Татарстан Диния нәзарәте журналистлар өчен ифтар уздырды

Кичә Казанның Лобачевский урамындагы 4 нче йортта, ягъни «Ностальгия» кафесында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре журналистлар өчен авыз ачу мәҗлесе үткәрде.

БӘЙЛЕ
2011 Авг 24

200,83 KbКичә Казанның Лобачевский урамындагы 4 нче йортта, ягъни «Ностальгия» кафесында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әһелләре журналистлар өчен авыз ачу мәҗлесе үткәрде. Әлеге чарага мөфти Илдус хәзрәт Фәиз җитәкчелегендәге Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре һәм дүрт дистәдән артык каләм ияләре килгән иде.

Алар арасында радио — телевидение, газета — журналларда эшләүчеләр, дин темасына язучы каләм әһелләре бар иде.

Ифтар мәҗлесе башланыр алдыннан 11 журналист Диния нәзарәтенең элекке матбугат сәркатибе, «Ислам info» ҖЧШ «Медиа төркеме» җитәкчесе урынбасары Әхмәт Халиков имамлыгында ахшам намазын укыды.

Каләм ияләре алдында мөфти Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, дин әһелләренең дә, журналистларның да максаты бер. Ул кешеләрне әдәпле — әхлаклы итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

«Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аен бүләк итеп бирде. Ул — сынау буларак та, сабырлыкны, бер-беребезгә карата хөрмәтне күбәйтә, ризыкны арттыра торган ай буларак та, безгә зур файда китерә торган ай»,-диде Илдус хәзрәт. Бу айда күп итеп изге гамәлләр кылу хуплана. Ураза кешенең тормышына бәрәкәт иңдерә, Раббыбызга гыйбадәт кылганда берләштерә. Чакырылган кешеләргә ифтар мәҗлесләренә бару мәслихәт, чөнки Пәйгамбәребез: «Чакырылсагыз — барыгыз»,-диде.

Илдус хәзрәт журналистларның, беренче чиратта, Аллаһ каршында, аннары җәмгыять, хәтта киләсе буыннар алдында зур җаваплы булулары турында сөйләде. Матбугатта дөньяга чыккан бер ялгыш яки яхшылап уйламыйча бирелгән кечкенә генә хәбәр кешеләрне талаштырырга, хәтта сугыштырырга да мөмкин. «Әгәр җәмгыятьтә ниндидер негатив бар икән, аны шулай итеп тәнкыйтьләргә кирәк, теге кеше төзәлү юлына бассын. Әгәр позитив бар икән, коры мактауга гына кайтып калмасын, аннан башкалар да үрнәк алырлык булсын. Безнең максат — җәмгыятебезне берләштерүдән гыйбарәт»,-диде мөфти хәзрәтләре.

Билгеле булганча, быелгы Кадер кичәсе 26 августтан 27 сенә каршы төнгә туры килә. Бу вакыйга уңаеннан, Татарстан Хөкүмәте Ярминкә мәйданында тәүге тапкыр ифтар мәҗлесе үткәрә. Илдус хәзрәт ураза тоткан кешеләрне дә, тотмаучыларны да, намаз укучыларны һәм укымаучыларны да 26 сындагы ифтар мәҗлесенә чакырды.

Быелгы Рамазан ае гаете — 30 августка -Республика көненә туры килә. Ул Президентыбыз тарафыннан ял көне дип игълан ителде. Мөфтинең сүзләренчә, төп гает намазы Казандагы «Мәрҗани» мәчетендә укылачак. Аңа тарихта беренче тапкыр Татарстан Президенты да килер дип көтелә.

«Илбашының мәчеткә килеп, мөселманнар белән бергәләп, кул күтәреп, дога кылуы — безнең өчен зур вакыйга. Мөселманнар өчен бу бик мөһим. Әлеге мәрасим тормышыбызга әйтеп бетергесез бәрәкәт, һидәят китерер», — диде Илдус хәзрәт һәм журналистларны да гает чараларына чакырды.

Ифтар мәҗлесендә журналистларга да сүз бирелде. Фотохәбәрче Габделрәфыйк хаҗи Әминов, «Ватаным Татарстан» һәм «Шәһри Казан» газеталары баш мөхәррирләре Миңназыйм Сәфәров, Мансур Мортазин һәм башкалар динебезне үстерү юлындагы киңәшләре белән уртаклаштылар, ифтар мәҗлесен оештыручыларга олуг рәхмәтләрен белдерделәр.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе