Сандугач та күңелләргә моңсулык өстәде

Авыл Сабан туеннан Казанга килүгә, Хәбиргә (исемнәр үзгәртелде) җан өшеткеч, күңел әрнеткеч хәбәр ирештерделәр: аларның мәхәлләсе

БӘЙЛЕ
2011 Июн 17

Авыл Сабан туеннан Казанга килүгә, Хәбиргә (исемнәр үзгәртелде) җан өшеткеч, күңел әрнеткеч хәбәр ирештерделәр: аларның мәхәлләсе әһеле булган Мөнир кинәт кенә вафат булган.

Ничек инде алай?! Карт түгел иде бит әле ул. Башында ак чәчләре дә күренмәде. Ир урталары булса булгандыр. Соңгы вакытларда мәчеттә яшәде ул. Алар бергәләп намаз укыдылар, рөкүгъ, сәҗдә кылдылар. Милли җанлы кеше булганы өчен дә хөрмәт итте Хәбир Мөнирне. Дөрес, Мөнирнең бик еш чирләве, хастаханәләрдә ятып чыгуы, даруларны да кушучлап ашавы турында ишеткәне бар иде аның. Әмма хәзерге заманда кем генә дару эчми дә, кем генә хастаханәдә ятып чыкмый. Дөньясыннан зарлана-зарлана булса да, авырулар да яши бирә, ләбаса.

Яхшы кеше иде Мөнир. Һәрхәлдә, аның Хәбиргә зыяны тимәде. Шунысы хак: кайчакларда зур булмаган суммада кешеләрдән бурычка акча алып торгалый иде ул. Хәтта Хәбиргә дә мөрәҗәгать иткәләде. Кызгана иде аны Хәбир: ул аның сузган кулларын буш итмәде. Аннары пенсия акчасын алгач, кире кайтара иде ул аларны.

Иң начары шул: Казанда әнисе була торып, ул аны өенә дә кертми икән дигән хәбәрләр йөрде. Моңа Мөнир аеруча нык борчыла иде булса кирәк. Әнисенең өеннән кайткан саен аның йөзендә кайгы-сагыш галәмәтләре чагыла иде. Берара паспортын югалтып та хафага төшеп йөрде ул. Инвалидлык пенсиясен вакытында ала алмавына борчылды. Яхшы кешеләр булышты аңа яңа паспорт алып бирүдә. Ул чагында сабый балаларча куанды Мөнир. Тик үксез бала булуына ифрат дәрәҗәдә үкенә иде булса кирәк. Соңгы көннәрдә аеруча боегып, балтасы суга төшкән кешедәй йөрде. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, тәмәке тартуын да ташлый алмады. Мөселманнар арасында, гадәттә, тәмәке тарту бик сирәк күренеш. Гайре табигый хәл буларак кабул ителә мондый вакыйга. Тик мөселманнарның да кайберләре алай тиз генә котыла алмыйлар шул бу афәттән.

Кизүдә торучы абзыйлар да мәчет ишегеннән кергәнен күрүгә: «Мөнир командировкадан кайтты!»,-дип сөенеп каршы алалар иде аны.

26 апрельдә үзенең 45 яшен билгеләп узган Мөнир никтер бер тапкыр да өйләнмәгән булып чыкты. Аның бөтен шатлыгы һәм куанычы шушы мәчеттәге мөселманнар иде булса кирәк.

10 июньдә Мөнирне мәчеттән «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте. Үзенең соңгы җомга намазын «Нурулла» гыйбадәтханәсендә укыган ул. Ә шимбәдә, авылларда Сабантуй булган көндә, Мөнир кардәшебез мәңгегә күзләрен йомган. Бәйрәм көннәре булганга күрә, аның үле җәсәден тиз генә бирмәделәр морг хезмәткәрләре.

Менә 14 июньдә Яшел Үзән районына караган Үрнәк бистәсе янындагы урман эчендә яңа гына казылган кабер калыкты. Мөнирне мәчеттән соңгы юлга мөселманнар утырган 7 автомобиль озата барды. Әмма алар арасында Мөнирнең газиз әнисе дә, башка якын туганнары да күренмәде. Менә мәрхүм гүргә дә иңдерелде.

Мөнирне яхшы белгән, ихтирам иткән мөселманнар аның җәннәткә эләгүен теләп чыгышлар ясады. Тик күңелләрдә яра, үкенечле хисләр калды. Нигә Татарстанның атказанган табибы булган әнисе Мөниргә вакытында ярдәм кулын сузмады икән дигән уйлар баш миен бораулады, йөрәкне сулкылдап тибәргә мәҗбүр итте, кешеләрнең үз баласына битарафлыгын күреп, күңел рәнҗеде.

Ә зиратта тормышның матурлыгына, дөньяның гүзәл булуына мәдхия җырлагандай, бер сандугач өзелеп-өзелеп сайрарга кереште. Тик нигәдер ул кош та минем күңелемә моңсулык һәм сагыш өстәгәндәй булып тоелды.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе