Россия ислам институтында студентлар һәм мәктәп укучылары арасында “Журналист буласым килә” ислам темасына багышланган иҗади эшләр конкурсы башланды. Аны РИИ һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Конкурста Россия төбәкләре гомумбелем бирү оешмаларының 8-11нче сыйныф укучылары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары студентлары, гаммәви мәгълүмат чараларының штаттан тыш корреспондентлары катнаша ала. Бәйге “Исламга илткән юлым”, “Мәхәлләм тарихы”, “Туган тел”, “Ислам фотокамера көзгесендә”, “Дебют” номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурска бастырылган һәм бастырылмаган язмалар, видеоматериаллар, фотохезмәтләр (хәбәр, интервью, репортаж, фото, видеосюжет, документаль фильм, шигырьләр)
15 ноябрьгәчә islamkonkyrs@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Конкурста җиңүчеләргә димпломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, алар РИИга “Журналистика” юнәлеше буенча укырга кергәндә иҗади конкурстан азат ителә, диелә РИИ матубгат хезмәте хәбәрендә.