Аллаһының рәхмәтләре яусын

Без, Казанның Левченко бистәсендә яшәүчеләр, ай буена ураза тотучылар, авыз ачканнан соң, тәравих намазын укучылар, заводта авыр эшләр башкарып, гарипләнеп, пенсиягә чыккан карт-карчыклар

БӘЙЛЕ
2011 Авг 23

Без, Казанның Левченко бистәсендә яшәүчеләр, ай буена ураза тотучылар, авыз ачканнан соң, тәравих намазын укучылар, заводта авыр эшләр башкарып, гарипләнеп, пенсиягә чыккан карт-карчыклар исеменнән, шул бистәнең көзгесе булган «Сөләйман» мәчетендә бихисап зур гамәлләр кылучы имам-хатыйп Илдар хәзрәт Баязитов һәм Мәликә Гыйльметдиновага, шундагы кешеләргә күчтәнәчләр таратучы шәһәребез мэры Илсур Метшинга үзебезнең олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Озакламый миңа 84 яшь тула.

Үземнең 60 ел гомеремне шушы бистәдә үткәрдем. Мин бистәдә мәчетебез булуга чиксез куану хисләре кичерәм.

Хак Тәгаләгә гыйбадәт кылу йорты барлыкка килгәннән соң, бистәдә күп эшләр башкарылды. Мәчеттә Россиянең төрле төбәкләреннән килүче күзләре күрмәүчеләргә Брайльчә дин сабаклары укытыла, мәктәпләрдә җәйге каникуллар башлануга балаларга ял итү лагерьлары оештырыла. Анда аларга дин тоту кагыйдәләре өйрәтелә, Казанның истәлекле урыннары күрсәтелә. Бу гамәлләр белән Мәликә ханым Гыйльметдинова шөгыльләнә. Гомумән, бистәбездә мәчет гөрләп эшли, Аллага шөкер.

Рамазан аендагы тәравихка, җомга намазларына мәчетләребезгә күп кеше йөри. Бигрәк тә яшьләрнең күп килүләре куандыра. Чөнки киләчәгебез яшьләр кулында.

Адәм баласының барлык изгелеген — намаз укуын, хәер бирүен, игелек кылуын Раббыбыз күреп тора. Болар барысы да кешенең үзе өчен. Ә менә ураза тоту Хак Тәгалә өчен. Кеше ураза тотуның әҗерен үзе күрә.

Илебездә киләчәктә дә тынычлык, иминлек дәвам итсен, барлык мәчетләребездә азан авазы яңгырап, кешеләрне намазга чакырып торсын.Ә мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә Гыйльметдиновага, Казан мэры Илсур Метшинга изгелекләре өчен Аллаһының рәхмәтләре яуса иде.

Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе