“Ярдәм” ислам хәйрия фонды Г. Тукайның тууына 125 ел тулуына багышлап концерт оештырды

Бүген Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасы мәдәният сараенда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби-концерт куелды. Тамаша «Ярдәм»

БӘЙЛЕ
2011 Апр 05

Бүген Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасы мәдәният сараенда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби-концерт куелды.

Тамаша «Ярдәм» хәйрия фондының «Сөләйман» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова тарафыннан, Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасының Казан бүлеге инвалидлары һәм «Сөләйман» үзәгендә укыган күрмәүчеләр, шулай ук начар күрүчеләр өчен оештырылды.

Концерт Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасының Казан бүлеге рәисе Колесников Николай Валерьевичның котлау сүзләре белән башланды. Тамашаның әдәби бүлеген Милли музее хезмәткәре Щавина Елена Ивановна алып барды. Ул үз чыгышында Тукайның авыр һәм катлаулы язмышы, язган әсәрләре хыкында бәян итте. Хәзерге вакытта музейда Тукайның танылган түбәтәен һәм 1908 елда төшкән фотосурәтен күрергә була.

Тамашаны «Сөләйман» мәчете хезмәткәрләре Роза ханым Мортазина һәм Ринат әфәнде Шугаипов алып барды. Тамашачылар алдында «Гөлҗамал» фольклор ансамбле Г. Тукай сүзләренә язылган музыкаль әсәрләр белән чыгыш ясады. Алар башкаруындагы «Әллүки» җыры залда утыручыларны аеруча дулкынландырып, җанландырып җибәрде. Шулай ук Ринат Шугаипов «Минем өчен әни дога кыл» (Молись за меня мама) дигән җырын халыкка җиткерде.

Аеруча тамашачының игътибарын һәм мәхәббәтен «Сөләйман» мәчетенең моңлы мөәзине Миңлеәхәт хаҗи Минхаҗев башкаруындагы «Иске кара урман» җыры яулап алды. Халыкның аны җибәрәсе килмәде, алкышлар, «на Бис» дигән кычкырулар булды.

Концерт программасы ахырына якынлашканда артистлар һәм тамашачылар бергәләшеп «Туган тел» җырын башкарды. Бу шигырен Тукай 1910 елда язган була. "Туган тел» шигыре туган телебезгә гимн буларак яңгырый. Монда татар халкының тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан.

Тамаша ахырында «Сөләйман» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов исеменә инвалидлар тарафыннан рәхмәт сүзләре ява башлады. Тантаналы рәвештә Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасының Казан бүлеге рәисе Николай Валерьевич Мәликә ханым Гыйльметдиновага Рәхмәт хаты тапшырды.

«Без сезгә шушы эчтәлекле концерт оештырганыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт әйтәбез. Аеруча без Мәликә ханымга бик тә рәхмәтле, чөнки бу тамаша аның тарафыннан оештырылды. Сезгә тазалык, иминлек, эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез», - диелгән иде бу хатта.

Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе