Балалар бик канәгать калдылар

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетендә ял итүче балалар янына ЮХИДИнең Мәскәү районы бүлеге инспекторы Ләйсән Мәгъсум кызы Вахитова килеп, юл йөрү

БӘЙЛЕ
2011 Июл 15
133,97 Kb

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетендә ял итүче балалар янына ЮХИДИнең Мәскәү районы бүлеге инспекторы Ләйсән Мәгъсум кызы Вахитова килеп, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үткәрде.

Шул да мәгълүм булсын: Ләйсән моннан бер ай элек пропаганда бүлеге инспекторы, капитан Рәшит Рафаэль улы Хәмидуллин белән «Сөләйман» мәчетенә килеп, биредә ял иткән кызларга да дәресләр биреп киткән иде.

Һичшиксез, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк. Бу мәсьәләдә өлкәннәр сабыйларга үрнәк күрсәтергә бурычлы. Әмма еш кына киресенчә дә килеп чыккалый шул.

Быелның кышында мин «Кол Шәриф» мәчетенә бару өчен Казандагы Воровский тукталышына чыгып бастым. Эңгер-меңгер төшә башлаган чак иде. Автобус тукталышында өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да бар. Тик ни сәбәптәндер, тукталышта басып торган бер әби, транспортка яшел ут янгач, урыныннан алга ыргылды. «Их, эләгә бит инде ул машина көпчәге астына»,-дип йөрәгем кысылып куйды. Чынлап та, юлның яртысын узгач, бу карчык бер машина астына килеп керде. Исән иде әле мескен. Куллары, аяклары калтырый иде аның. Аңа без «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырдык. Әбинең исән калуы теләп, дога кылгач, мин юлымны дәвам иттем.

Тик, ни кызганыч, ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, Казанда 2011 елның беренче яртыеллыгында юл-транспорт һәлакәтендә 27 кеше җан тәслим кылган. Бу вакыт эчендә 667 аварий булып, анда 772 кеше зыян күргән.

Шундый үзәк өзгеч хәлләр булмасын өчен дә балаларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү мөһим эшләрнең берсе булып тора.

Ләйсән Вахитова башта юлдагы билгеләрне танып белүләрен тикшерү өчен балаларга кечкенә имтихан үткәрде. «Сөләйман»да ял итүче сабыйларга бигрәк тә Ләйсән апалары алып килгән кроссворд ошады дияргә килә. Бер мизгелдә алар аңа ябырылдылар һәм мәш килеп чишәргә дә керештеләр. Шулай да бу табышмакны беренче булып инвалид арбасында утырган Фәрхәт Галимов чиште. Аның барлык җаваплары да дөрес иде. Башка малайларга исә үзләренең җавапларын аныкы белән тикшереп, дөресләргә генә калды.

Аннары Ләйсән Вахитова «Татарстан Республикасы Юл иминлеге хәрәкәтенең фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе» Дәүләт учреждениесенең Казан филиалы хезмәткәрләре җибәргән бүләкләрне балаларга тапшырды. Әлбәттә, балалар бүләкләргә бик канәгать калдылар һәм чибәр Ләйсән апаларының тагын килүен сорадылар.

«Казанда һәм Татарстанда транспорт көннән-көн күбәя бара. Мондый шартларда юл кагыйдәләрен белү аеруча мөһим мәсьәләгә әйләнде. Аллаһының рәхмәтләре яусын ЮХИДИнең Мәскәү районы бүлеге хезмәткәрләренә. Алар безнең мәчет юлын онытмыйлар, бирегә килеп, балаларга юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр, бүләкләр биреп, аларны кызыксындыра да беләләр»,-диде хәбәрчебезгә мәчетнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе