Зәйдә “XXI гасырда керәшеннәрнең рухи миссиясе” дигән темага фәнни-гамәли конференция була

XXI гасыр шартларында Татарстанда керәшеннәр арасында православие миссионерлык эшенең төп проблемалары һ.б. турында сүз булачак

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 13

8 декабрь көнне Зәйдә “XXI гасырда керәшеннәрнең рухи миссиясе” дигән темага төбәк фәнни-гамәли конференциясе була. Конференция “Новый завет”ның татар теленә тәрҗемә ителүенең 10 еллыгына багышлана. Чараны Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе Әлмәт епархиясе оештыра.

Конференциянең төп максаты – XXI гасыр шартларында Татарстанда керәшеннәр арасында православие миссионерлык эшенең төп проблемалары турында фикер алышу һәм керәшеннәрнең этнодини бердәйлеген, рухи традицияләрен саклау юлларын эзләү.

XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында керәшеннәр арасында миссионерлык эше тәҗрибәсенә һәм шәһәрләрдә, авылларда керәшен мәхәлләләре эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирү күздә тотыла. Шулай ук хәзерге заманда православие этносы буларак керәшеннәр алдында торган дини проблемалар комплексын анализлау ниятләнә. Конференция кысаларында керәшен тарихында православие дине, аның керәшеннәрнең этнодини үзбилгеләнешендәге роле, Инҗилне һәм дини әдәбиятны татар теленә тәрҗемә итү һ.б. темаларга сөйләшү уздыру планлаштырыла.

Конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгы бастыру ниятләнә, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе