Альбина Хәйруллина-Вәлиева: «Халкыбыз тарихын дөньяга танытырга кирәк»

Болгарстанда Татарстан галимәсе Альбина Хәйруллина-Вәлиеваның инглиз телендә «Европага борынгыдан күчеп килүчеләрнең теле һәм мәдәнияте» дигән китабы басылып чыкты. Ул

БӘЙЛЕ
2011 Авг 24

Болгарстанда Татарстан галимәсе Альбина Хәйруллина-Вәлиеваның инглиз телендә «Европага борынгыдан күчеп килүчеләрнең теле һәм мәдәнияте» дигән китабы басылып чыкты. Ул октябрь аенда тәкъдим ителәчәк.

Әлеге китапны тәкъдим итү Болгарстан башкаласы Софияда милли китапханәдә булачак. Чарада Болгарстан һәм чит илләрдән галимнәр катнашыр дип көтелә.

Галимә, мондый китап кирәклеге турында «2000 елларда ук уйлана башлаган идем инде», ди. 2000-2001 елларда ул Болгарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы чакыруы белән Изге Климент Охридский исемендәге университетта стажировка үтә. Башта болгар телендәге төрки алынмаларны, ә аннан соң этнология юнәлешләрен өйрәнә.

Моңарчы тарих дөрес язылмаган

Анда ул Болгарстанның төньягына оештырылган фәнни экспедициядә дә катнаша, халыкара конференцияләрдә дә чыгыш ясый. Анда Европа илләреннән, АКШ, Канада һәм башка илләрдән күренекле галимнәр дә була. Әмма Альбина Хәйруллина-Вәлиеваны аларның күбесенең Идел буенда яшәүче болгар татарлары турында бөтенләй белмәве бик борчуга сала.

«Тагын да гаҗәпләндергәне шул булды, монда болгар этнонимын йөрткән һәм дәүләтләрен Болгарстан дип атаган Дунай болгарлары да үзләренең Идел буенда яшәгән кардәшләре турында бик аз беләләр. Чөнки мәктәпләрдә, университетларда, хәтта тарих-филология факультетларында укучы студентларга Идел болгарлары турында, аларның тарихы һәм теле турында бернинди мәгълүмат бирелми. Аларга Татарстанда монгол татарлары яши дигән ялган мәгълүмат җиткерелә. Бу хәлләр мине бик гаҗәпләндерде. Чынлап та, безнең халкыбызның тарихын, мәдәниятен бөтен дөньяга таныта торган хезмәтләр язу кирәклеген мин шул вакытта ук аңладым.

Соңгы елларда Татарстан чит илләр белән сәяси, икътисади, мәдәни һәм башка элемтәләр урнаштыра. Теге йә бу илдә татарларны ничек белүләрен, ничек тануларын, тарихыбыз һәм язмышыбыз белән нихәтле дөрес таныш булуларын без дә белергә тиеш. Чит илләр белән урнаштырыла торган элемтәләрнең уңышы — читтә яшәүчеләрнең безнең хакта дөрес мәгълүматлы булуы белән дә бик тыгыз бәйләнгән.

Чит ил сәясәтчеләре, галимнәре татарларның тарихы һәм мәдәнияте турында төрле чыганаклар аша мәгълүмат эзли. Көнбатыш Европа телләрендә бу хакта хезмәтләрнең бик аз булуы сәбәпле, алар урыс телендәге китапларга мөрәҗәгать итә. Мәгълүмат булганча, Русия һәм Көнбатыштагы кайбер авторлар татарларның борынгы бабалары һун болгарлар һәм башка төрки халыкларның тарихын һәм мәдәниятен моңа кадәр объектив тикшермәде. Аларны бары кыргый халыклар, басып алучылар итеп күрсәтергә омтылдылар. Ни кызганыч, әлеге тенденция әле дә дәвам итә. Безгә татарларга халкыбызның бай тарихы, рухи мәдәнияте турында дөнья халыкларына аңлаешлы телдә, бигрәк тә инглиз, алман, француз телләрендә күбрәк хезмәтләр язарга кирәк дип уйлыйм. Һәркем бу эштә үзенең өлешен кертергә тиеш.

Хәзерге буталчык заманда халкыбызга, бигрәк тә яшь буынга бер стимул — киләчәккә юл күрсәтү зарур. Аларда үз халкы белән горурлану хисләре тәрбияләргә кирәк. Бары шул очракта гына без мөстәкыйль дәүләт булып яши алабыз дип уйлыйм мин. Менә шул сәбәпләр мине әлеге китапны язарга һәм эзләнергә мәҗбүр итте», - ди Хәйруллина-Вәлиева.

Гөләп үзәнендә дә Казан шәһәре бар

Галимә белән әлеге китап турында фикерләшер алдыннан гына ул Болгарстанның Гөләп үзәнендәге кала һәм салалардан Софияга кайткан иде. Узган гасырда гөләп сыгып, аның маен сатып танылган бу төбәк сәяси үзгәрешләр вакытында әлеге кәсепне югалта язган. Хәзер янә бу традицияләрен торгыза башлаган. «Франциянең хушбуй җитештерүче ширкәтләре гөләп маен алтын бәясенә янә ала башлаган», дип куана галимә. Бу як тагын аңа Идел буе болгарлары белән дә нык бәйләнгән урын булганга бик кадерле. 2000нче еллар башында Болгарстанга беренче килгәндә ул анда фольклор бәйрәмендә дә катнаша.

«Гөләп чәчәкләре, роза чәчәкләре үзәне бик тарихи урын. XIV гасыр башында Идел болгарларының бер төркеме монда күчеп утыра. Алар нигездә һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Тире эшкәрткәннәр һәм күннән төрле аяк киемнәре, өс киемнәре теккәннәр. Аларның хәтта милли киемнәре безнең халыкларныкына ошаган, телләрендә дә бик күп борынгы сүзләр дә сакланып калган.

Монда Казан, Казанлык дигән шәһәрләр бар. Күрәсез инде аның «лык» аффиксы безнең татар телендәгечә. Монда Казанка дигән елга да ага. Монда Урта Калан дигән авыл да бар. Исемнән үк күренгәнчә, »калан«, »колан« — ул йонлы тиредән тегелгән озынчык бүрекләр. Бездә аны озынчык дип атыйлар, ә монда калансуы дип атыйлар. Әлеге материалларны мин үземнең монографиямә дә керттем. Бигрәк тә калансуы турындагы өлешне. Идел болгарлары белән Дунай болгарлары арасында сәүдә мөнәсәбәтләре булган. Алар һәрвакыт аралашып торганнар. Монографиядә болгарларның сәүдә юлларын күрсәткән хариталар һәм Иделдән Дунайга килгән юллар да сурәтләнгән», — ди Хәйруллина-Вәлиева.

Курсларга чакырган белдерүУзган ел аны София университетының тарих факультетына лекция укырга чакырганнар. «Яшьләрдә татарларның бүгенге хәленә, тарихына, Идел буе болгар дәүләтенә кызыксыну зур булса да, югары уку йортларында бу юнәлештә белем бирә торган галимнәре бөтенләй юк иде», ди Хәйруллина-Вәлиева. Нәкъ менә шул ягын истә тотып, Болгарстан фән һәм мәгариф министрлыгы һәм университет җитәкчелеге быел Болгарстанда ике университетта аңа Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның теле, мәдәнияте һәм тарихы дигән курслар алып барырга тәкъдим иткән. Әлеге курсларда татар телен дә өйрәнү дә каралган.

Португалиядә дә татарлар белән таныштырырга туры килә.

Мондый алымны ул Португалиядә булганда да куллана. 2005-2006 елларда Португалиянең гарәп-ислам мәдәнияте һәм Урта диңгез буе дәүләтләрен өйрәнү үзәге җитәкчесе Тереза Жудисе Гамитто аны Алгарве университетына чакыра. Стажировка вакытында ул португал телен өйрәнә, төрле фәнни конференцияләрдә катнаша. Шуннан соң департамент җитәкчесе аңа Русиядә яшәүче халыклар һәм аларның теле һәм мәдәнияте турында лекцияләр укырга тәкъдим итә.

Алгарве университетында дөньяның 38 иленнән төрле милләт студентлары белем ала. Алар төрле халыкара програмнар аша килә. Диплом эшләре, диссертацияләр язалар.

«Университет укытучылары, студентлар татарларның тарихы белән бик кызыксындылар. Һәрвакыт бик җанлы дәресләр үтә иде. Анда сөйләп кенә түгел, видеоязмалар, фильмнар күрсәтеп дәресләр үткәрдем. Түгәрәк өстәл кебек фикер алышулар да булды», — ди Хәйруллина-Вәлиева.

Болгарстан яшьләре Универсиада белән дә кызыксына

Галимә әле дә Португалия һәм Көнбатыштагы башка университетлар белән арасын өзмәгән. Болгарстан ягы бик нык чакырганга, ул фәнни эшләрен нәкъ шунда дәвам итәргә булган. Болгарстан тышкы эшләр министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы да, университет җитәкчелеге дә берничә тапкыр килүен үтенеп хат җибәрә.

«Сез бит болгар кызы, Идел буе болгар кызы, әйдәгез, безгә кайтыгыз әле, Португалиядә башка кешеләр дә укыта алыр», дип мине нык чакырдылар. Аларга ярдәм итәсем килде. Алдан әйткәнемчә, ун ел элек килгәч, мондагы хәлгә — Дунай болгарларының Идел буенда яшәгән кардәшләре турында бик аз гына мәгълүматлы булуына бик нык борчылган идем.

Инде мондагы студентлар белән узган ел очрашканнан соң миндә бу теләк тагын да артты. Яшьләрнең үз тарихлары турында беләселәре, үзләренең кардәшләре турында күбрәк мәгълүмат аласылары килә. Курс програмында татар телен дә өйрәнү каралган.

2013 елда Казанда Универсиада булачак, безнең студентлар моның белән бик кызыксына. Хәзер курсларга күбрәк кеше килсен өчен оештыру эшләре алып барабыз. Белдерүләр дә ясадык, интернетта курсның програмы турында мәгълүмат та урнаштырдык", — ди Хәйруллина-Вәлиева.

«Бергә булсагыз гына көчле булырсыз»

Әлеге курслар турындагы белдерүгә алар болгарстаннарга яхшы таныш рәсемне куйганнар. Бу рәсем аның шәхси китапханәсеннән. Кобрат хан үзенең уллары белән ясалган анда. Кобрат ханның үз вакытында улларына: »Аерылмагыз, бергә булыгыз, сез бергә булсагыз, беркайчан да җиңелмәссез һәм көчле булырсыз«, дигән сүзләре хәзер дә бик гыйбрәтле», ди галимә. Болгар этнонимы булган халыкларның ныграк аралашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләрен тели ул. «Ә моның өчен тарихи нигез бар», — ди.

«Китапта Евразия тарихының аеруча кызыклы аспекты — дала халыкларының Европа киңлекләрен биләп алуы, ягъни күчеше, аларның шәһәрләр төзү һәм сәүдә эшләрен оештыру тәҗрибәсе һәм шулай ук әлеге халыкларның, бигрәк тә борынгы бабаларыбыз — һун болгарларның һәм төрки кабиләләрнең дөнья халыкларына югары дәрәҗәдәге мәдәният һәм цивилизацияле дәүләт төзү традицияләрен бирү яктыртылды.

Шулай ук Евразия киңлекләрендә яшәгән һун, болгар, фин-угыр, балкан халыкларының сәяси, мәдәнин, этно-лингвистик бәйләнешләрен тикшерүгә дә зур әһәмият иттем.

Аргипай, согды, савир-сабир, сувар, иссидон, сиянби кебек исемнәр белән таралган бигрәк тә борынгы төрки кабиләләрнең этник тарихына да урын бирелде. Әлеге этнонимнарның семантикасына да күзәтү ясалды.

Монографияне язганда мин моңа кадәр мәгълүм булмаган яки мәгълүм булып та авторларның максатларына туры килмәү сәбәпле, фәнни әдәбиятка кертелмәгән язма чыганаклардан, бигрәк тә гарәп-фарсы, кытай, инглиз, испан, португал, болгар һәм башка телләрдә нәшер ителгән һәм хәзерге татарларның борынгы бабалары — һун болгарларның тарихына, мәдәниятенә, тел үзенчәлекләренә объектив бәя бирелгән хезмәтләрдән файдаландым», — ди галимә.

Китапханәдә өч меңнән артык китап һәм кулъязма тупланган

Әлеге мәгълүматларның күпчелеген ул Португалиядә укытканда туплый. 2005-2010 елларда Португалиядә чакта Испания, Швейцария, Англия, Франция, АКШ, Канада югары уку йортлары белән дә хезмәттәшлек итә. Аларның китапханә тупланмаларында сакланган китаплардан, кулъязмалардан файдалана. Әлеге хезмәтләрне җыеп барып, үзенең шәхси китапханәсен дә булдыра. Галимә бу китапханә елдан-ел байый, анда өч меңнән артык хезмәт тупланган дигән фикерен әйтә.

Болгарстандагы университетларның берсендә Идел-Урал төбәгендәге халыкларның тарихын, телен һәм культурасын өйрәнә торган ниндидер бер үзәк оештырып, бер кафедра да ачу теләге белән дә яна. Татарстаннан да бу эшкә теләктәшлек көтә дип хәбәр итә "Азатлык.орг".

Альбина Хәйруллина-Вәлиева Татарстанның Актаныш якларыннан. Минзәлә педагогия мәктәбен тәмамлагач, Казан университетының механика-математика факультетында белем ала. Аннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый. Хәзер инде Хәйруллина-Вәлиева — филология фәннәре докторы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе