
Бу көннәрдә “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә күрмәүчеләр өчен Луи Брайль хәрефләре белән Коръәннең утызынчы җүзе китабы (аларны zurkazan.com сайтына кереп тә укырга була) басылып чыкты.
"Зур Казан" басмаханәсе җитәкчесе Айнур Әхмәтшин сүзләренчә, бу мәҗмуга “Ярдәм” мәчетендә изге китапны өйрәнергә теләгән күрмәүчеләр өчен бушлай таратыла.