Малай һәм курчак кыйссасы

Бервакыт әйберләр сатып алу өчен җирле кибеткә кердем. Мин кинәт кассирның 5-6 яшьлек малай белән сөйләшеп торганын күрдем. Кассир хатын: «Кызганыч, әмма синең бу курчакны

БӘЙЛЕ
2011 Июл 08

Бервакыт әйберләр сатып алу өчен җирле кибеткә кердем. Мин кинәт кассирның 5-6 яшьлек малай белән сөйләшеп торганын күрдем.

Кассир хатын: «Кызганыч, әмма синең бу курчакны сатып алырга акчаң җитми»,-диде аңа. Теге малай минем якка борылды да: «Абый, карагыз әле, минем чынлап та акчаларым җитмимени?»-дип сорады.

Мин акчаларны санадым һәм чынлап та аларның курчак алырга җитмәве турында әйттем. Ул бәләкәч әле һаман да курчакны кулында тотып тора иде. Үз әйберләрем өчен түләгәч, мин аның янына килдем һәм бу курчакны кемгә бирергә теләве белән кызыксындым.

«Бу курчакны кыз туганым бик яратты һәм сатып алырга теләде. Әмма сатып алырга өлгермәде, Аллаһ янына китеп барды. Бу хакта миңа әти әйтте. Тиздән әнием шулай ук Аллаһ янына китәчәк. Мин курчакны әнигә бирергә уйлыйм, ә ул аны сеңлемә тапшырыр»,-диде теге сабый бала. Болар турында сөйләгәндә аның күзләре сагышлы һәм моңлы иде.

Бу малайның сүзләрен тыныч кына тыңлый алмадым, йөрәгем туктагандай тоелды. Сабый миңа ялварулы итеп карады һәм: «Мин йөреп кайтканчы әнием китми торсын дидем әтигә. Мин әниемне бик яратам һәм аның бездән китүен теләмим. Әмма әти аның тиздән сеңлем янына барыбер китәчәге турында әйтте»,-диде. Аннары ул бала курчакка яңадан хәсрәтле карашын төбәде.

Мин шунда тиз генә акча янчыгымны кулыма алдым һәм аңа: «Бәлки акчаларыңны тагын бер тапкыр санап карарбыз. Син аларны курчакны сатып алырга җитә дип исәплисең бит»,-дидем.

Аңа күрсәтмичә генә мин үземнең акчаларны да өстәдем, инде алар курчакны сатып алырга җитә, хәтта артып та кала иде.

Кечкенә бала шунда бик шатланды һәм: «Раббыбызга рәхмәт миңа акча биргәне өчен»,-диде. Аннары ул: «Кичә йокларга ятыр алдыннан Аллаһының миңа курчак алу өчен акча бирүен сораган идем. Димәк, Ул мине ишеткән! Мин әле әниемә ак розалар да сатып алмакчы идем, чөнки ул ак розалар ярата»,-дип тә өстәде.

Мине малайның сөйләгәннәре уйга салды. Шунда аңыма килеп, ислам дине йолалары буенча үлгән кеше янына курчакны да, башка әйберләрне дә салырга ярамаганлыгы турында әйттем. Вафат булган кешенең рухы бары догага гына мохтаҗлык кичерә. Бу турыда мин малайның үзенә дә әйттем, әмма ул аларны аңларлык дәрәҗәдә түгел иде шикелле. Тик бу малай минем уемнан чыкмады.

Мин кешеләрдән йөк машинасы руле артында утырган бер исерек ирнең бер хатынны һәм аның кызын бәрдергәне турында ишеткән идем. Бәләкәй кыз һәлакәт булган урында ук җан тәслим кылган, ә әнисе аңсыз килеш комада ята дигән иделәр. Бу әллә шул малайның гаиләсеме икән? Бу уйлар миңа тынгылык бирмәде. Аннары мин кешеләрдән сорашып, шуны белдем: теге яшь хатын да күзләрен мәңгегә йомган, бүген аны да җирләячәкләр икән.

Ирексездән күзләремә яшь тыгылды. Тиз генә киендем дә, ул хатынның җеназасына киттем.

Мин зиратка барып җиткәндә инде җеназа намазы укылган, мәрхүмәне җирләргә җыеналар иде. Ә бер читтә миңа таныш малай, кулына курчак тотып, күз яшьләренә буылып басып тора. Ә әтисенең кулында-ак розалар.

Бу хәлгә үземнең дә күзләрем дымланды. Хәзер тормышымның уңай якка үзгәрәчәген тойдым. Мин беркайчан да бу малайның әнисенә һәм сеңлесенә булган мәхәббәтен онытмам!

Һади ГАТАУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе