Һәрбер җәмгыять, әгәр дә ул үзен гуманлы итеп саный икән, берничек тә гарипләр мәсьәләсеннән читтә кала алмый. Ә бу эш шактый финанс һәм кеше ресурсларын таләп итә. Кемнәр генә булмасын бу кешеләр, аларның сәламәт кеше дөньясыннан аерылып торган — үзгә дөньсы бар.
Ә тумыштан телсез һәм күрмәүче, беркайчан да табигать тавышы, якты кояш күрмәгән кешеләр урынына үзегезне куеп караганыгыз бармы? Мөгаен, без аларны беркайчанда тулысынча аңлый алмабыздыр. Шулай ук, таза булып та үзеңә йөкләнгән гражданлык вазифаларын үтәмәскә була. Әйтик, карт әти-әниеңне карамау, балаларыңны ташлау, эшсез йөрү һәм башкалар. Шулай ук, физик һәм рухи яктат зәгыйфь булсаң да, җәмгыятькә файда китерергә, туганнарыңа гадәти булмаган бүләк эшләп, аларны куандырырга була.
«Сөләйман» тернәкләндерү үзәгендәге мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр үз тормышлары белән яши, иҗат итә. Күзләре күрмәүчеләр башта ятсынып , уңайсызланып йөрсәләр, тора-бара аларның моннан китәселәре дә килми башлый.
Монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк, чөнки бү үзәктә, укулардан тыш вакытны ничек итеп үткәрергә беләләр. Бу юлы шәкертләр күп баш ватып тормыйча, модага кереп өлгергән сабын кайнату белән шөгыльләнделәр.
Оста мастер кул астында алар сабын эшләү серләренә төшенде. Бу гамәл иҗади, мавыктыргыч, тынычландыра, күтәренке кәеф бирә. Алардан да күбрәге үз кулларың белән эшләгән әйберне якыннарыңа бүләк итү икеләтә рәхәт.
Хәзер сабынны сәнәгати юл белән тапканда сыер, дуңгыз яисә башка хайван майларын кулланалар. Шулай ук организмга агулы булган бензол боҗрасы кергән химик мәтдәләрне дә күп сорап тормыйча кушалар.
Үз кулларың белән эшләгән сабын үзенчәлекле була. Шулай ук аның файдалы һәм сәламәтлеккә зыянлы түгел икәнлегенә шик юк.
Иң мөһиме — сабынның асылына игътибар итегез, чөнки аның нигезе — төп элемент булып тора. Бу нигезгә, әгәр дә ул чын табигый икән бары тик үсемлек майлары, су, натрий гидроксиды (NaOH) һәм бер процентлы пережир матдәсы керә.
Исегездән чыгармагыз, үз-үзен хөрмәт иткән сабын кайнатучы беркайчан да SLS и SLES күбекләткечләр кулланмый, чөнки алар тире өчен иң яманнары булып санала. Сәнәгатьтә аларны машина двигателен чайката торган сыеклыкларга кушалар.
Барыбер, үз кулларың белән эшләгән өйбер күпкә кадерлерәк,чөнки аңа кеше үзенең җан җылысын сала. Уйлап карагыз әле, дәү әни пешергән бәлешне кибеттән алып кайткан бәлеш белән чагыштырып буламы соң? Әлбәттә юк!
Рузилә ГӘРӘЕВА

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел