Татарстан Дәүләт Советы депутатлары арасыннан Фәрит Мифтаховның интернетта үз сәхифәсе бар. Ул анда 19 июльдә куелган язмада Казанның «Сөләйман» мәчетендәге балалар лагеренда булуы турында бәян итә. Бу язмада мондый юллар бар:
«56 бала ял итә торган «Сөләйман» мәчетендә булып, мөселманнар лагерен үткәрүнең барышы белән таныштым. «Сөләйман» мәчетенең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитовны бик хөрмәт итәм. Ул бу лагерьда ял итүче балалар белән очрашу оештырды, ә алар миңа төрле сораулар яудырды. Шәхсән минем тормышыма кагылышлы сораулардан тыш, балалар һөнәри эшчәнлегемә багышланган җитди сөальләр дә бирделәр.
Миңа мондый аралашу нык тәэсир итте. Шуңа күрә лагерьның ябылу тантанасы вакытында иң кызыклы сорау биргән малайга истәлеккә бүләк тапшырырга дигән карарга килдем.
Бу очрашу вакытында үземнең «Теплоконтроль» заводыннан Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле янындагы «Спартак» лагеренда ял итеп йөргән чакларым, андагы линейкада тезелеп басып торулар, иске дусларым искә төште.
Мин бу көнне (18 июльдә) шәхсән үз исемемнән һәм «Булгар» Милли хәйрия фондыннан «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка һәм «Сөләйман» мәчете каршындагы күзләре күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага инвалидлар белән эшләүдә бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт хатлары тапшырдым».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык