"Мөселманнар үзара дус булып яшәргә тиеш", - Шәех Хәмәд Әс-Синан

Бүген Казандагы Россия Ислам университетында ислам уку йортларында белем алучы студентлары арасында ислам фәннәрен һәм гарәп телен белү буенча дүртенче Бөтенроссия Олимпиадасы башланды.

БӘЙЛЕ
2011 Апр 18

Бүген Казандагы Россия Ислам университетында ислам уку йортларында белем алучы студентлары арасында ислам фәннәрен һәм гарәп телен белү буенча дүртенче Бөтенроссия Олимпиадасы башланды.

37,5 KbОлимпиаданы Россия Ислам университеты Кувәйтнең ислам фәннәре оешмасы, Ислам мәдәнияты, фәне һәм мәгафенә булышлык итү фонды белән берлектә оештыра.

Уку йортының өченче каты бу иртәдә Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Ингушетия, Карачай-Черкесиядән, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск шәһәрләреннән килгән шәкертләр белән тулган һәм гөр килеп тора иде. Гадәт буларак, чара Коръән аятьләрен уку белән башланып китте.

Олимпиаданың ачылу тантанасы башында Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов, Кувәйт ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау фонды рәисе Шәех Хәмәд Әс-Синан, Татарстан Президенты каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин чыгыш ясады.

Беренчеләрдән булып мөфти Илдус хәзрәт Фәизовкә сүз бирелде.  Ул килгән кунакларны, чыгыш ясаучыларны сәламләде, булачак дин белгечләренә киңәшләр бирде, бәйгедә катнашучы студентларны актив булырга чакырды, сынауларга җаваплырак карарга киңәш итте.

«Бу бәйге мөселманнарны бергә туплый. Төрле төбәкләрдән килгән студентлар һәм остазлар бергә җыела, бу инде Россия бердәм, безнең максатларыбыз да бердәм дигәнне аңлата.Ә безнең максат - Аллаһы Тәгаләгә һәм Ватаныбызга тугры хезмәт итү», — дип раслады Илдус хәзрәт.

«Мин хөрмәтле мөфти әфәндене, яраткан дустым Рәфыйк Мөхәммәтшинне, кунакларны, чарада катнашу ниятеннән ерак юлларны якын итеп килгән шәкертләрне күрергә бик шат. Мөселманнар бер-берләре белән танышырга, очрашырга тиеш, үзара дошман булып түгел, дус яшәргә тиеш. Мин, беренчедән, хакыйкатькә якынрак торган шәкертләргә эндәшәм. Сез халыкка ислам дине турында дөрес мәгълүмат бирергә һәм аларны каршылыклы ят агымнардан сакларга тиеш», -дип сөйләде Шәех Хәмәд Әс-Синан.

Аннары эстафетаны Халид Ассафи әфәнде кабул итте. «Россиядә күп тапкыр булып кайткан хөрмәтле Хәмәд Синан миңа бу илдә даими рәвештә Коръән уку бәйгеләре уза дип сөйләде. Мин инде бик гаҗәпләндем бу хәбәргә, чөнки һич тә монда андый чаралар уздырыла дип уйламый идем. Бәхәссез, мондый чаралар уздыруы яхшы нәтиҗә бирә — бер-береңә карата ярдәмләшү, мәхәббәт хисләре уята. Миңа Мәккәдә уздырыла торган Халыкара Коръән уку бәйгеләрендә күп катнашырга туры килде. Мин сезнең арада да шул ук хисләрне тоям. Сезгә җылы кунакчыллык күрсәткәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм»,-диде ул.

«Бүген монда Россиянең төрле төбәкләреннән шәкертләр җыелды. Бу бәйге сәләтле шәкертләрне барлауда һәм берләштерүдә зур урын уйный. Сез мөселман өммәтенең булачак зыялылары. Белем кешеләрне берләштерә һәм без монда шуның өчен җыелдык та инде», — дип сөйләде РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Аннары Кувәйттән килгән делегатлар РИУ ректоры белән бергә урам аша урнашкан хатын-кызлар тулай торагын тантаналы рәвештә ачырга юнәлде. Бу тулай торак Кувәйт ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау фонды рәисе Шәех Хәмәд Әс-Синан тарафыннан күптән түгел җайландырылган булган. Хәзер монда студент кызлар өчен барлык уңайлыклар да бар. Бу фонд даими рәвештә РИУга финанс ягыннан күптәннән ярдәм итеп тора.

Бүген шәкертләр «Ислам хокукы», «Дин нигезләре» һәм «Гарәп теле» номинацияләре буенча белемнәрен күрсәтәчәк. Барлык номинацияләрдә дә тест биремнәре буенча җавап бирергә кирәк булачак. Моннан тыш, «Гарәп теле» номинациясендә текстларны — сәнгатьле итеп, ә башка номинацияләрдә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләрен кулланып һәм матур итеп уку зарур.

Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе