
Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Коръән укудан башланып киткән сөйләшүдә ул Россиядәге вакыф өлкәсенең бүгенге халәте белән таныштырды.
Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында мөселман дөньясында вакыф системасы XI гасырда үсеш алуы хакында әйтте. Инкыйлабка кадәр Россия империясендә мәчетләр, мәдрәсәләр, хәйрия оешмалары вакыф хисабына яшәгән. Белгәнебезчә, вакыф милке ул – мөселман оешмасына кем тарафыннан булса да бирелгән, сатарга ярамый торган күчемсез милек һәм бу милектән кергән табыш яки файда ислам дине юлында тотылырга тиеш. Революциягә кадәр вакыф системасы Идел буенда, Кавказда, Крымда үсеш алган була. Вакыф белән казый һәм вакыф милкен булдыручылар билгеләгән мөтәвәлиятләр идарә иткән.
“Бүгенге заманда вакыф милке институтын торгызу, популярлаштыру бурычы тора. Кызганыч: хәзерге көндә күп кенә мөселманнар вакыф һәм башка төр милекләр арасында аерманы да белмиләр.
Вакыф мәсьәләсенә игътибар җәлеп итү өчен танылган дин белгече, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт үз вакытында күп эшләде. Ул үзенең “Ислам асылына кайту” дип аталган китабында вакыфның төп сыйфатын аңлатты һәм “аның сату, яки башка юллар белән мөселман оешмасыннан алынмый торган булуы, шуңа күрә бу милекнең киң таралуына аның сатылмаулылыгын, яки вакыфлылыгын тәэмин итүче законнар булмавы төп киртә булып тора”, - дип язды.
Бу төр милек федераль законнар белән якланса, мөселманнарның вакыф институты тизрәк үсеш алыр иде. Бүгенге көндә ул барлык төбәкләрдә яралгы хәлендә. XXI гасыр да яңа Акчуриннарны, Апанаевларны, Рәмиевләрне көтә, әмма алар мөселманнарның диния нәзарәте һәм мөселман бизнес элитасы арасында тыгыз элемтәләр булмыйча барлыкка килмәячәк”, - диде мөфти.
Мөфти вакыф системасын үстерү максатыннан бу темага багышланган мәгълүмат җитешмәвенә дә басым ясады. “Вакыф турында китапларыбыз аз”, -диде ул. Шуңа күрә дин әһелләрен вәгазьләрендә бу хакта сөйләргә чакырды. “Шулай ук республиканың югары уку йортларында вакыф нигезенә багышланган курслар үткәрү мөһим. Бу эшкә Россия Ислам институтын җәлеп итү әһәмиятле”, - дип билгеләп узды.
Конференциядә катнашучылар чараның беренче өлешендә Босния һәм Герцеговиния, Төркия, Күвәйт һәм башка илләрнең тәҗрибәләре белән таныштылар.
Конференция ике көн бара. 6 октябрьдә Россиядәге вакыф үсешенә кагылышлы чыгышлар булачак.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте.