Зәйнулла Рәсүлевнең улы, мөфти Габдрахман Рәсүлевның 1942 елдагы фәтвәсе мөселманнарны берләштерә

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның золымыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярченнәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз.

БӘЙЛЕ
2017 Май 09. Фото:islamio.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Җиңү көне белән котлады.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Кадерле ветераннар!

Һәр елның маенда без илебезнең иң олы бәйрәмен – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бөек Ватан сугышының зәхмәте кагылмаган бер генә гаилә дә булмаганга күрә, бу истәлекле көн дәүләтебез тарихында иң түрдәге урынны алып тора. Әлеге канкойгыч еллар 27 миллион солдатның гомерен өзә, һәм аларның шактые мөселманнардан була. Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, күк йөзенең тынычлыгы һәм Җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ : “Ватанны сөю – иманнандыр”, - дип әйткән. Әнә шул сәбәпле олуг галим, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габдрахман Рәсүлев, Россиянең мөфтие буларак, 1942 елда түбәндәге эчтәлекле фәтвә чыгара:

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның золымыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярченнәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам бөтен юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларга һәм иярчәннәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рәхман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз.

Рәсүлевнең әлеге фәтвасы, Советлар Союзында яшәүче барлык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителеп, алар яшәгән җирләрдә таратыла һәм мәчетләрдә вәгазь вакытында укыла торган була. Мөрәҗәгать “Труд” газетында басылып чыгу мөселманнарның туплануына зур этәргеч ясый. Дин кардәшләребез Кызыл Армиянең җиңүенә әнә шулай итеп үз өлешләрен кертә.

Габдрахман Рәсүлевнең тарихи мөрәҗәгате хөкүмәтне һәм И.В.Сталинны мөселманнарның Ватанга тугры булуына инандыра. Бөек Ватан сугышы елларында дин кардәшләребез фронт өчен акча, кием, азык-төлек җыйган, мәхәлләләр аша дәүләт займы облигациясен тараткан, армияне корал, кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, яу кырында сугышкан һәм тылда эшләгән.

1943 елның 30 мартында “Известия” газетында Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең Сталинга адресланган телеграммасы басыла. Биредә ул: “Кызыл армия уңышларына куанып, шәхсән үземнән танклар ясау өчен 50 мең сум акча кертәм һәм барлык мөселманнарны танклар төзелешенә фида кылырга чакырам”, - дип хәбәр итә. Сталин мөфтигә: “Кызыл Армиянең бронетанк көчләрен кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Минем сәламемне һәм рәхмәтемне кабул итегез. И.Сталин”, - дигән җавап юллый. Шул рәвешле, мөфти Габдрахман Рәсүлев Бөек Ватан сугышы елларында тирән эз калдырган дин әһеле булып тарихта кала.

Эзәрлекләүләргә, репрессияләргә карамастан, совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар. Гитлер СССРда яшәүче мөселманнарның хәленнән яхшы хәбардар була һәм аларның ризасызлыкларын советка каршы пропагандада кулланырга планлаштыра. Әмма Гитлерның өметләре тормышка ашмый. Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә күренмәгән ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!

Россия мөселманнарының Җиңүгә керткән өлеше гаять зур. Барлыгы 34 милләт вәкиленә СССР Герое дигән дәрәҗәле исем бирелә. Украинада һәм Беларусиядә киң җәелгән партизаннар хәрәкәте дә күпмилләтле була. Татарлар, башкортлар, үзбәкләр, казахлар һәм күп сандагы кавказ халыклары вәкилләре, партизаннар рәтенә басып, аяусыз көрәшә.

Сугыш чорында стратегик корылмалар көнчыгыш автоном республикаларга күчерелә. Объектлар белән бергә СССРның үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән меңләгән качаклар күченә. Татар, үзбәк, кыргыз гаиләләре эвакуациягә эләккән русларны, украиннарны үз яннарына сыендыралар.

Союздаш республикалар сугышның беренче көннәрендә үк армия ихтыяҗлары өчен акча җыялар. Халыктан җыелган акчага 1942 нче елны 2 меңнән артык сугыш очкычы, 8 су асты көймәсе, ун меңнәрчә миномет ясала. Болар барысы да мөселманнарның үз Ватаннарына тугрылыгын дәлилли!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган бәндә Аллаһка да рәхмәтле түгел”, - дип әйткән (имам Әхмәд, Әбу Давыд, Тирмизи). Шуңа күрә без бүген һәр аяз көнебез өчен, тыныч тормышта укып, эшләп, балалар үстереп яши алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итәргә тиеш. Шулай ук без тыныч, якты көннәр килсен өчен гомерләрен биргән герой солдатларның якты истәлеген саклау – безнең изге бурычыбыз ул. Арабызда яшәгән ветераннарны да, сугыш кырларында ятып калганнарны да яки фронтта алган яралардан гомерләре өзелгәннәрне дә хәтердән чыгармыйк. Алар - үзләреннән соң килгән буын киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырлар.

Кадерле ветераннар! Сезне ихластан Җиңү көне белән котлыйм! Раббыбыз сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, үсеш бирсен! Аллаһы Тәгалә туган җиребездә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Амин!

Ихтирам һәм изге догалар белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе