Казанда рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлү узган 880нән артык инвалид бар. Кризиска каршы һәм хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән федераль программаның инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итүгә каралганына инвалид бала тәрбияләп үстерүче, күп балалы гаиләләр кушылды. Шундый категориягә кергән кешеләргә эш урыны булдырган эш бирүчеләрнең чыгымнарын компенсацияләү суммасы арттырылуга (1 эш урыны өчен 50 мең сумга кадәр) карамастан, моңа әллә ни атлыгып тормыйлар.
Кичә шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә хисап тоткан Валерий Корнеев сүзләренчә, әлегә кадәр башкала мәшгульлек үзәге шәһәрнең нибары 9 предприятиесе белән генә шул хакта килешү төзи алган. Нәтиҗәдә, инвалидларга тулы бер Казанда фәкать 24 кенә эш урыны булдырылган, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык