Уфадагы «Ихлас» мәчете дингә күндерү өчен яңа гамәлләр уйлап таба. Русия мәчетләре тарихында булмаган әлеге хәлнең башлангычында мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм тора.
«Ихлас» мәчете ихатасында йөгерү һәм велосипед юллары, теннис, хоккей, комдагы волейбол мәйданчыклары, балалар өчен уен кыры булачак. Мәчеткә терәтелеп төзелүче янкорма бинада китапханә һәм мәдәният үзәге урын алачак.
Әлеге яңалыклар турында мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм шуларны ирештерде:
«Миңа төрле илләрне күрергә туры килде. Бу безнең ил өчен генә яңа күренеш. Ислам дәүләтләрендә, Төркиядә бу гадәти хәл. Балалар мәйданда спорт белән шөгыльләнеп кайтканнан соң, әти-әниләренең: «Кайда йөрдең?» дигән соравына: «Ихлас»та булдым" дип әйтәчәк. Бу үзе ни тора.
Мөхәммәд Пәйгамбәр дә спорт белән шөгыльләнүне хуплаган. Алда изге Рамазан ае. Без ул айның ахырында комдагы волейбол мәйданын ачарга җыенабыз. Форсаттан файдаланып, мин Рамазан белән котлыйм». Бу хакта "Азатлык. орг" хәбәр итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык