Нәрсә җитми адәм баласына?

(Булган вакыйгага таянып язылды) «Кеше язмышы диген инде... Кемдер булганның кадерли белми, ә башка берәү, тырыша-тырмаша, юктан бар ясап, ачлы-туклы дөнья күрә. Берәүләр өчен акча,

БӘЙЛЕ
2011 Май 20

(Булган вакыйгага таянып язылды)

«Кеше язмышы диген инде... Кемдер булганның кадерли белми, ә башка берәү, тырыша-тырмаша, юктан бар ясап, ачлы-туклы дөнья күрә. Берәүләр өчен акча, икенчеләргә Аллаһы Тәгалә — терәк. Хәзер бигрәк тә... Заманасы шул...» — дип, авыр сулап әйтеп куйды минем белән янәшә утырып барган 40-45 яшьләрдәге ханым, автобуска кереп, дөресме-дөрес түгелме, бисмилла укып, сәдака соранып йөргән бер сәләмә генә киенгән малайны күргәч. Һем, минем татар икәнемне каян белгән?! Аның каравы, мине бу сорау түгел, ә алда ул әйткән сүзләрнең мәгънәсе уйга калдырды. Эш минем кызыксынучан булуымнан да тормый, биредә заман проблемасына караган сүзләр ярымбуш автобустагы һәммә кешегә дә ишетелерлек итеп яңгырады.

«Замана шул без ич инде ул, апа, нинди булуга да карамастан», — дидем мин көтмәгәндә генә, уңайлы мизгелне кулдан ычкындырмаска тырышып. Күршем, «Абау, бармыни әле ул яшьләр арасында татар телен аңлап, саф татар телендә сөйләшүчеләр?» дигән күк, гаҗәпләнеп миңа карап алды да, тагын авыр сулап куйды һәм бер ноктага текәлеп, тәмам уйга батты.

Беләм, аны эчтән нидер кимерә, борчый иде, тик ул бер белмәгән кешегә ачылырга, нидер сөйли башларга ашыкмады. Көттем, сабырлык белән көттем. Мин әйтәм, алда зур «бөке», шул чиксез-кырыйсыз «бөке»не узганчы, эшнең нидә икәнлеген, апаның әйтергә теләгән дә кебек тоелган сүзен беләсе иде бит.

Һәм менә, ниһаять, сер чишелә башлады.

– Сеңлем, кая кадәр кайтасың? — дип башлады сүзен күршем.

– Ерак әле кайтасы, шәһәрнең икенче читендә торам, — дидем.

Танышырга теләгән апамның исеме Сәкинә иде. Яше шул мин чамалаганнар тирәсе. Берничә тукталыш алданрак төшеп каласы икән, тик сөйләшүне мине кызыксындырган сүздән түгел, ә кайда укуым, кем булуым турында сораудан башлады. Сүз аралаш, мине нык булмаса да борчыган соравыма да җавап бирде, «Татар кызларын, егетләрен ерактан ук таныйм мин»,- диде. Сәкинә апа «коеп куйган татарочка» иде, үзе әйтмешли. Битен сипкел баскан, карашы, елмаюы — бар да татар кызларыныкы.

– Күрче, әнә тегендәге чатта әлле-мәлле баручы исерек ирне, — диде кинәт Сәкинә апа.

Мин сәерсенеп тәрәзәдән шул якка таба карадым.

– Хәзер әнә тукталышта басып, тәмәке тартып торучы яшь кызга кара.

Кабат сүзсез генә ризалаштым.

– Машинасыннан чыгып, шушы мәһабәт бинага таба юл тоткан, затлы тун кигән, үкчәгә баскан, чәче-башы ясанган, төсен-битен килештергән матур ханыма да күзеңне төшереп ал әле.

– Ни булган аларга?

– Бу — кеше язмышы. Ул һәммәбездә дә төрле. Тик исеңдә калдыр: безнең нинди дәрәҗәгә төшү, йә булмаса, менүебезгә бары без үзебез генә сәбәпче.

– Ахаа, димәк, минем мөлаем күршемнең язмышында ниндидер вакыйга булган һәм ул яхшы тәэсир калдырырлык түгел, ахры... — дигән фикер килде башка.

– Беләсеңме, сеңлем, тормыш дигәннәре шуның хәтле гаҗәеп нәрсә һәм ул шундый тиз, сизелмичә дә узып китә, кечкенә чакта олыгаясың, картая башлагач, яшәрәсең килә, яшь вакыттагы уй-хыяллар, гамәлләр искә төшә. Кайчак үкенерлек минутларның да булганын аңлыйсың, шул мизгелләрдән башка тәҗрибәнең дә туплана алмаганына төшенәсең. Тик ул үкенерлек минутлар бөтен гомереңә җитәрлек булып, тормышыңны сазлык белән тиңләсә, тормышың заяга узды дигән кләймәне син үзең үк куйдың дип сана. Чөнки кеше үз тормышын бары тик үзе төзи һәм аңа ул үзе генә хуҗа. Беркем дә башка берәүне яхшылык яки яманлык кылырга көчләми. Беләм, син минем турында «ни сөйли бу?» дип уйлый торгансыңдыр. Тыңла, сөйләгәнем сиңа дәрес булып ирешсен.

Безнең дә бар иде, сеңлем, балачак: киң болыннар буйлап ялан тәпи чабышып йөрүләр, җыелышып, бергә-бергә уеннар оештырган кичләр, кышкы буран, язгы ташу дисеңме, күрше авылга биш чакрым укырга дип барулар, әле кояш тормас борын, әнкәйнең «балам, тор инде, көтү куар чак җитте» дигән сүзе астында бераз иркәләнеп аласы килүләр, аннан урман ягына таба, җәйге челләме, яңгырмы, көтү куу, көтү көтүләр, үзебезчә, киенеп-бизәнеп, егетләр ауларга чыгулар һәм, ниһаять, тәүге мәртәбә үбешкән айлы төннәр...

Яшь барган саен төрлебез төрле якка таралып беттек, бу мизгелләрне менә шулай искә алып кына сөйләрлек булып калды.

Эх, моны сиңа аңлавы кыенрак шул...

Минем ише оялчан, беркатлы, ачык, берни белмәүче гади авыл кызына хыялындагы Казан бөтенләй капма-каршы булып килде дә басты...

... Әтисез үстем мин. Миңа ике, абыема сигез яшь булганда, әткәй паралич сугып үлгән. Ир затыннан саналган, кадак тотып эш итә белгән бердәнбер таяныч — абый да, безнең өчен артык тамак кына булган сыман иде. Бер аек көне юк, эчә, өйгә кайтып керүгә гауга куптара, әни белән мине кыйный иде. Әниемнең, мескенкәй, елаудан башы чыкмады, «тәрбия бирә алмаганмындыр инде, күрәсең, атагыз булсамы, атагыз...», дип әйтеп килде. Тик тәрбия бирү дигәннәре дөрестән дә юк иде, яшермим. Өйдә ир көче булмаганга күрә, авырмы-җиңелме диеп тормады, барын рәттән үзе эшләде, ашатырлык-эчертерлек кенә булса да акча табарга тырышып, безгә гомумән вакыты калмый иде...

Шулай итеп, ачлы-туклы яшәүдән туеп, абый тарафыннан кыйналулардан куркып, Казанга качтым.

Эзләнмәсәң, тапмасаң, кайда да шул икән ул. Әнинең куены астыннан чыгып, еракка китеп бару — мөстәкыйль яши алуны аңлатмый икән. Менә мин дә, кулымда ни диплом, ни акча булмый торып, яңа тормыш башларга булдым, имеш...

Беренче төнем вокзалда үтте. «Авылда калган булсам...» дигән уй башымнан һич кенә дә чыкмады. Анда, ичмаса, хыялымдагы Казан мин күргәненнән күпкә матуррак иде. Иии, дөнья күргән кешемени соң без?! Шул сыер, сарык, күрше-күлән әби-бабайлар инде безгә... Ә биредә хисапсыз таныш булмаган явыз кешеләр. Һәммәсе дә каядыр ашыга, бер-берсен этә-төртә, кычкырыша-талаша үзенекен итәргә тели. Ташландык йортлар, теләнеп йөрүчеләр, исерекләрне әйтәсе дә юк.

Өч көн ашамаган, эчмәгән мин. Ул «Блинная», «Узбекская кухня»лар яныннан үтеп йөрүләр ашказанын тагын да поштыра, ашыйсы килү теләге ныгый иде. Бишешәр, дүртешәр катлы уку йортларыннан чыгып килүче студент халкын күреп, көнчелегем чиктән аша иде. Ул вакытта минем өчен алардан да бәхетле кеше юк сыман тоелгандыр дисәм дә була.

Өч көн эчендә машиналарның тыз да быз йөрүеннән туйдым, бу чырае качкан шәһәр халкыннан да тәмам гарык булдым. Нишләргә? Кая барырга? Әнием, бәгърем, күз нурым, килеп ал мине, бу тозактан коткаааар...

Кычкырып, елап кына хәлемнең яхшырмаячагына төшенә идем. Янымда, ичмаса, бер аваз сүз дәшә алырлык, киңәш бирерлек кешем дә юк. Чарасызлыктан, үзем белән минем кебек урамда көн күреп яшәүче бер этне йөртә башладым. Ул миңа авылыбыздагы Карапузны хәтерләтә иде: шундый ук түм-түгәрәк йөзле, бер колагы китек, ике күзе арасында кара тамгасы да күренеп тора, тик карашы тулы моңсулык, ара-тирә куркыныч йөткереп куя, чирли иде, күрәсең, ә минем Карапузым сау-сәламәт, таза, көтүдә дә кушканны белеп башкара иде...

Соңга таба шул теге «Блинная», «Узбекская кухня»лардан чыккан ташландык ризыклар белән тамак ялгый башладык. Алда ни булачагын белгән юк, тик мин үземә дус таптым. Ышанычлы дус — Карапузны. Вакыт-вакыт ул миңа нәкъ тә үземнең Карапуз сыман тоела иде, гүя минем качып киткәнне сизгән дә, бәеннән ычкынып, Казанга килгән һәм мине эзләп тапкан. Юк шул, моның булуы һич мөмкин түгел, бу бары минем хыялымда гына...

Кичен бергә йоклап китәбез дә, татлы йокыга талгач кына, барлык мәшәкатьләр, проблемалар онытылып тора, аларга алмашка әкияти тормыш килә, күпме телисең, фантазияңне шулкадәр җигәсең дә, гүзәл рәхәт тормышка кереп китәсең, уянганчыга чаклы ил гизәсең. Кайчак төнлә күргән матур төшемне уйлап, аны тагын да сузасы, дәвам итәсе килеп йөргән көннәр дә булгалады. Карапуз да үз алдына елмаеп, сөйләшми йөри, үзенең әкиятенә чума иде, мин исә, бу дөньяга кайтуын теләмичә, аңа эндәшми торган идем. Хыяллансын... Шул яшәтә иде бит инде безне...

Ә беләсеңме, миңа болай яшәү бик ошап бетмәсә дә, әниемне үтереп сагынсам да, абыйның кыйнауларына караганда, менә шулай тилмереп яшәүне мин күпкә хуп күрә идем. Шаяра, уйный идек без Карапуз белән. Шулай онытыла идек. Ул мине, мин аны бер караштан да аңлаша башладык озакламый.

Беркөнне иртән әллә нигә сискәнеп уянып киттем. Әле ачылып бетмәгән күзләрем белән кояшка карап, сәгатьнең инде унберләр тирәсе икәнен чамаладым. Ә нигә мине битемнән иркәләп үбеп, үзенең мыш-мыш сулавы һәм мыеклары белән колактан кытыклап уятучы юк? Карапуз янына килдем... Ул авыр сулап, селкенә алмас дәрәҗәгә җитеп, хәлсезләнеп ята. Күзеннән акрын гына яшь тама. Ул елый дип, мин елыйм, үземне тиргим, аны үбеп тә, кочып та карыйм. «Тор! Әллә мине ташлап китәргә җыендыңмы? Алай икән, мине дә үзең белән алып кит» димен.

Кеше түгел икән хәзерге заманда яшәүчеләр. Югыйсә, үзем өчен дә түгел иде соранып йөрүләрем, Карапузны терелтү хакына иде. Кеше сине тыңлап та тормый. Кая анда, борылып та карамый, кайберәүләр этеп үк җибәрә иде.

– Юләр дип уйлыйсыңмы мине, сеңлем? — диде Сәкинә апа кинәт, мине бөкедә утырган чакка кайтарып.

– Юк, нигә? Ул вакытта сез кичергәннәр минем баштан узмаса да, мин аның хәтле үк мәрхәмәтсез түгел ич, Сәкинә апа.

– Дүрт ай эчендә миңа авылдагы сыер, сарык көтүе бу бер олау халык көтүеннән күпкә кадерлерәк, якынрак булып тоелды. Белсәң иде, Карапузны исән калдыру теләге нишләргә мәҗбүр итте мине?! Ботыма чаклы җиткән куе кара чәчләремне тапшырып, шул акчага аны ветеринарга күрсәттем. Уколлар, дарулар белән Карапузны рәткә китердек. Бердән, врач яхшы кеше булып, үземә дә юынып алырга рөхсәтен бирде.

Моның белән генә дөнья түгәрәкләнмәде. Алда ничек тә көн күрергә кирәк иде. Менә-менә салкыннар башланасы.

Мондый куркыныч уйларның каян башыма килеп, ничек шушындый юлга басканымны анык кына әйтә алмыйм, тик күңелсез яңалык булса да, мин фахишәлек юлына басып, акча эшли башладым.

Сәкинә апаның, шушы җөмләне әйткәндә, тамагында төер булуын сиздем, сизгәнемне белгертмәдем генә. Фахишәлекнең хупларлык чыгу юлы булмавына төшенсәм дә, Сәкинә апа сүзләрендә үкенү хисе сизелгәнгәме, әллә инде чыннан да кая барырга белмәгәнлектән, шундый хәлгә калуына мин аны гаепләргә базмадым. Миндә бу чакта «дөрес түгел» һәм «кирәк» дигән ике сүз көрәше барды. Өйдәге хәлгә түзә алмый, унҗиде яшендә шәһәр кадәр шәһәргә килеп, торыр җире, ашар ризыгы булмыйча, яшим дип ымсынып торган бала, кыргый халык арасында урын таба алмагач, аңа тагын нишләргә кала инде?!

– Сәкинә апа, хайваннар кырын эшне сизә, диләр. Карапуз бу үзгәрешкә ничек карады соң?

– Рәхмәт аңа... Аңлады ул мине. Баштарак каршы килеп маташса, кабат үпкәләп йөрсә дә, аннан килеште. Кая гына барсам да, нинди генә «клиент» булмасын, һәрчак минем белән булды, тик менә ашаган ризыгы тамактан үтми кебек тоелды. Әйтерсең, чуплектәге калган-постык ризыклар күпкә тәмлерәк иде аңа. Андый чакта гафу үтенә идем, елый-елый кичерүен ялвардым.

Матурлык гомер буена сузылмый шул. Өлгереп җитешкән кызның йөзен акрынлап җыерчыклар каплый башлады. Шулай җиде ел үткәч, балага узуым мәгълүм булды. Билгеле, баламның атасы кем икәнлеген белү, аны эзләп табу һич мөмкин булмаса да, мин аны калдырырга һәм яратырга сүз бирдем.

Тиздән эштән куылдым. Эшләгән чорда «подружка» булып өлгергән кызларда көн күреп, ир бала алып кайттым. Самат дип исем куштым. Инде бер тамакка арткач, кызларның берсе дә мине асрарга ризалык бирмәде. Шуңа да мин әнием янына кайтырга булдым.

Белмим ул чакта башымда ниләр кайнаганын да, тик, нигәдер, әнием янына кайтасым килде. Ничек кабул итәр? Кабул итәрме бөтенләй?..

Ишек ачылуга, әни бер миңа, бер кулымдагы балама, бер Карапузга карап, шактый сүзсез торды. Шушы картинадан минем җиде ел тормышымның ничек узганын якынча күзаллап, теләр-теләмәс өйгә кертте. Өстәл артында барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Ул миңа абыйның кеше үтереп төрмәгә эләгүен, ә Карапузның инде күптән картаеп үлгәнен әйтте.

Гайбәт таралачагын сизенә идем инде, тик вакыйганың икеләтә арттырылып, күрше авылларга да барып җитүенә әнием түзә алмады. Дүрт ел мине тирги килде. Саматның сукыр бала булып тууына да сүз тапты:

– Үзеңне карый алмыйсың, каян акча җиткезергә белмисең, сукыр балаңны ничек тәрбияләргә уйлыйсың?

Бу гына да түгел, күңелнең һәр күзәнәгенә кереп урнашкан күпкә авыррак сүзләрне дә ишетергә туры килде миңа:

– Син — себерке! Үз балаңның кемнән икәнен дә белмисең ич, гөнаһ шомлыгы! Оятсыз! Кеше күзенә күренмәслек дәрәҗәгә җиткерерлек нәрсә эшләдем соң мин сиңа? Я, әйт?! Кара гүргә тереләй кертәсез ич инде мине. Нәрсәгә дип мондый балалар үстердем? Миннән шулай көлергәме?» — дигәннәрдән соң, төне буе йоклый алмый чыктым. Бала елый, әнинең әйткәннәрен искә төшереп, үзем елыйм. Газиз анаңнан мондый сүзләрне ишетү бик авыр икән. Ул төнне җырлаган бишек җырының соңгы мәртәбә җырланачагын ап-ачык аңлый идем, шуңа да ул бүген гадәттәгедән дә моңлырак булып яңгырады. Ә киләсе көнне кылган гамәлләрем бер төш кенә кебек иде...

Иртән торып Казанга юл тоттым. Беренче очраган балалар йортында Саматны калдырып кайттым. Кул-аягымны өзеп алдылармыни... Карапуз юл буе бер аваз сүз әйтмәде, гүя булган хәлләрнең болай бетәчәген ул инде күптән белеп торган. Тик чынлыкта ул, минем хәләтне күреп, нидер әйтүдән мәгънә юклыгын аңлагандыр. Бер яктан һаман әнкәй өреп тора, икенче яктан баламның хәле яхшылардан түгел, Карапуз да дәшми. Саматны үлеп яратам, әллә уемнан кире кайтыргамы? Юк, артка юл юк! Эшләнәсе эш эшләнгән. Үземнең тамакны да туендыра алмаган килеш, улымны ничек карыйм ди?! Кабат чарасызлык белән күзгә-күз очрашу, балам белән мәңгегә аерылышу...

Үземне кая куярга белмичә, өч ел билгесезлектә яшәдем. Башымда буталып йөргән төрле уйлар тинтерәтеп бетерә иде. Урамда очраган һәр сабый балада Саматымны күреп, кочып-үбәсе килгән чаклар булмады түгел. Әнине исә, гайбәтләрнең тынуы куандырды. Ана кеше иде ул да, баксаң, мине аңларга тиеш иде бит, ләкин килеп хәлләремне сорау турында уйлап та карамады.

Өч ел анда-монда вак-төяк эш белән юанып яшәдем. Үз гомеремдә ирләрне күрмәдем түгел, күрдем, шуңа күрә танышырга теләгән һәммә ир мин күргәннәре кебек булып тоелды. Җирәнә идем мин алардан, үземнән дә. Ә беләсеңме кайчан үз-үземне күрә алмас дәрәҗәгә җиттем мин? Кулымда Карапузның үле тәнен тотып, күмергә илткәндә. Үлер алдыннан ул миңа әманәтен әйтеп калдырган шикелле булды:

– Сәкинә, уйлан! Болай яшәп булмый! Тормышыңны төптән үзгәртергә кирәк! Кич ятсаң, иртән торсаң да, телеңдә Самат. Эзләп тап син аны. Кеше сүзенә карама. Миңа эшләгән изгелекләрең өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Мин күктән сезне күзәтеп торырмын. Тыңла киңәшемне, бәхил бул!

Еладым, чөнки якын туганымны югалткан сыман булдым. Сөйләшә, аңлый, кирәк икән, киңәшләрен дә бирә алган Карапузым бүген юк! Җанымның бер өлешен тартып алдылар. Әйе, әйе, җанымның яртысы шунда күчте. Тик мин улым өчен яшәргә, аякка басарга, Саматны кайтарырлык көч табып, алга таба яшәргә тиеш идем. Янымда ярдәм итәрлек берәү дә калмагач, Ходай минем сердәшчемә әверелде. Кайттым да, күз яшьләремә буылып, әлегә кадәр телгә дә алмаган, телгә алырга уйлап та карамаган «Ходай» сүзен бер төндә утыз елга җитәрлек итеп кабатладым, ярдәм итүен сорадым. Күргән газапларымнан соң белгәннәремне бертуктамый укыгангамы, бүген беренче мәртәбә тынычлап йоклаган төнем. Шушы халәттә туташның тәкъдименә баш чайкап, ризалык белдергәнмен, күрәсең, берникадәр вакыттан соң мин инде Надыйр белән икәүдән-икәү генә тынлык урап алган, тәрәзәсе дә булмаган, төрмәгә охшап калган бүлмәдә утыра идем.

– Ягез инде, апа, еламагыз! Сөртегез күз яшьләрегезне һәм елмаегыз! — диде малай тынлыкны бозып.

Елаудан туктап, күз яшьләремне сөртә төшеп, башымны күтәрдем.

– Менә бит, еламаганда сез шундый матур, елмаеп та җибәрсәгез...

– Рәхмәт! — дидем мин, елмаеп. Ул миңа сукыр булып кылана гына кебек тоелды. Берни күрмичә, кешенең елау-еламавын, елмаю-елмаймавын аеру — могҗиза иде минем өчен.

– Миңа сезнең турыда якынча сөйләгәннәр иде. Беләсезме, һәр кешегә үз язмышы хас. Менә миңа да кайчак язмышым башкача булган кебек тоела: каядыр мине эзләп, зарыгып көтүче әнием барлыгын, аның минем яныма килергә әлегә көч таба алмавын, үзен минем алда гаепле итеп сизүен һәм тиздән, бик тиздән аның белән күрешү бәхетенә ирешүемне, хәтта исемем Надыйр түгел, ә әниемнең исеменә охшаш булганын да беләм мин. Һәркөн Алладан безнең күрешүебезне үтенәм. Бары Аллаһы Тәгаләгә таяну мине канатлы итә. Сез дә табарсыз улыгызны, ышаныгыз гына. Телисезме, мин сезгә әнием һәр кич йоклар алдыннан җырлаган бишек җырын җырлап күрсәтәм? Әнием аны бик матур итеп җырлый торган иде...

Кояш ятты бишегенә,

Күзләрен йомды.

Кошлар да сайрамый инде.

Чишмәләр тынды.

Яфраклар да серләшмиләр –

Йоклады каен.

Без дә йоклыйк,

Бәү-бәү итик,

Улым, улкаем...

Песиең дә арыды әнә,

Боегып калды.

Башын куеп тәпиенә,

Йокыга талды.

Аюыңа борынын төртеп

Йоклый аткаең.

– Без дә йоклыйк.

Бәү-бәү итик,

Улым, улкаем...

Тәрәзәдән ай да безгә

Карый үрелеп.

– Малайларым нишли анда,

Йоклыймы? — диеп.

Әкрен басып, Йокы бабай

Йөри өй саен...

Әйдә, йоклыйк,

Бәү-бәү итик,

Улым, улкаем...

– Сәкинә апа! Сез Саматны таптыгыз түгелме соң?

– Әйе, сеңлем, нәкъ тә шулай. Сәкинә апаң Саматын тапты. Урыслар әйткәндәй, «случилось чудо». Мин Саматны балалар йортына тапшырган көнне тагын бер сукыр малайны китергәннәр. Ә теге бай гаиләгә, ялгышыпмы, минем улымны түгел, Надыйрны биргәннәр булып чыкты. Бәхет эшедерме, могҗизадырмы, әллә Аллаһыга мөрәҗәгатемнең барып ирешүедерме, бу хәлләрнең минем белән булганына һич кенә дә ышанып бетә алмыйм. Тик Алла бар ул, моны тәгаен беләм! Карапузга зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Аның әманәтен үтәү теләге, Алланың ярдәме белән, тормышымдагы зур хатамны төзәттем...

– Алло, Самат! Әйе, улым, менә автобустан чыгып барам, «бөке»гә эләктем, шуңа да тоткарланырга туры килде. Хәзер кайтып җитәм, улым.

Уйларга бирелеп, «бөке»дәшемә рәхмәт әйтергә дә, саубуллашырга да онытылган. Башта сораулар шаукымы калды. Тукта, чү... Үземнең тукталышны да узып китә язганмын, лабаса.

Алия ГАРӘФЕТДИНОВА,

ТДГПУның татар филологиясе факультеты студенты


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе