Яшел Үзән районында, бергә яшәүчесенең өенә кереп, аның кунагын кыйнаган ир-ат хөкемгә тартылган.
Яшел Үзән районы Дөньякүләм суды «Васильево урман комбинаты» ҖЧҖ дә балта остасы булып эшләгән 42 яшьлек Сергей Барамыковка карата җинаять эшен карауны йомгаклады. Ул РФ Җинаять Кодексының 139 нчы маддәсендә (1 нче өлеше) каралган законсыз рәвештә торакка үтеп керүдә, 119 нчы маддәдә (1 нче өлеше) язылган үтерү белән янауда һәм 115 нче маддәнең 2 нче өлешендә билгеләнгән сәламәтлеккә алдан уйлап зыян салуда гаепләнә.
Суд утырышы барышында ачыкланганча, 2011 нче елның 10 нчы июнендә Барамыков, бергә яшәгән ханымны башка ир-атка көнләп, аның йортына килә һәм шакый, әмма ишекне беркем дә ачмагач, явызланган ир-ат өй тәрәзәсен кирпеч белән вата һәм йортка үтеп керә.
Өйдәге кунакны күреп, ул өстәлдән пычак ала һәм үтерү белән яный башлый. Аннан соң җинаятьче көндәшен кулы белән кыйный башлый, тәненең төрле урыннарына пычак белән дә төртә.
Суд карары буенча, Барамыков гаепле дип табыла, 1 ел 6 айга сынау вакыты белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә, дип хәбәр итә Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы. Бу мәгълүмат "Татар-Информ" агентлыгыннан алынды.
Ә безнең исә зина кылудан һәм җинаятькә китергән кара көнчелектән Алла сакласын, дип өстәп куясы килә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык