Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

“Моңа чик куярга кирәк. Мондый оятсыз күренеш (совет) тоталитаризмы вакытында безгә бу артыгы белән җитеп ашты. Ул вакытта күп милли кыйммәтләребез һәм абруебыз аяк астына салып тапталды. Без моны үзгәртә алмадык, көчебездән килмәде. Шуңа күрә ир-атларның хатын-кыз табибы булып эшләве гадәти хәл буларак кабул ителде”, - диде Сәйфетдинов.
Ул Советлар вакытында Үзбәкстанда мондый табибларның “кулы җиңел” дигән фикер яшәп килгәнлеген әйткән. Ә бу үз чиратында әлеге табибларның популяр булуына китергән. “Хәзер без бәйсез, ирекле, безгә оят булырга тиеш, мондый әйберләрне (ашыгыч рәвештә) тыярга кирәк”, - дип таләп иткән имам. Бу хакта Лента.ру яза.