Әфләтун абыйның сугышта күргәннәре

Беркөнне көтмәгәндә редакциябезгә бер апа килеп керде һәм ул үзен Әминә Ахунова дип таныштырды. 5 вакыт намазын калдырмаучы Әминә апаның кулында шактый калын гына

БӘЙЛЕ
2011 Май 04

Беркөнне көтмәгәндә редакциябезгә бер апа килеп керде һәм ул үзен Әминә Ахунова дип таныштырды. 5 вакыт намазын калдырмаучы Әминә апаның кулында шактый калын гына конверты да бар иде. Бу аның әтисе Әфләтун Хәкимовның документлары булып чыкты. Үз гомерендә (1905-1972) тормышның ачысын-төчесен күп татыган, Ленинград фронтында фашист илбасарларына каршы сугышкан, тыныч тормыш вакытында туган төбәге булган Тукай районының Яңа Кенәр авылында (хәзер Арча районына керә) гади хат ташучыдан элемтә бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Әфләтун абыйның кәгазьләре арасында Ленинградтагы мәхшәргә багышланган хаты да бар иде. Әминә апаның рөхсәте белән без ул хатны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәргә булдык.

Әминә ханымның сүзләренчә, аның хәләл җефете Габделбарый да, әтисе Әфләтун да намаз укыганнар, әһле ислам булганнар. Алай гына да түгел, Әфләтун абый: «Мине сугышта үлемнән Хак Тәгалә саклап калды. Ислам дине барыбер бер куәтләнер әле ул»,-дип балаларына да яшерен рәвештә намаз уку серләрен өйрәтеп калдырган. Мәрхүмнең урыны җәннәтнең түрендә булсын!

Әфләтун Хәкимовның хаты

«Иптәшләр, рөхсәт итегез! Мин сезгә Ленинград шәһәренең Ватан сугышында ничек саклануы һәм анда үземнең күргәннәрем турында беркадәр язып үтмәкче булам.

1941 елда немец илбасарлары күп көч, ягъни 40 мотоукчылар дивизиясе, 4 танк дивизиясе туплап, Ленинградны чолгап алдылар. Алар бу каланы турыдан-туры ала алмагач, халкын ачтан үтерергә уйладылар.

Партиянең чакыруы буенча 1942 елның февралендә мин дә фронтка киттем. Без, Татарстан, Башкортстан республикалары, Казахстан кешеләреннән җыелган армия, руслар белән бергәләп, Ленинградны сакларга киттек. Безне Салих Сәйдәшев маршы озатып калды. Ленинград немецлар, финнар тарафыннан чолганып алынганлыктан, аңа турыдан керү мөмкин түгел иде. Безнең армия Волхов янында төнлә вак частьләргә бүленеп, дошман тылыннан Ладога күле аша боз өстеннән Ленинградка керергә мәҗбүр булды.

Фашистлар өстебезгә пулемёттан, пушкалардан ут ачтылар. Әледән-әле снарядлар төшеп тора, боз шартлап ярыла. Хәйран сугышчыларыбыз боз астына киттеләр. Ленинградны кар каплаган, шәһәр эчендә йөрү юллары бетерелгән, халыкка эчү өчен су юллары җимерелгән, җылыту-яктырту чыганаклары юк ителгән.

Биредәге армия дә, халык та бик ачыккан. Кешеләр үзләрен көчкә генә йөртәләр. Ленинград даими рәвештә бомбага тотыла. Үлүчеләрнең саны бихисап. Алар кышын мәрткә киткән чебеннәр күк тәгәрешеп яталар. Шәһәр эчендәге йортларга, фатирларга кереп карасаң, һәр баскыч саен үлгән яки шешенгән кешеләргә тап буласың. Ачлыктан үлүчеләрнең саны көннән-көн арта, сакка дип куелган солдатлар җан тәслим кыла, аларны күселәр ашап бетерә иде. Илбасарлар төньяк башкалага сәгать саен бомба яудырдылар, кирәк-ярак складларын шартлаттылар. Ленинградның 10 еллык запасы бар дип исәпләнгән Бадаев складларын яндырганнар иде. Алар әле без килгәч тә 2 ел януларын дәвам иттеләр. Шәһәр халкына ашарга да, эчәргә дә, ягарга да бер нәрсә калмаган иде. Ладога күленнән, башка урыннардан ризык, сугыш кирәк-ярагы, гаскәр кертү мөмкинчелеге бетерелгән иде.

Хөкүмәт Ленинградтан күп кешене бүтән җиргә күчерде. Армия исә ныклы оборонага күчте. Безнең часть Карелия муентыгы дигән ныгытмага барып урнашты. Безгә дошманны Ленинградка кертмәү максаты куелды. Ашау яклары кыен булуга карамастан, частебез солдатлары көчләрен кызганмадылар, дошманны алга барудан туктаттылар.

Мин 106 нчы батальонда станоклы пулемётта төбәп атучы идем. Пулемётны һәм башка техниканы яхшылап өйрәндем. Немец илбасарларын рәхимсез рәвештә кырдык. Мин бер ук вакытта татар, казах һәм башка милләт кешеләре арасында агитатор да, тәрҗемәче дә, полит-масса эшләрен алып баручы да идем.

Немецлар күп югалтуларга дучар булып, чигенделәр һәм киредән элек биләгән урыннарына кайтырга мәҗбүр булдылар. Без саклаган урыннан Ленинградка бер немец солдаты да уза алмады. Частебез үзенә йөкләнгән хәрби бурычны тулысынча үтәде. Тик ашарга бер нәрсәбез дә калмады, мүк җиләге белән тукландык.

Ленинград 900 көн буена камалышта булды. Шәһәр халкы Ладога күле өстендәге бозда юл ясап, шуннан төнлә ризык, корал ташыдылар. Дошман Ленинградны тез чүктерергә теләсә дә, моны эшли алмады. Чолганышта калган безнең гаскәрләр Ленинград янында дошманның 381 мең кешесен юкка чыгардылар һәм әсир итеп алдылар, 1 меңнән артык танкларын яндырдылар, 3502 самолетын бәреп төшерделәр.

1944 елның 18 гыйнварында безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчтеләр. Ленинград фронты гаскәрләре Пулково районындагы Орениенбаумнан көньяктарак дошман оборонасын өзеп, Волхов аша чыгып, немецларны куа киттеләр. Илбасарларның 3 ел буена ныгып урнашкан ныгытмалары җимерелде, гаскәрләре тар-мар ителде. Нибары 5-6 көн эчендә совет сугышчылары фашистларның үтә ышанычлы булып саналган Красное село, Рощино, Новгород калаларын азат иттеләр.

Гитлер Ленинград янында лагерьләр ясарга, малларын талап алып, тылга озатырга, бала каны белән яралы солдатларын дәваларга фәрман биргән булган. Аларның газ камераларында кешеләрне күпләп тончыктыру планы да эшләнгән. Ә исән калганнарны эш атлары итәргә хыялланганнар. Чирле бәндәләрне әсит итү белән үк атып үтерергә уйлаганнар. Алар хатын-кызларны көчләгәннәр, йөкле гүзәл затларны төрлечә мыскыл иткәннәр. Тазарак тоткыннарны исә үз ватанына каршы сугышырга өндәгәннәр.

Немец илбасарлары Ленинград янындагы сугыш хәрәкәтләре вакытында 1 миллионнан артык солдатын, 9 меңнән күбрәк самолётын, 2 мең танкын һәм башка сугыш кирәк-ярагын югалтты.

Ватан сугышындагы батырлыгы өчен 18708 кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Алар арасында минем дә исем-фамилиям бар.

Хәзер исә барыбызның да уртак бурычы сугышны булдырмау, тынычлык хакына барлык халыкны бергә туплау, илбасарларны һәрьяклап авызлыклау, иген уңышын күтәрү өчен көрәшү, товарның үзкыйммәтен киметү, сыйфатын арттыру, дөнья стандартына чыгу өчен бөтен чараны күрүдән гыйбарәт».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе