«Сөләйман»дагы балалар лагерена Фәрит Мифтахов килгәч

Кичә икенде намазыннан соң, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Болгар-Синтез» ҖЧШнең генераль директоры, Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, «Алтын

БӘЙЛЕ
2011 Июл 19
Кичә икенде намазыннан соң, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Болгар-Синтез» ҖЧШнең генераль директоры, Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, «Алтын йөрәкле кеше», «Ел җитәкчесе» республика конкурслары лауреаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов Казандагы «Сөләйман» мәчетенә килеп, андагы лагерьда ял итүче балалар белән очрашты.

1968 елның 7 сентябрендә Татарстанның Нурлат районында туып үскән Фәрит әфәнде ничек мондый дәрәҗәләргә ирешкән соң? Кемнәр аңа мөселман булырга ярдәм иткән? Хаҗ кылганмы? 5 вакыт намаз укыймы? Кем ул депутат? Мөселманга депутат булуы авыр түгелме? Депутат Конституцияне үзгәртә аламы? Мөсел булу өчен кем этәргеч бирде?

Мин мәчеткә килгән вакытта Фәрит әфәнде Самат Закиров, Аяз Хәлимов, Габделкәрим Абдуллин һәм башка балаларның күп санлы сорауларына җаваплар бирә иде инде.

117,49 Kb Шунысы үзенчәлекле булды: депутатка сораулар яудыруда күзләре күрмәүче балалар шактый активлык күрсәтте.

-Миңа элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Шамил абый Исхаков, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Рөстәм хәзрәт Зиннуров кебек дин әһелләре һәм башкалар белән очрашу, алар йогынтысында ислам дине йолаларын өйрәнү насыйп булды,-дип башлады ул сүзен һәм болай дәвам итте:-Берничә еллар буена алар белән аралашып яшәүне үземә Аллаһ тарафыннан бирелгән бәхет буларак кабул итәм...

Фәрит әфәнде 2005 елда Казан шәһәре Советына депутат булып сайлана. 104,59 Kb 2009 елда исә аңа тагын да зуррак бәхет елмая: ул Татарстан Дәүләт Советы депутатына әйләнә. Аның сүзләренчә, депутат сүзе халык тарафыннан сайланып куелган кешене, ягъни халык хезмәтчесе дигән мәгънәне аңлата. Татарстан Дәүләт Советында 100 депутат бар. Дәүләт Советы законнар чыгару эше белән шөгыльләнә. Ф. Мифтахов фикеренчә, депутатлар арасында намаз укучылар тагын бардыр. Тик аның алар белән бергәләп намаз укыганы юк икән. Депутат Конституцияне үзгәртә алмый. Моны халык арасында үткәрелгән референдум гына эшли ала. Фәрит Фәиз улы 5 вакыт намазны укый, тик кайчагында, эше күп булу сәбәпле, аңа аларның берәрсен кайтарып укырга туры килә. Мондый вакытларда аның күңелендә канәгатьсезлек хисләре туа икән.

-Сез мәдрәсәдә укыдыгызмы?-дигән сорауга Фәрит Мифтахов:-Юк, мәдрәсәдә укымадым. Шулай да һәр җомга саен диярлек «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе»нә намаз укырга барам,-дип җавап бирде. Фәрит әфәнде 2006 елда — олы хаҗ, 2008 елдагы Рамазан ае вакытында гомрә хаҗы (кече хаҗ) кылган. Ул Казандагы 48 нче мәктәптә белем алган (аларның гаиләсе авылдан аңа 6 яшь булганда ук китеп барган). Анда татар телендә белем алуы хәзерге эшендә нык булыша икән.

Аннары Фәрит Мифтахов исламны алга җибәрү юлында игелекле хезмәтләре өчен «Сөләйман» мәчете каршындагы «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка һәм уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдиновага «Рәхмәт хатлары»н тапшырды.

Кем әйтмешли, энәсеннән җебенә хәтле депутат абыйларының тормышы белән танышкач, саубуллашканда балалар аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, озак еллар буена депутат булып сайлануын, шул ук вакытта мөселман булып калуын, гел әһле исламның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәвен теләделәр.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе