Истанбулда милли бәйрәмебез - Сабантуй узды

27 май көнне Истанбулның Солтанәхмәт мәйданында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чаралар һәм милли бәйрәмебез — Сабантуй узды.

БӘЙЛЕ
2011 Май 31

18,56 Kb27 май көнне Истанбулның Солтанәхмәт мәйданында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чаралар һәм милли бәйрәмебез — Сабантуй узды.

Бәйрәмдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың рәсми делегациясе әгъзалары: Дәүләт Советы башлыгы урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстанның Төркиядәге вәкиле Радик Гиматдинов, шулай ук иҗади берләшмә вәкилләре һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Чарага Истанбул шәһәре мэры Кадир Төпбаш, төрки мәдәниятенең халыкара оешмасы башлыгы Дүсән Касеинов, Россиянең Истанбулдагы генераль консулы Алексей Ерхов һәм башка рәсми затлар килгән иде.

«Татарстаннан кунаклар кабул итү һәм татар халкының борынгы бәйрәме булган Сабантуйны уздыру безнең өчен зур мәртәбә», — дип башлады сүзен Кадир Төпбаш. Ул, шулай ук, Казанда ике тапкыр булганы, бер килүендә Сабантуй бәйрәмендә катнашканлыгы турында да әйтеп китте. «Әгәр дә мөмкинлегегез булса, Татарстанны күреп кайтыгыз. Татар халкының уникаль һәм кабатланмас мәдәнияте, тарихы бик тә кызыклы», дип тәмамлады сүзен Кадир Төпбаш.

«Сабантуйның Г.Тукайның 125 еллыгына багышланып уздырылуы зур әһәмияткә ия», дип башлады сүзен Алексей Ерхов. «Аның иҗади мирасы безнең барыбызның да зур горурлыгыбыз булып тора», диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшинны исә тамашачылар көчле кул чабулар белән каршы алды. «Без бер үк мәдәният, бер үк тарих, бер үк дин вәкилләре. Телләребез дә тугандаш. Бу безне ныклы дуслык җепләре белән бәйли. Ә Тукай — безнең гомуми байлыгыбыз, аның ярдәмендә без бүген бердәмлек һәм туганлык хисләре кичерәбез», диде ул үз чыгышында.

Парламент башлыгы Истанбул мэрын татар халкының мәдәни мирасын пропулярлаштыруга зур игътибар биргәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Бүген Төркиядә 20-25 меңгә якын татар яши. Алар яшәгән урыннарның үзәкләре — Әнкара һәм Истанбул, Төркиянең үзәгендәге Конья һәм Искишәһәр, Эгей диңгезе буендагы Измир, Мәрмәр диңгезе ярындагы Бурса шәһәрләре, дип хәбәр ителә Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтында.

www.Intertat.ru

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе