Бармы язмышлардан узмышлар?

Данлыклы Агафуровлар турында еш язалар, күп сөйлиләр. Чынлап та, бу гаилә тарихы күпләрне кызыксындыра, күпләрне үзенә җәлеп итә. Гаилә язмышын саклаган тарихи язмалар

БӘЙЛЕ
2011 Апр 25

Данлыклы Агафуровлар турында еш язалар, күп сөйлиләр. Чынлап та, бу гаилә тарихы күпләрне кызыксындыра, күпләрне үзенә җәлеп итә. Гаилә язмышын саклаган тарихи язмалар гына түгел, ә бүген дә Екатеринбург шәһәренең төрле почмакларында күп катлы йортларга сыенып утырган йортлар да Агафуровлар турында онытырга ирек бирми: гаилә әгъзаларының тырышлыгы, булдыклы-уңган булулары турында гасырлар аша үтеп, өнсез генә яши дә яши.

Кызганычка, бәхетле башланган атаклы гаиләнең шатлык-сөенечләр тулы тормышы озын гомерле булмый. 1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары белән бергә үрелеп, кайгы-хәсрәтләр, югалтулар белән аралашып бара. Әмма язмышның ачы җилләре үзләрен кайда гына алып китмәсен, нинди генә сынаулар алып килмәсен, нәсел җепләре бүгене көнгә кадәр саклана. Япония, Казан, Төркия, Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстанда... Илнең төрле төбәгендә яшәп, үз язмышы белән һәр бересе яшәп ята. Шуларның берсе — Мәскәүдән ерак булмаган Апрелевкада көн күрүче Бәдри Девишев.

Аның белән очрашуыбыз Татарстанның Свердлау өлкәсендәге Даими вәкиллегендә булды. Күптән хыялланган, күңелендә әманәт итеп йөрткән уйларын гамәлгә ашыру нияте белән ул агымдагы елның гыйнварында бабаларының нигезенә аяк атлады.

Бер караганда таныш та (йортны ул дәү әнисе Маһира саклаган фотосурәтлр аша белә), таныш түгел дә (еллар үтү белән йорт та үзгәртелеп төзекләндерелә) йортка аяк басканда шатлык-сөенеч тулы моңсу хатирәләр, күптән тансыклаган моназараны күрү бәхетен татыган ирнең кичерешләрен, әлбәттә, сурәтләп биреп бетерү мөмкин дә түгел.

Изге кичерешләр, якты истәлекләр турында сөйләшүебез, шулай итеп, ике көннән соң гына булды. Биргән мәгълүматлары буыннан-буынга күчеп килгән хикәятләргә, истәлекләргә, гаилә архивында сакланган фотосүрәтләргә нигезләнгәнлектән, бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән имеш-мимешләргә дә нокта куярга, гаиләнең әгъзалары турындагы әлегә кадәр ак тап булып торган битләрне дә тулыландырырга булышты ул.

Гаилә шәҗәрәсен ул бала чактан тыңлап үсә. Нәрсәнедер аңлаганнан түгел, бары тик гаиләнең тулы әгъзалары булып, үзләре белән бергә көн күргән Мәрьям һәм Маһира (бертуган апалы-сеңеллеләр, Зәйнетдин Агафуров кызлары) әбиләренең күңел түрендә сакланган матур истәлекләре итеп кенә кабул итә ул аларны.

- Хәзерге акылым булып, киләчәктә аларның ни кадәр тарихи кыйммәткә ия булачагын аңласам, сүз дә юк, алар әйткән һәр сүзне дәфтәр битенә төшереп барган булыр идем дә бит, — дип уфтанып куя Бәдри абый.

Гаиләнең тарихын чагылдырган фотосүрәтләр, озын кичләрдә апалы-сеңелле Мәрьям һәм Маһира әбиләре тарафыннан сөйләнелгән кызыклы хикәятләр сабыйның күңел түрендә урын ала. Малай аларны әкият урынына йотлыгып тыңлый, фотода таныш булмаган апа-абыйларның чырайларын йокыдан уятып сорасалар да сүрәтләп бирер иде ул.

Кызганычка каршы, еллар авазы, кеше хәтеренең оныту үзенчәлегенә ия булуы күп хәтирәләрне күңеленнән җуя. Әмма истә калганнары да бер китап язарлык Агафуровлар белән Девишевлар тармагын тоташтырган Бәдри Девишевның.

Агафуровлар

11,47 KbТаныклы Агафуровлар гаиләсе башында Хисаметдин Агафуров тора. Ул 1831 елның 4 октябрендә Казан губерниясенең Алабуга (әллә инде Лаеш микән?) районы Юлга (Елга?) авылында күп гаиләле крепостной крестьян гаиләсендә туа. Гаилә авырлык белән көн күрә. Элек гаиләдә җир ир санына карап бирелгәнлектән, җирләре аз була — балалар арасында ир затыннан бер Хисаметдин, калган 5 туганы — кызлар. Әмма язмыш барыбер бер елмаеп куя — авыл алпавыты үз малаен солдат хезмәтенә җибәрәсе килмәгәнлектән, Гафур абыйга баш иеп килә.

- Җибәр малаеңны хезмәткә. Акчасын кызганмам, изгелегеңне онытмам, — ди.

Гаилә башлыгы да, улы Хисаметдин да бу хәбәрне яхшылыкка юрый: бәлки язмыш аларны хәерчелектән коткарырга телидер? Аталы-уллы озын-озак уйлап тормый, ризалаша. Инде Бибигазизә атлы кызга өйләнеп, ике яшьлек Камалетдинның атасы булырга өлгергән 24 яшьлек Хисаметдин, шулай итеп, солдат биштәре асып, патшага хезмәт итәргә юллана.

Хезмәте Екатеринбургта булганлыктан, ике ел да үтми, янына мален ияртеп, хатыны да килеп төпләнә: ире яшәгән казармадан ерак булмаган йорттагы фатирда яши башлый.

Элек патша солдаты лаеш шулпасын 25 ел ашаган. Шуңа да аларга гаилә корып хезмәт итәргә мөмкинчелек биргәннәр

. Моннан файдаланып, Хисаметдин гаиләсен карарга да, сәүдә эшен ачарга да өлгерә. 1868 елны Екатеринбург шәһәренең базар мәйданындагы кечкенә лавканы вакытлыча алып, вак-төяк: сабын, шырпы, папирос кәгазьләре белән сату итә башлый. Хатыны Бибигазизә дә булыша. Тора–бара аларның сәүдә үзәкләре арта — Ирбитта, Чиләбедә базарларында эшләрен җәелдерәләр. Эшкә уллары Камалетдин белән Зәйнетдин дә җәлеп ителә.

Әмма матур гына башланган тормыш Хисаметдин өчен 1883 елда тәмамлана — унтер-офицер, икенче гильдия сәүдәгәре 52 яшендә генә, тормышының чәчкә аткан мәлендә якты дөньядан китеп бара. Хәтта елдан-ел ишәеп килгән гаиләсе өчен төзи башлаган йортын да тәмамлый алмый (бүген бу йортта Татарстанның Даими вәкиллеге урнашкан) — беренче катын гына күтәрергә өлгерә.

Сәүдә эшен булдыклы, уңган уллары Камалетдин белән Зәйнетдин дәвам итә. Берничә елдан аларга өченче улы Кашафетдин килеп кушыла.

Нәкъ аларга, Камалетдин белән Зәйнетдингә, тирә-якка даны таралачак «Ир туган Агафуровлар» сәүдә йортына нигез салырга насыйп була. Беренче мәлдә сәүдә Успенск урамында арендага алынган сәүдә үзәгендә алып барыла. Тирә-якка даны таралган кибеттә шәһәр халкына ниләр генә тәкъдим ителми — чәй белән тәмәкедән алып, алтын, бриллиантка кадәр сатыла монда! Шулай да халыкны иң нык җәлеп иткәне: сатучыларның кибетне атлап керүчеләргә булган мөгалләмәсе булгандыр. Ишек төбеннән үк сатып алучыларны матур киенгән, мөлаем йөзле, товар белән кызыксынганнарның һәрбер хәрәкәтен, ишарәсен аңлый белгән һәм товар турындагы белешмәне бөтен нечкәлеге белән сатып алучыга җиткерә белгән егетләр каршылаган. Әйтерсең лә киштәгә куелган товарга гына түгел, ә сатучыларның үзләренә дә «сәүдә йорты»ның тамгасы куелган! Җитдилек, нәзакәтьлелек, намуслылык, сатып алучыларны югары дәрәҗәдә хезмәтләндерү — Агафуровлар үзләре дә бу сыйфатларга ия булып, аларны сатучыларыннан да таләп иткәннәр.

Намуслы хезмәт, әдәплеллеккә корылган сәүдә, әлбәттә, уңышларга гына дучар ителә. Сәүдә үзәге тармаклары патша Русиясенең төрле төбәкләренә тарала — Төмән, Пермь, Ирбит ярминкәсе. Варшава белән Мәскәүдә дә махсус конторалар ачыла, Польша, Германия, Швейцария, Франция, Кытай, Япониядә күмәртәләп товар сатып алуга килешүләр төзелә. Ир туган Агафуровларның сәүдә эшмәкәрлеге көнбатышта Варшавадан алып көнчыгышта Япониягә кадәр җәелә. Үз эченә Урал, Себер, Урта Азия, һәм төньяк Кытайны (Харбин) да ала. Сәүдә табышы 50 елда 5 меңнән 6,5 миллионга кадәр күтәрелә.

Ходай биргән адәменә барысын да бирә бит ул. Сәүдәләре бу дәрәҗәдә уңышлы булмас иде, әгәр дә күңелләре изге, киң булмаса. Агафуровларның даны сәүдәгә булган сәләт белән генә түгел, ә милләттәшләренә, ярдәмгә мохтаҗларга кылган изгелекләре белән дан ала. Байлык туганнарның күңелен явызламый, тәккәберлекнең ни икәнен алар белми. Агафуровлар яшәгән йортларның берсендә мөселман сәҗдә кылу бүлмәсе урнашса, икенчесендә китапханә-шәкертләр бүлмәсе була, шунда ук мөселман хәйрия җәмгыятенең утырышлары үтә. Соңгысын Зәйнетдин Агафуров җитәкли. Оешма акчасына Екатеринбурта эшләп килгән мәдрәсә, мәктәп асрала, Түбән Новгород һәм Пермьдә мәчет төзелә.

Зәйнетдиннең хатыны Әсма Садыйк кызы (аның әтисе Садыйк Әбдрәшитов Уралда –Троицкийда — атлар заводы белән дан тоткан) да мөселман кызлары өчен мәктәп ача. Агафуровлар екатеринбурглыларның спорт тормышында да актив катнаша — алар катнашлыгында велосипедчылар һәм физкультура оешмалары төзелә, аучылар һәм ат йөгерешләре җәмгыятьләре оештырыла. 1900 елны Камалетдин Агафуров акчасына велодром төзелә.

Агафуровлар хезмәткәрләрен дә онытмыйлар. Алар өчен саклык кассалары булдырыла һәм алар шәһәр сатучылары арасында иң байлары булып санала. Сатучыларга туй бүләкләре, йортлар сатып алып бирү, гаиләләре белән бергәләп Агафуровларның дачасында ял итүләр гадәти хәл буларак карала.

Зәйнетдин Агафуровның хәйрия һәм җәмәгать эшчәнлеге югары бәяләнә — ул Екатеринбургның почетлы гражданины исемен ала, Александровск лентасында алтын медаль белән бүләкләнә.

1917 елгы вакыйгаларны гаилә зур рух күтәренкелеге белән каршы ала. Әмма хөкүмәткә большевикларның килүе инкыйлабка карашны тиз үзгәртә. Беренчеләрдән булып Кәшәфетдин, дөньясын сатып, Япониягә китә. Аның артыннан ук Камалетдин да кузгала. 1918 елны яраткан хатынын һәм улын югалткан Зәйнетдин да өч улы белән бергә Харбинга юл ала.

Бәхетсезлек бер килә башласа, тиз генә китә белми бит ул. 1922 елда Токиода иң олы абыйлары Камалетдин үлә. 1923 елда Йокогамада булган җир тетрәүләре вакытында Зәйнетдиннең олы улы хатыны Сафия белән һәлак була. 1924 елда автокатастрофага очраган Зәйнетдин исән калса да, күп кайгылар кичергән йөрәге авырлыкларны күтәрә алмый — фани дөньяны ташлап китә.

32,4 KbЗәйнетдин белән Камалетдинның Русидә калган кызларының язмышлары да шатлыклы булмый.

Чит илләргә качып китәргә мәҗбүр ителгән башка Агафуровларның язмышы билгесез. Кашафетдин, Камалетдин улы Садри гаиләләре белән ни булган, Зәйнетдиннең уллары Борһан белән Искәндәр язмышлары артабан ничек булган — берсе дә белми.

Девишевлар

Гани Девишев Касыйм бае. Өч йорт һәм зур яшелчә-җимеш бакчасы хуҗасы. Он тегермәне аның аерым горурлыгы булып саналган. Мактанмаслык та түгел шул — Париж кадәр Парижда үткәрелгән күргәзмәдә Гани Девишев тегермәнендә тарттырылган он сыйфатын югары бәялиләр һәм Гран-при белән бүләклиләр.

Беренче хатыны үлгәч, ир икенче тапкыр өйләнә һәм тагы да 6 бала әтисе була. Иң зурысы Кәрим — Бәдри Девишевның бабасы булып санала.

Гани бабай аңа сәүдә өлкәсендә зур өметләр багласа да, улы ышанычын акламый. Йомшак күңелле, акыллы егет сәүдәгә күңел салмый, китаплар уку белән мавыга.

Эшләре финанс яктан какшаган Гани бай, Мәскәүгә бер баруында, Зәйнетдин Агафуров белән таныша. Яңа танышына ачыктан-ачык барысын да сөйләп бирә. Киң күңелле сәүдәгәр Ганинең хәленә керә — акчалата ярдәм итәргә сүз бирә, Касыйм бае аңа ошый. Ике гаилә озакламый якыннан кушыла: Зәйнетдин кызы Маһираны Кәримгә бирә.

Яшь гаиләдә бер-бер артлы уллары туа — Гали, Бәдретдин, Мирза-Мөхәммәт, Шамил. Ләйлә исемле кызлары инкыйлаб чорында дөньяга килә.

Балаларга кече яшьтән ныклы белем бирелә — алар рус, гарәп, немец, француз телләрен өйрәнү белән бергә музыка, җыр буенча да дәресләр ала.

Инкыйлаб гаиләне хафага төшерә. Агафуровлар артыннан чит илгә китергә теләсәләр дә , кул баласы булган Ләйләнең чирләп китүе Маһира белән Кәримне туктата — гаилә Красноярскийга килеп җитә, әмма башкача кузгала алмый. Һәм бу тукталыш 10 елга сузыла.

Алдагы язмышлары нинди була соң? Иң олы уллары Гали Мәскәү химия университетына керә. Әмма артык намуслы, тормышка яраклаша белмәве үзенә «аю» хезмәтен уйный — уку йорты ректорын милләтләрне аеруда гаепләп чыгыш ясаган егет аерым исәпкә алына. Егеткә уку турында онытырга гына кала. Әмма, барысын да гаҗәпләндереп, ул Казан университетына юллана. Аны тәмамлап, Харьков институтының фәнни хезмәткәре булып эшли. Сугыш башлана. Немец телен бар камиллегендә белгән егетне махсус орган немецлар тылында эшләргә калдыра. Гали немец комендатурасында хезмәт итә, алар белән бергә көнбатышка чигенә. Аннан бер генә хат җибәреп өлгерә һәм хәбәрсез югала.

Кәримнең өченче улы Мирза-Мөхәммәт (Мурик) җырга сәләтле була. Мәскәү консерваториясендә укый башлый, Станиславский театрында стажировка үтә. Әмма язмыш аңа аяусыз була — чыгышы вакытында тамагыннан кан китә. Диагноз — туберкулез. Егеткә, өметле киләчәген онытып, Кырымга китәргә туры килә. Ирен югалткан Маһира да бер елдан улы янына күченеп килә.

Сугыш башлана. Кырымны саклаучы ополчение арасында булган Мирза, үпкәсенә салкын тидерә һәм әнисе кулында үлә.

Өченче уллары Шамил шофер булып эшли. Сугышка китә һәм беренче көннәрендә үк һәлак була.

Кызлары Ләйлә МИХИМ тәмамлый. Кияүгә чыга. 1991 елда вафат була.

Бәдретдин абыйсы кебек үк химик булырга хыяллана. МВТУда укый башлый. Әмма бишенче курста укыганда социаль чыгышын яшергән өчен укудан куыла, 10 елга Коми лагерьларына озатыла. Сөргендә 20 ел гомерен үткәрергә туры килә аңа. 1956 елда гына реабилитациягә эләгә.

Себердә ул 16 яшендә Комигә хезмәт лагерына сөрелгән немец кызы Сусанна белән таныша һәм аңа өйләнә: 3 малай һәм бер кызлары дөньяга килә. Ике улларының гомере кыска була — дифтериядән үлә, калганнары бүген дә исән-сау гомер кичерә.

Коми Республикасының Сосногорск шәһәрендә бүгенге көндә Агафуровларның нәселеннән Юрат, Бәдри, Дина үз гаиләләре белән матур көн күрә.

Лима Шәкүрова,

"Саф чишмә" газетасы,

Екатеринбург.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе