 
Һәр ел саен ил күләмендә тәмәке индустриясе 3 миллионга якын үзенең актив клиентларын юк итә бара. Бу саннарны ел саен 20 очкычта һәлак булган пассажирлар саны белән чагыштырып булыр иде. Әгәр дә бу шартлар үзгәрмәсә, бөтендөнья саулык саклау оешмасы (ВОЗ) хисабына караганда, бүгенге тәмәке тартучы ярты миллиард кеше үләчәк. Бу кереш сүзләр бары тик фактларны раслый.
Изге Коръәндә әйтелә: «Әйт, чынында исә Аллаһы Тәгалә начар эшләрне тыйды,ачыкларын һәм яшереннәрен» (7:33).
Соңгы елларда шәһәр урамнарында моңарчы күренмәгән «Кальянная», «Кафе-кальянная» дигән язмалар барлыкка килде. Гадәттәге кафе һәм рестораннарда да кальянны тартып була. Бу шул ук тәмәке тарту әсбабы. Аның эчендә тәмәке төтене колбадагы сыеклык аша үтеп, суына, дымлана һәм хуш исләндерелә.
Кальян аркылы узган хуш исләргә чорналган тәмәке төтенен озын төребкә сабы аша тартып утыру — рөхсәт ителгән эш түгел, моны аңлау бик мөһим. Хурхур тарту соңгы вакытта үзгә бер ритуалга әйләнеп бара, моны японнарның чәй эчү йоласы белән дә чагыштырып була хәтта.
Кемдер әйтер, Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтендә кальян хакында берни дә язылмаган дип. Әйе, турыдан туры әйтелмәган бу хакта, әмма бу гамәлнең гөнаһлы булуын турыдан-туры әйтелмәгән уннан артык күрсәтмә раслый. Бу гамәлнең беренче чиратта саулыкка зур зыянлы икәне, шулай ук исрафчылыкка да караганы раслана.
Аннары, ислам белгечләре тәмәкене төрле ысул белән куллануны харам дип фәтвалар чыгара, хәтта аның төргәгендә дә «Тарту үтерә» дип язылган. Берникадәр кальянның зарарлы икәнен ачыклап фактлар китерәбез.
Һәрбер хурхур тартучы шуны исәптә тотарга тиеш
1. Кальян зыянлы сигаретага альтернатива түгел;
2. Бер сәгать эчендә үпкә аша 100-200 мәртәбә артыграк төтен уза;
3. Хурхур төтене су фильтры аша узса да, агулый торган матдәләрен югалтмый. Анда яман шеш авыруына китерүче углерод оксиды, авыр тимер тозлары һәм төрле химик матдәләр туплана;
4. Бернинди дә су фильтры, шулай ук өстәмә саклану чаралары кеше саулыгын кире кайтара алмый, иң яманы — бәйләнеш куркынычыннан коткара алмый;
5. Барысы өчен дә бер булган авызлыктан тарту йогышлы чирләр чыгаруга бер сәбәп булып тора. Алар арасында туберкулез, гепатит, герпес һәм башкалары бар;
6. Кальян тартучылар арасында утыру — пассив тартуга тиң һәм ул сигарета төтене кебек үк янәшә утырган кешенең сәламәтлегенә зыян сала;
7. Кальян үзенең хуш исе белән моңарчы тартып та карамаган яшьләргә җим сыман;
8. Баштагы кызыгу тора бара гадәткә әйләнә һәм тәмәке тартуга, наркотиклар куллануга юл ача.
Тәмәке индустриясендә эшләүче һәм аның продукциясе белән кулланучы кешеләр кыямәт көнендә ни дип җавап бирер? Бер хәдистә әйтелә: «Әгәр дә кеше берәр гөнаһлы эш башкаруда чак кына үз өлешен кертә икән, ул бу эшне тулысынча башкаручыга тиң була».
Автор: Султан АХМЕТОВ
Тәрҗемә: Рузилә ГӘРӘЕВА


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык