Чыршы авылы мәктәбен нигә ябалар?

1 сентябрьгә санаулы көннәр генә калып барганда, Татарстандагы тагын бер татар мәктәбенең ябылачагы билгеле булды. Авыл халкы әлеге карарга каршы чыга. Татарстанда соңгы елларда яңа балалар

БӘЙЛЕ
2011 Авг 23

1 сентябрьгә санаулы көннәр генә калып барганда, Татарстандагы тагын бер татар мәктәбенең ябылачагы билгеле булды. Авыл халкы әлеге карарга каршы чыга.

Татарстанда соңгы елларда яңа балалар бакчаларын төзүгә зур игътибар бирелсә дә, булган мәктәпләрне оптимизация кысасында тиз генә ябып кую мәсьәләсе көн кадагында кала бирә. Биектау районы Чыршы авылындагы мәктәп белән дә шушындый хәл күзәтелә.

1996 елда авыл халкы акчасы һәм хезмәте белән төзелеп, 15 ел буена уңышлы эшләп килгән урта мәктәпнең 8 август көнне кинәт кенә ябылачагы билгеле булган. Анда белем алучы 29 балага Чыршыга 9 км ераклыктагы Дөбьяз мәктәбенә барырга тәкъдим ителә.

«Түрәләр кайчан халык фикере белән санлашыр?»

Чыршы мәктәбе укытучылары һәм ата-аналар мәктәпне ябуга каршы.Авыл халкы, укытучылар һәм укучылар да бу тәкъдимгә каршы чыга. Мәктәбебездә белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, нигә балалар чит авылга йөрергә тиеш, киресенчә кечкенә авыллардан безгә алып килсеннәр балаларны, дип белдерә алар.

Чыршы урта мәктәбенең рус теле укытучысы Гөлфия Низамова, мәгариф түрәләре авыл халкының һәм укытучыларның фикере белән санлашып тормый, дип белдерә.

«8 август көнне дәрес сәгатьләрен бүлү өчен эшкә чыккан идек. Әмма без иртән эшкә килешкә мәктәп ябыла дип әйттеләр. Моңа сәбәп итеп, мәктәптәге укучылар санының азлыгын күрсәттеләр.

Укытучыларга бернинди эш тә тәкъдим итмиләр, бары тик монда җәйләү ачыла дип кенә белдерәләр. Шушы мәгълүматтан башка безгә беркем берни әйтми. Балаларны Дөбьязга укырга илтергә кушалар», - ди Низамова.

Бу хәлне аңларга теләп, авыл халкы 11 август көнне үзара зур җыелыш уздырган. Чарада 101 кеше катнашкан һәм җыелыш беркетмәсенә үз имзаларын куйган.

беркетмәнең берсен үзебездә калдырдык һәм берсен район администрациясе белән, район мәгариф бүлегенә җибәрдек, ди ул.

Халык фикере бик зур әһәмияткә ия дип әйткәннәр иде, әмма алай булып чыкмады. Безнең фикергә, авыл халкының теләгенә беркем дә игътибар итмәде, дип белдерә Гөлфия Низамова.

«Рөстәм Миңнеханов ачкан мәктәп тә ябылырмы?»

Чыршы мәктәбе укучылары БДИны да уңышлы тапшыра, сәнгатькә дә оста алар.Чыршы мәктәбенә килгәндә исә аның ачылышында заманында хәзерге Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашкан булган. Мөгаен, ул вакытта 15 елдан соң бу мәктәпнең ябылачагы һәм авылның киләчәгенә балта чабылачагы башына да килеп карамагандыр, дип зар елый авыл халкы.

Әмма авыл әлегә нык күренә. Балалар саны әллә ни күп булмаса да, йортлар төзек һәм яңалары да төзелеп килә. Авылның көнкүреше өчен кирәкле үзәкләрдән кибет, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы да бер-берләренә якын гына урнашкан.

Авылда 167 хуҗалык бар, җәмгысе 406 кеше яши. Моның белән бергә Казанга да ерак түгел, нибары 40-50 чакрым гына. Башкаладан монда төпләнеп яшәргә кайтучылар да юк түгел икән.

Чыршы мәктәбе урынына — җәйләү

Алга таба 50 кешелек яңа урам да сафка басар дип көтелә. Димәк 6-7 елдан авыл яңа балаларга да кавышачак дигән сүз. Тик ул вакытта мәктәпне яңадан ачу мөмкин булырмы икән соң?

Мәктәпнең компьютер сыйныфыМәктәпкә җыелып килгән авыл халкы, ата-аналар һәм укытучыларны да нәкъ менә шушы сорау борчый. Аларны бигрәк тә бу мәктәпне алга таба ниндидер җәйләүгә әйләндерү турында йөргән сүзләр хәвефләндерә.

Шушы авылда гомер итүче язучы Рабит Батулла Чыршы мәктәбенең ябылуын гаделсезлек дип бәяли. Безгә алга карап яшәргә, бүгенге көнне генә уйламаска кирәк, ди ул

«Безнең хөкүмәтнең шундый гадәте бар инде аның. Элек тә вак авылларны берләштергән булганнар иде. Әмма моның начар нәтиҗәләргә китерүе билгеле булды.

Нәкъ шушы сәясәт хәзер мәктәпләрне берләштерү өстендә бара. Киләчәктә аның нинди рәвештә бүлтәеп килеп чыгасын чамалыйбыз. Ул 9 чакрымлык арада ниләр генә булмаячак әле.

Бу авылның киләчәге бар бит. Алга таба балалар ишәячәк. Яшьләргә йорт төзү өчен җирләр бүлеп бирелгән инде. Нигә без алга карамыйбыз? 29 бала гына укый дип, без сылтау табабыз, бу сәбәп түгел.

Бу мәктәп бинасы кемгәдер кирәктер. Әмма авыл халкына мәктәп кирәк. Авыл халкының фикерен инкарь итеп, алдан ук киңәшмичә эшләү, ул кайсы системада бар? Мин белмим. Ләкин монда ул бар икән», - ди Батулла.

«Юкны бар итүгә караганда, барны юк итү җиңел»

«Бу хәлне бер ел алдан әйтеп булмый идемени? Шул вакытта хәл ителгән булыр иде. Бу — өстәге җитәкчеләрнең халык фикере белән санлашмавы, дип атала. Авыл халкының үз куллары белән төзегән мәктәпкә, хәзер чит ятлар килеп утырачак.

Барны юк итү бик җиңел, юкны бар итү исә бик авыр. Җитәкчеләргә бүген кирәк, ә киләчәк турында фикер йөртү теләсә кемгә бирелмәгән шул», - дип белдерә язучы Рабит Батулла.

Чыршы авылында туган хәл күп сораулар тудыра. Чыршы авылы урта мәктәбе төгәл генә ни өчен ябыла? Чыршыдагы ике катлы мәктәп бинасын нәрсә көтә? Ни өчен бу мәсьәлә уку елы башланыр алдыннан гына өскә калкып чыккан?

Авыл халкы әлеге сораулар белән кара-каршы кала бирә. «Азатлык» радиосы киләсе тапшыруларында әлеге мәсьәләләрне тиешле даирә вәкилләре белән бергәләп өйрәнәчәк дип хәбәр итә "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе