Ялкынлы хатлар

Бөек Ватан сугышы кебек дәһшәтле мәхшәрне кешеләргә башка күрсәтмәсен. Андый гарасаттан Аллаһ сакласын! Илебез бу сугышта 26 миллион халкын югалтты. Шуларның берсе-Арча

БӘЙЛЕ
2011 Июн 22

Бөек Ватан сугышы кебек дәһшәтле мәхшәрне кешеләргә башка күрсәтмәсен. Андый гарасаттан Аллаһ сакласын! Илебез бу сугышта 26 миллион халкын югалтты. Шуларның берсе-Арча районының Курсабаш авылыннан Хозерхан абый Галимов. Ул 1941 елда сугышка алынып, 1942 елның мартында хәбәрсез югала.

Хозерхан абыйның әтисе Мәгъсум авылның мулласы була. Солдатлар аны Себергә куарга дип киләләр, тик таба алмыйлар. 18 көннән соң солдатлар тагын килә, тик ул чагында инде Мәгъсум хәзрәт бу дөньядан киткән була.

Хозерхан абый фронттан хатларны күп яза. Тик алар гарәп имлясында язылганга күрә, улы Фәриткә хатларны уку насыйп булмый. Моннан бер ел элек ул хатларның икесен укып, мин кириллицага күчереп биргән идем. Инде быел Фәрит ага минем кулларыма тагын берничә хат китереп тоттырды. Фәрит абый Галимовның рөхсәте белән мин аларны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итмәкче булам.

«Исәнмесез!

Кадерле иптәшем Зәкия, балаларым һәм туганнарым, сезгә күп сәлам. Шат, рәхәт тормыш теләп калам.

Бүген 20 гыйнвар. Үземнең исәнлек хәбәремне белдерәм. Алла ни язгандыр тагын. Бик күп кеше яраланды, сафта бик аз калдык. Минут, секунд саен үлем якын. Яралы булуны көтеп йөрибез. Бәхетле кешеләр җиңел яралана. Миңа Ходай ни язгандыр. Нуретдин, Шәяхмәт миннән аерылдылар. Исәнлектә күрешик. Хушыгыз, бәгырьләрем.

22 гыйнвар, 1942 ел».

Саргаеп беткән хатларның берсе шактый озын язылган. Кайбер урыннарда хәрефләре сөртелгән булу сәбәпле, аларны укып булмады. Тик укылган кадәрлесе дә Хозерхан абыйның ничаклы кайгыртучан йорт җанлы кеше булганлыгын аңлата.

«Сагынычлы хат.

Кадерле иптәшем Зәкия! Сиңа гаять сагынычлы сәламнәремне хатка язып белдерәм. Газиз балаларым Сәүдә, Фәрит, Альбертка гаять сагынып күп сәлам. Шулай ук Нурдидә сеңлемә күп сәлам. Рәхәт, шат тормыш теләп, тиз көннәрдә сәламәт кайтып, күрешүне теләп калам. Бергә-бергә шат яшәсәк иде. Амин. Һәм дә барча туганнарыма гаять сагынып күп сәлам.

Бүген 15 октябрь. 4 октябрьдә язган хатыңны алып укыдым. Ни язгансың, бар да мәгълүм булды. Рәхмәт, бәгърем: ачык итеп, күп язгансың. Рәхәтләнеп укыдым.

Кичә 14ендә Казаннардан да хат алдым. Фәүзия язган. Менә сиңа язганнан соң, аларга язам. 12сендә бераз үпкәләп язган идем. 15ендә хатың килеп керде. Үпкәләп язсаң, хат тиз йөри икән дигән нәтиҗәгә килдем. Сәүдәгә хат язарга кушкан идем. Ул да мәхрүм итмәгән. 2 җыру язган. Мин сиңа җибәргән хатымда акча салуым турында әйткән идем. Шуңа бер төрле дә җавап язмагансың. Акча барырга тиеш иде, 1 октябрьдән дә соңга калмыйча аны алырга тиеш идегез. 4сендә хат язгансың, тик акча турында бер сүз дә юк. Алла боерса, тагын 100 сум салырмын. Әгәр бик ачыгып китмәсәк. Акчабыз булса да, без аңа бернәрсә ала алмыйбыз. Бик сирәк кенә шәһәргә чыгып керә алабыз.

430 сумга патефонны саттым дигәнсең. Бик шәп булган бу заманда. Һич арзан түгел. Минем тарафтан рәхмәттән башка бер ни дә юк. Аллаһ сиңа исәнлек бирсен. Син исән булганда, әкренләп әвәләп алып барырсың мин кайтканчы. Авыр булса да, җаным, тырыш инде. Әйберләр турында һич уйланып торма. Исән-сау кайтсам, әйберләрне тагын табарбыз. Сәламәтлегеңне югалта күрмә. Бик ардым дигәнсең. Белеп торам, корсагың байтак булгандыр. Аллаһ кушып, син бәбәйләгәнче кайтып җитсәм, бик ярар иде. Умарталарны кышлатуга кая куярсың икән? Аларны бетергәндә шәп булыр иде. Ләкин җан ияләре бит...

Һәм дә сыер турында аптырап торам дип язгансың. Ни дип әйтим: сатсаң, сөтсез каласыз. Сатмасаң, ашатып чыгарга җитмәсә, күтәрәмгә калса, җайсыз булыр. Хәзер арзандыр аның бәясе. Шулай да сатсаң, ничә кәҗә туры килә. Кәҗә алырга кара. Акча тотма. Акча күңелдә тормасын. Сатсаң, сәбәбен үзең язарсың. Асрап чыгара алырлык булсаң, сатмасаң шәп булыр иде инде. Үзең бел. Ни әйтергә дә аптырадым. Кайтасы бик килә. Ходай кушса, бәлки кайтырбыз да. Кайтмасам, әкрен барырсың әле.

Безнең хәлне беләсең килсә, шул: Вольскида сугышка әзерләнеп ятабыз. Дәресләр бик каты бара: көн-төн суык, яңгырга карамастан, өйрәнә һәм өйрәтә бирәбез. Ашау ягына килгәндә, шәп түгел. Чөнки каян җиткерергә кирәк. Без бик күп бит. Оекбаш, бияләй сораган идем. Тартырга бик аптырармын инде «посылка» килгәнче. 12сендә язган хатта 1 кап калды дигән идем. Ул да бетте...»

Бу хатның ахырларын укып булмады, чөнки аның хәрефләре кырылган иде. Укылган хәтлесеннән шул аңлашылды: Хозерхан абый бик тормыш сөючән кеше булган, якыннарын үтә сагынып яшәгән, алар янына кайтасы килгән. Тик туган якларга әйләнеп кайту аңа насыйп булмаган.

Бөек Ватан сугышы башланган бу көннәрдә без Хозерхан абыйны да искә алып, аңа белгән догаларыбызны багышлыйбыз.  

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе