рамазан ае тәмамлану нисбәтеннән була торган Ураза гаете 30 августка туры килеп, әлеге көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов Казанның «Мәрҗани» мәчетендә вәгазь укыды, биредә бәйрәм вәгазе башка мәчетләргә караганда бераз соңрак — иртәнге сәгать җидедә башланды. Ураза гаетендә тәүге тапкыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук Президент Аппаратының Дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар бар иде.

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында "Мәрҗани" мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылды. Туры эфир иртәнге сәгать җиде туларга ун минутта башланып, бер сәгать тирәсе барды. Илдус хәзрәт республика халкын Ураза гаете белән котлап, бүген тарихи көн булуын билгеләп үтте.  «Татарстанның Илбашы безнең белән бергә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла. Бөтен татарның Илбашы безне хөрмәтләп, безнең белән бергә бәйрәм итә», — дип белдерде мөфти.

Илдус хәзрәт бәйрәм вәгазе вакытында Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. «Бүген бөтен мөселман дөньясы бәйрәм итә. Аллаһы Тәгалә мөселманнарны берләштерә», — дип сөйләде мөфти. Аннары ул: «Рамазан ае — үзе бер дәрес ул. Ул айда, ураза тотып, кешенең зиһеннәре ачылып китә, фикерләргә һәм кимчелекләрне бетерүгә юл ачыла. Бүген бәйрәм: фитра сәдакаларын, зәкәтне бирик, бу айдагы гамәлләр 70 тапкыр әҗере белән кире кайта», — дип тә өстәде И.Фәизов.

Ул күптән түгел генә булган «Булгария» фаҗигасен искә алып, Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне кисәтүен, бу дөньяның вакытлы гына икәнлеген билгеләп үтте. Батып үлүчеләрнең рухларын шат кылуын, гөнаһларын ярлыкавын, туганнарына һәм исән калучыларга Раббыбыздан сабырлык бирүен сорады.

Бәйрәм вәгазе вакытында Илдус Фәизов РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путиннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау телеграммаларын укыды. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан котлаулар алынуын хәбәр итте. «Илебезнең чәчәк ату юлында бергәләп эшләргә насыйп булсын», — дип белдерде мөфти. 117,88 Kb

«Ураза гаете — олы бәйрәм», — дип, И.Фәизов халыкны гает намазына чакырды. Гает намазыннан соң, хөтбә укылды, дога кылынды. «Бәйрәмебез мөбарәк булсын!» — дип ассызыклап үтте.

Аннан соң Илдус хәзрәт ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда ул Р. Миңнехановка Гает намазына килгән өчен рәхмәт белдерде. И.Фәизов үзе мөфти булып сайланганнан бирле башкарылган эшләр турында хисап тотты, шулай ук көнкүреш мәсьәләләре һәм ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең үсеш юллары турында сөйләшү булды дип хәбәр итте "Татар- Информ".

30 августта Казандагы "Мәрҗани" мәчетендә булып узган ураза гаетеннән күренешләр.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе