Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Төмәндә уздырылган “Бүгенге заман шартларында Ислам хәйрия эшләре. Зәкят түләүнең актуаль сораулары” дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашты. Әлеге чараны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Төмән татарлары конгрессы белән берлектә оештырды.
Чарада “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары Илнур Әлметов Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты. Түгәрәк өстәлдә Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков өлкәнең барлык мөселманнары исеменнән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм республика мөселманнарына сәламнәрен тапшырды. Күркәм, игелекле эшләрдә үзара тәҗрибә уртаклашып эшләргә чакырды.
Фонд вәкиле Илнур Әлметов үзенең чыгышында: “Зәкят” фонды Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 1998 елда оеша, башта ул ДУМның комитеты буларак эшләп килә, инде хәзер аерым структурага әйләнде. Безнең бурыч – зәкят һәм сәдака акчаларын җыеп, аларны шәригать кануннары буенча мохтаҗларга таратудан гыйбарәт. Димәк, фонд – мохтаҗларның һәм игелек кылучыларның очрашу урыны да. Зәкят түләүче ышанычын яулауны максат итеп куйдык. Фондка күпме акча кергән – кая киткән, кемгә таратылган – болар барысы да сайтта (zakyatrt.ru) күренә”, - диде.
Сайтның “Ярдәм кирәк” бүлегендә чиратта торучы мохтаҗлар исемлеге бар. Анда кешенең нинди проблемасы бар, акча нинди максатка кирәк – барысы да язылган. Зәкят түләүче, шушы исемлек белән танышып, акчасын үзе теләгән кешегә тапшыра ала. Зәкятен фондка терминал аша яисә исәп-хисап счетына күчерә дә, аннары шалтыратып, мин фәлән кадәр акча күчердем, фәлән кардәшкә тапшырыгыз, дип әйтә ала. Элемтәгә керү өчен: fondzakyat@yandex.ru; тел.: (843) 225-33-22 .
Нәрсә соң ул зәкят? Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге акча. Зәкят сүзе чистарту дип тәрҗемә ителә. Чөнки, беренчедән, зәкят кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән арындыра. Икенчедән, ул кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, зәкят бирү нәтиҗәсендә кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый. Өченчедән, зәкят – Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкят бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яши башлый. Дүртенчедән, зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра. Бишенчедән, хәлле кешеләр дә авыр вакытларында ярдәмсез калмаячакларын аңлыйлар.