Бердәмлектән башка яшәү мөмкин түгел!

Узган шимбәдә, ягъни 18 июньдә инде 21 нче тапкыр Изге Болгар җыены үткәрелде. Аңа төрле тарафлардан кешеләр агылды. Болгарга һәр баруымда үземә ниндидер ачыш ясыйм,

БӘЙЛЕ
2011 Июн 20
Узган шимбәдә, ягъни 18 июньдә инде 21 нче тапкыр Изге Болгар җыены үткәрелде. Аңа төрле тарафлардан кешеләр агылды. Болгарга һәр баруымда үземә ниндидер ачыш ясыйм, яңалык табам. Кайчандыр Болгар җирендә яшәп, ислам динен рәсми рәвештә кабул итеп, аны киләсе буыннарга кадәр китереп җиткергән мөселман кардәшләребезнең каберләрен зиярәт кылу йөрәгендә татарлык рухы сүнмәгән һәр милләттәшебезнең изге бурычы, дип саныйм.

Без Казандагы «Сөләйман» мәчете янында автобуска утырып, юлга кузгалганда көн сүрән, әле кояшның җылы нурлары да сизелми иде.

Автобуста күптәнге танышыңның булуы күңелгә рәхәтлек тойгысы өсти. Эликтрик Наил Әхмәтҗанов белән моннан 15 ел элек он тарту тегермәнендә бергәләп эшләп йөргән идек. Уртак танышларыбыз да күп аның белән. Шулар хакында сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Алар бөтен гаиләсе белән бара икән Болгарга. Шунда мин бу изге Болгарның күптән аралашмаган кешеләрне дә очраштыру урыны икәнен аңладым.

Бигрәк матур безнең яклар! Руль артында булмаганда хәтфә болыннарны, киң тугайларны, чиксез киң басу-кырларны, елга -күлләрне, безне сәламләп калгандай тоелган агач теземнәрен күзәтү күңелне тынычландыра, җанга хозурлык хисләре бирә. Ә бераздан мин тарихи дулкыннарда тирбәлә башлыйм.

Күренекле язучы һәм тарихчы Мөсәгыйт әфәнде Хәбибуллинның бер әсәрендә язылганнарны күз алдыма китерергә тырыштым.

...Менә VII гасыр башларында куәтләнеп киткән гарәп хәлифәсе үз сәүдәгәрләрен Европага уздырмаучы Хазар каханлыгына ябырыла. Кахан илен, гаиләсен ташлап, терәк табармын һәм бергәләп баскынчыларны туктатырбыз, дип Идел буе Болгарына кадәр чигенә һәм аркадашы ныгытмасына кереп бикләнә. Хәлифәнең гаскәре Маслама каханны куа килә һәм Болгар ханы кальгасы капкасына килеп туктала. Сәргаскәр Болгар ханының иманлы булуын белеп, турыдан-туры Мөхәммәд ханга мөрәҗәгать итә: «Аллаһ кодрәте һәм хәлифәм әмере белән капкаңны ач вә качкын каханны миңа тотып бир. Мин синең Ил-Ватаныңа ирек вә мөстәкыйльлек вәгъдә итәм!..»-ди ул.

Болгар ханы Хазар каханының ай-ваена карамыйча, кала капкасын ачтыра һәм күкрәгенә кулын куеп, хәлифәне сәламләп каршы ала. Бу хәлне күреп-күзәтеп торган кахан ни кылырга да белмичә каушап кала. Аннары ул да сәргаскәргә таба атлый һәм аны сәламләп баш ия. Шул рәвешле Хазар каханлыгы да ислам динен кабул итә.

Бу хәлләрдән соң, нибары 10 көнләп вакыт үткәндер, сәргаскәрнең имамнары һәм муллалары килеп җитә. Алар Болгар халкын ислам диненә өйрәтә башлыйлар. Ә инде 922 елда хәлифәнең илчесе Ибн Фадлан Болгарга килгәч, Алмас хан ислам динен рәсмиләштерүгә ирешә. Менә шул чаклардан Идел буендагы Болгар мөстәкыйль дәүләт булып яшәргә керешә.

...Без Болгарга килеп җитәргә 3 чакрым ара калгач, андагы машиналардан хасыйль булган «бөке»не күреп гаҗәпкә калдык. Быел биредә үзгәрешләр бигрәк күп икән. Болгар җирлегендәге тантаналы чара кысаларында сәхабәләр җирләнгән урында мемориаль истәлек билгесе куелган. Анда шулай ук ак палаталар сузылып киткән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затларның Болгарга килеп, халык алдында чыгыш ясаулары шулай ук бу чарага дәүләтнең игътибар бирүенең бер билгеседер. 64,97 Kb

Болгарга быел Казандагы II Бөтенроссия имамнары җыенында катнашкан дин әһелләренең килүе дә нур өстенә нур булды.

Миңа аларның берничәсе белән сөйләшеп алу насыйп булды.

Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов үзенең фикерләрен болай дип белдерде: «Казанда форум дигән бик кирәкле, бик әһәмиятле зур очрашу булды.

125,24 Kb Анда без бөтен Россия мөселманнары белән күрешеп, төрле мәсьәләләрне күтәреп, кемнең нинди авырткан урыны яисә уңышлары бар-шуны уртага салып сөйләштек. Аннары бер нәтиҗәгә килдек: бердәмлектән башка яшәү мөмкин түгел! Бердәм булсак, яшьләребез дә дингә тартылыр. Тәмәке тарту, аракы эчү, наркомания кебек гөнаһлы күренешләрне дә бергә булсак кына җиңәрбез. Аннары форумнан Шәһре Болгарга килдек. Шәхсән үзем бирегә 30 ел йөрим инде. Әле беркем белмәгәндә дә 7 ел йөрдек. Гаиләм, туганнарым белән килдем. Болгарның нәрсә икәнен без белеп йөрибез. Бу -халыкның үз теләге белән исламны кабул иткән урын. Монда 3 сәхабә килде. Изге урын бу. Ләкин кешеләр күп адаша. Кайберәүләр аны хаҗ диләр. Тик хаҗ кылу урыны түгел бу. Мәрхүмнәргә дога кылу урыны бу. Без аларга дога кылып, җаннарын кинәндереп, үзебезгә дә әҗер-саваплар алып йөрибез».

Пермь өлкәсендәге Снежинск каласының имамы Марс хәзрәт Кәримов үзләрендә диннең алга китүе өчен Татарстан тәҗрибәсенә таянулары турында белдерде. «Бездә динне алып баруы авыррак. Чиркәүләр төзү өчен җир бирәләр, ә мәчетләргә урынны бирмиләр. Калабызда бер мәчет тә юк әлегә кадәр. Бары намаз уку урыныбыз гына бар. Без сезгә килеп көч алып китәбез. Үзем Уфадагы Ислам университетының 4 нче курсында укыйм. Безнең тамырлар Казанга барып тоташа. XVI, XVIII гасырларда чукындырудан качып киткән буын вәкилләре без. Хәзер үзебезнең тамырларны эзләү белән шөгыльләнәбез. Тик әлегә кадәр таба алганыбыз юк»,-диде Марс хәзрәт.

Юлыма Чиләбе өлкәсе мөфтие урынбасары Марат хәзрәт Сабиров очрады. Ул башта Болгарга Чиләбенең элеккеге мөфтие Габдулла хәзрәт Сакаев (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәтнең түрендә булсын) белән 2004 елда йөри башлаулары турында бәян итте. Ул чакларда әле алар бер генә автобус белән килгәннәр. Хәзер исә 10 атобуска төялеп, изге җирләрне зиярәт кылырга килгәннәр. Марат хәзрәтнең әйтүенчә, Чиләбе өлкәсендә бүгенге көндә 100дән артык мәчет бар. 10 гыйбадәтханә төзелеп килә. Ел саен 1 иман йорты ачылып тора. Җомга намазына хәзер 700дән күбрәк кеше килә. «Әмма аларның күбесе үзбәк, таҗик балалары. Татарлардан мәчеткә аз кеше йөри. Соңгы бер елда татар җәмгыятенә Лена Рәфыйк кызы Колесникова дигән эшкуар хатын куелып, ул милләттәшләребезне бик күтәрде. Диния нәзарәте исеменнән без хәзер таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар белән килешү төзедек. Эшебез, әлһәмдүлилләһ, алга бара»,-диде Марат кардәшебез. Югыйсә, Чиләбедә татарлар шактый күп икән. Өлкәдә 500 меңнән артык татар булып, шуның яртысы Чиләбедә яши.

Форум Башкортстанның Мөшкә районы имамы Рафаэль хәзрәт Йосыповка да зур тәэсир ясаган. «Мин бу җыенда татарлыгым белән горурланып утырдым. Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстанның мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов эшебезнең нәтиҗәсе-бердәмлек, дип күтәреп чыктылар. Бу форумны оештыручыларга Аллаһының рәхмәтләре яусын»,-диде Р. Йосыпов.

Спас районы мөселманнары имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров исә Болгарны төзекләндерүнең аларга да тәэсире булуын әйтеп узды. Быел биредәге җәмигъ мәчетен дә төзекләндерү эшләре башланачак.

Болгарда без танылган имамнарның Коръән укуларын, җырчыларыбыз Миңгол Галиев, Гөлзадә Сафиуллина һәм башкаларның мөнәҗәт әйтүләрен әсәрләнеп тыңладык. Теләге булганнар Кече манара янына барып, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән бергә тәүбә догасын әйтте. Аннары барча мөселманнар бергәләп, өйлә намазын укыдык. Кыскасы, Болгарда һәркем үзенең ниятенә ирешкәндер, дип уйлыйм.

Менә без кайтыр юлга чыктык. Юл буендагы ак каеннар, яшел чуклы шәлләрен болгап, безне озатып калдылар сыман.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе