Мин барыбер мөселман булыр идем...

Аллаһ кешегә яхшылык теләсә, аны дингә кертә. Хәдис «Иман» нәшриятендә рус телендә басылып чыккан «Нимес мөселманы көндәлеге» дигән китапны кулыма алгач, эчке кызыксыну

БӘЙЛЕ
2011 Июн 01

Аллаһ кешегә яхшылык теләсә, аны дингә кертә.

Хәдис

«Иман» нәшриятендә рус телендә басылып чыккан «Нимес мөселманы көндәлеге» дигән китапны кулыма алгач, эчке кызыксыну белән бергә җиңелчә генә шикләнү хисе дә кичердем. Мөселман сүзе күңелемә бик тә якын булып, кызыксыну уятса, ә шикләндергәне нимес кәлимәсе иде.

Бу сүз иң авыр, иң күңелсез хатирәләр белән бәйле бит безнең тормышта: сугыштан соңгы ачлык һәм ялангачлык елларында кигән шыксыз чабаталар, ертык ыштаннар, катыксыз йотып булмый торган, язгы пычракта бата-чума колхоз кырларыннан алып кайтып пешергән кәлҗәмә көлчәләре...

Болары инде, ни дисәң дә, балачактагы сабый йөрәгендә һаман да төзәлеп бетмәгән җөй эзләредер.

Ә менә бүген нәрсә бәян итә микән безгә нимес мөселманы?

Минем көндәлек рәвешендә язылган һәм шул ук «Иман» нәшрияты тырышлыгында дөнья күргән Гаяз Исхакыйның «Ислам мәмләкәтләрендә», Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар»ын, Гали Чокрыйның «Дастан Хаҗнамә» дигән әсәрләрен укып, йөгерек каләмле, үткен фикерләренә һәм биргән бай мәгълүматларына сокланып туя алмыйча, хәйран калып укыганым бар иде. Ә бу көндәлек бөтенләй башка яссылыкта иҗат ителеп, искиткеч йомшаклык, күңел һәм йөрәк җылысына манып, югары белемле гадәти нимес кешесенең мөселманлык биеклегенә минутлап, сәгатьләп, көннәр, еллар дәвамында, һич тә читкә тайпылмыйча туктаусыз күтәрелүе турында мавыктыргыч, матур һәм үз милләтенең төп үзенчәлекләренең берсе булган төгәллек белән язылган.

Вильфрид Хофман үзенең көндәлеген мавыктыргыч детектив стилендә итеп, ике «Шевроле» машинасының бер-берсенә бәрелеп, һәлакәткә тарулары белән башлап җибәрә. Машиналарның берсендә үзе булып, хәле ни дәрәҗәдә мөшкеллеген 5 нче каттан егылып төшкән кешенеке белән чагыштыра. Аның битенә ямаулар салып маташкан хирургның: «Элек йөзең ниндиерәк иде?»-дип соравы гына да ни тора! Аннары ул: «Мондый авыр фаҗигадән соң, гадәттә, исән калмыйлар. Бәлки сиңа Хак Тәгалә башка язмыш әзерләп куйгандыр»,-дип тә өстәп куя. Вильфрид бу сүзләрнең мәгънәсен 29 елдан, туктаусыз рухи эзләнүләрдән соң, 1980 елда ислам динен кабул иткәч кенә аңлый. Аннары үзенә Морад дигән яңа мөселман исемен ала.

Яшәешендә нинди эш өлкәсендә хезмәт иткән соң безнең мөселманыбыз?

«Гарвард университетында хокук фәне магистры, Мюнхен университетында хокук фәне докторы, ФРГ хөкүмәте аппаратының югары дәрәҗәле түрәсеннән Алжир, Марокко илләрендә Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илче дәрәҗәсенә күтәрелеп, берникадәр вакыт НАТО оешмасының мәгълүмат җитәкчесе дә булып эшләгән» дип кыска вә төгәл итеп яктыртыла бу мәсьәлә «Кереш сүз» дә.

Мөселман илләрендә-күбесенчә Төньяк Африка һәм Төркиядә дипломат булып эшләү тәҗрибәсе аны Коръәни- Кәримне өйрәнүгә этәрә. Ә инде изге китапны укырга керешкәч, исламның бердәнбер дөрес дин икәнен аңлап, үзенең гомер бакый эзләгәне шушы динне кабул итү булганына төшенә.

«Яңа гына ислам динен кабул иткән кеше, һичшиксез, үз иленә башкачарак күзлектән чыгып карый башлый. Ә бу исә аны үз-үзе белән диалогка керергә мәҗбүр итә. Менә шушы диалог тәшкил итә дә инде китабымның эчтәлеген» дигән кәлимәләр белән башлана Морад Хофманның хикәяте.

Ә без аның үзе кебек, ашыкмыйча гына, яшь мөселманның уй-фикерләрен аңларга тырышып карыйк.

Аллаһ теле

Коръән Аллаһ әмере белән Мөхәммәдкә (с. г. в.) гарәп телендә Җәбраил фәрештә аркылы иңдерелгән. Башка телләргә тәрҗемә итү тыелган гамәлләрдән санала дисәң дә була. Бары Коръәннең тәфсирләре генә бар. Шул тәфсир янына да әле аның гарәп телендәге төп нөсхәсе китерелә. Бу, һичшиксез, бик тә дөрес гамәл. Әнә, башка изге китапларны төрле телләргә тәрҗемә итү күпме каршылыклар, ялгыш аңлауларга китерә.

Мин аңладым

Франция һәм Испания колонизаторларының Алжир халкының бәйсезлеге өчен көрәшен бастыру юлында күп көч куйган чагы. Аларның «Яшерен хәрби оешма»сы солдатлары Алжир халкы арасында төрле коткы оештырып, һәр алжирлыны куян аулаган кебек куып, атып үтереп, бәйсезлек бирер өчен вакытлыча төзелгән солыхны боздырып, кабат сугыш башлап җибәрер өчен тырышалар иде. Ә Алжир халкы бу вәхшилектән соңгы чиккә җиткән хәлендә дә коткыга бирешмичә, корал күтәреп көрәшергә сәләтләре булса да, түзә иделәр. Һәм алар сабырлык күрсәтеп, максатларына ирештеләр: тәки бәйсезлек алдылар.

Мин моны Коръәндәге 2 нче сүрәнең 153 нче аятен кабат укыгач кына аңладым. Анда «Әй мөэминнәр, дөньяда һидаятьле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһыдан ярдәм сорагыз. Тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу һәм намазларыгызны вакытында үтәү ярдәм итәр. Һичшиксез, Аллаһ сабыр мөэминнәрне ярата», диелгән.

Бер йотым су

Морад Хофман үзенең язмасында Рамазан аенда тоткан ураза вакытындагы кичерешләре белән уртаклаша. Иң авыры беренче ике көн икәнлеген әйтеп узганнан соң, җиңеллек килүен бәян итә. Хәрәкәтләренең бераз сүлпәнәюе, артык сүз сөйләмичә, иң кирәк вакытта гына әңгәмәгә кушылуы, тирә-юньдәге күренешләрне дә тыныч кына күзәтү халәтенә күчеп, ничек үзен бәйсезрәк һәм акыллырак хис итүенә гаҗәпләнә. Ураза тотучының хәлен корылыкка дучар булган үсемлек белән чагыштырып, ул мул итеп су сибүне көтсә дә, аз гына дымнан да канәгатьлек алып, матураеп үсеп китүен тасвирлый. Уразаның һәрбер үткән көне саен үзенең рухи көче артып, әхлагы ныгып, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый башлавына куана.

Тәкъдир гамьсезлекне якламый

Тәкъдир (язмыш) бернәрсә эшләмәскә, чара күрмәскә, гамьсез булырга өндәми һәм этәрми. Ул фәкать бөтен нәрсәнең Хак Тәгалә хозурында икәнлегенә ихласлык белән ышанырга чакыра.

Мин барыбер мөселман булыр идем...

Әгәр без үзебез яшәгән әйләнә-тирә мохитне, табигатьне игътибар беләнрәк күзәтсәк, аның кем тарафыннандыр шундый камил итеп төзелгәненә бер тамчы да шигебез калмас иде. Табигатьтә бар нәрсә искиткеч төгәллек белән бер-берсенә яраклаштырылган. Аларны төзүченең бердәнбер бөек вә рәхимле зат -Аллаһы Тәгалә икәненә ышанасың. Дөресен әйтим, менә мин шулай, эчке тетрәнүләрсез генә түгел, бөтен йөрәгем, хис-тойгыларым, фикер-акылым белән, үзем дә сизмәстән, мөселманга әйләндем. Һәм мин 1980 елның 25 сентябрендә Кельн Ислам үзәгендә: «Ләә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдер рәсүлуллаһ»,-дип шәһадәт кәлимәсен әйтеп, морадыма ирештем. Үземә Морад Фәрит дигән исем алдым, шул көннән башлап, әһле исламга әйләндем, әлхәмдүлилләһ!

Исламда-кардәшлек

Согуд Гарәбстанында яшь кенә түрә минем бу илгә керү хокукларым барлыгы турындагы документларымны тикшерә. Бик игътибарлы түрәгә тап булып, кәгазьләремдә әллә берәр хата бармы икән дип борчыла да башладым. Ләкин бу егет көтмәгәндә утырган урыныннан торып басты да, бераз каушаганрак халәттә яшь тулы күзләре белән карап, өстәл аша мине кочаклап алды. Европа кешесе булсам да, мөселман икәнлегемне документларымнан аңлаган икән. Миңа шундый шатлыклы күз яшьләрен мөселман илләрендә еш күрергә туры килә иде.

Хаҗ кылу

Һәр мөселман өчен бик мөһим булган 5 фарыз гамәлнең бишенчесе хаҗ кылу икәнлеген барыбыз да белеп, гомер бакый шуны үтәр өчен хыялланып, тырышып яшибездер. Замандашларыбызның да, элеккеге еллардагы хаҗиларның язмаларын да дулкынланмыйча гына укый алмыйм. Һәрберсе үзенең эчке дөньясы байлыгыннан, алган һәм булган гыйлеменнән чыгып тасвирлый бу гаҗәеп вакыйганы. Күңелемдә иң тирән эз калдырганы Гали Чокрыйның 1872, 1879, 1886 елларда хаҗ кылганнан соң язган «Дастан Хаҗнамә»се булды. Анда ул менә ничек яза:

«...Иртәнге намазларын тәмамлап, сәлам биргәч, күп хаҗилар Кәгъбәи Шәрифтә тәваф кыла башлыйлар. Мондагы халыкның күплегенә хәйран каласың...Шулкадәр хаҗиларның дога авазлары шактый соклангыч була ки, андагы мәкам җаннарны рәхәтләндерә, сулышларны киңәйтә, үзеңнең кайда йөргәнеңне онытасың.»

Хөрмәтле нимес мөселманыбыз да Гали Чокрыйдан соң 100 ел үткәч язган «Көндәлеге»ндә аңа аваздаш фикерләрен бәян итеп, безне куандыра.

Риваятьләргә барып тоташкан хакыйкать

Менә Морад Хофман «Көндәлеге»нең соңгы битләренә дә якынлаштым. Рәхмәт сиңа матур һәм аңлаешлы итеп, исламның дөрес һәм тугры дин икәнлеген үзеңнең тормыш вакыйгаларыңа бәйле рәвештә исбатлап күрсәтә белгәнең өчен. Һәрберебезгә дә Хак Тәгалә шундый сәләт насыйп әйләсә иде. Бу бүлектә исбатланган хакыйкать минем өчен генә түгел, башкаларга да көтелмәгән олуг ачыш булыр кебек. Морад әфәнде үзенең туган якларында поездда утырып барганда укыган китабы турында безнең белән фикер алыша. Сүз Ливанда яшәүче протестантлык тарафдары, профессор Камал Салибинең 1985 елда Лондонда басылып чыккан «Тәүрат Гарәп ярымутравыннан килгән» дигән китабы турында бара. Ул анда географик атамаларны лингвистик (тел белеме) яктан тикшеренүләре нәтиҗәсендә, Израиль иленең барлыкка килүе хакында искитмәле ачышлар ясый.

Галимнең үзенчәлекле тикшеренүләре беренче яһүди кабиләләренең Таиф белән Төньяк Йәмән, ягъни Согуд Гарәбстанындагы хәзерге Асир вилаятендә яшәгәнлеген ачыклауга китерә. Асир җирлегендәге йөзәрләгән авыл, елга һәм тау исемнәре Тәүраттагы атамалар белән тәңгәл килә. Исемнәре генә түгел, хәтта аларның бер-берсеннән күпме ераклыкта урнашканлыклары да нәкъ иске Тәүратта тасвирлаганча икән. Ә инде мондый тәңгәл килү күренешләре Фәләстыйн җирендә урын тапмаган.

Бу ачышның нәтиҗәләре Израиль галимнәрен борчуга салып, алар Фәләстыйнда сирәк-мирәк очрый торган охшаш борынгы исем һәм атамаларны китерергә тырышалар. Берничә авыл һәм елга исемнәренең аваздаш булуы әле бик ышандыра алмый, чөнки тарих фәнендә күчеп килгән халыкларның элек яшәгән урыннарындагы исемнәрне үзләре белән яңа җирлекләргә алып килүләре мәгълүм, дип яза Камал Салиби. Мисал итеп, автор Америка җирлегенә алып киленгән төрле төбәк исемнәрен китерә: Бисмарк, Төньяк Дакота, Афина һәм башкалар.

Камал Салибинең ясаган ачышы Коръәни-Кәримнең «Ибраһим» сүрәсендәге 37 нче һәм «Сыер» сүрәсенең 127 нче аятьләренә искиткеч төгәллек белән тәңгәл килүе таң калдыра! Ягъни Ибраһим галәйһиссәләмнең Хак Тәгаләнең фәрманы белән хәзрәти Һаҗәр һәм Исмәгыйльне Шам вилаятеннән Мәккә төзеләчәк урынга китереп, шунда калдыруы һәм Ибраһим пәйгамбәр белән Исмәгыйльнең Кәгъбәтуллаһ биналарын күтәрүе, бөтен Җир шарындагы мөселманнарның хаҗ кылу урынын Коръәндә күрсәтелгәнчә дөрес булуын фән нигезендә исбатлавы күңелемә хуш килде.

Рух күтәренкелеге һәм чыныкканлыкка имтихан

Хөрмәтле нимес мөселманыбызның көндәлек язмаларын үземнең күтәрелә алган кадәр дини һәм дөньяви гыйлемем биеклегеннән чыгып күзәтүемне аның «Рух күтәренкелеге һәм чыныкканлыкка имтихан» дигән тирән мәгънәгә ия булган язмасы белән төгәллисем килә.

Сүз төрек солтаны Бөек Сөләйманның баш архитекторы Синан җитәкчелегендә Әдирнәдә 1568-1574 елларда төзелгән «Сөләймания» мәчете турында бара.

«...Сегодня лишь немногие из посетителей этой мечети знают, что великий зодчий сумел поместить три не пересекающиеся друг с другом лестницы внутри одного изящного минарета. Каждая из этих лестниц обвивает другую, сливаясь с ней лишь у общего входа и выхода», дип яза автор.

Менә ничегрәк тасвирлый ул үзенең чыныкканлыкка имтихан бирүен: «Башкалардан аермалы буларак, мәчет хезмәткәре миңа гына шул баскычтан күтәрелергә рөхсәт итте.

Мин ашыкмыйча гына, дөм караңгылык эчендә, анда яшәүче ярканатларга комачаулый-комачаулый, өскә күтәреләм. Тырыша-тырыша күтәрелә торгач, тез буыннарым калтырый башласа да, кире төшеп китү уе башыма да килми. Ул инде була торган эш тә түгел, чөнки баскычның төзелеше кире борылырга юл куймый. Борылып булмый!

Искиткеч үзенчәлекле төзелеш алымнары белән башкарылган баскыч эчендәге халәтем тирән мәгънәгә ия икәнлеген аңлавым нәтиҗәсендә, күтәрелеш юлымның кайчан тәмамланасын белмәсәм дә, һичшиксез, иң биек ноктасына менеп җитәчәгемә ышана идем. Бу миңа рухи көч, әхлакый канәгатьлек бирә!

Ә мин исә автор Морад Фәритнең тирән мәгънәсен болай тәфсир кылыр идем. Ул үзе сайлап алган, күп уйланулар нәтиҗәсендә кабул иткән ислам диненнән нинди авырлыклар кичерсә дә, тайпылырга да, кире борылырга да җыенмый. Кайчагында тез буыннары калтырарлык дәрәҗәдә арыса да, өскә күтәрелүен, яңа биеклекләргә үрләвен дәвам итәчәк. Ә мөселман өчен иң биек нокта-Аллаһының киң рәхмәтенә ирешү һәм Аның фирдәвес җәннәтенә лаек булудыр.

Уңышлар юлдаш булсын сиңа, нимес кардәшем, ошбу күтәрелешеңдә! Хак Тәгалә сине Үзенең иң дәрәҗәле җәннәтләренең берсе белән бүләкләсен иде. Әмин!

Мәгариф РАЯНОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе