XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә «Россия – ислам иле» дигән секция эшли

5-11 сентябрьдә Казанда узачак XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә беренче тапкыр “Россия – ислам иле” дигән параллель кино күрсәтү программасы тәкъдим ителәчәк. Секция кысаларында “Россия – ислам иле” стратегик күзаллау төркеменә кергән илләр фильмнары күрсәтеләчәк.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 08. Фото:http://rusisworld.com

“Россия – ислам иле” стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Е.М.Примаков һәм М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендә барлыкка килгән. Бу адым Россия Федерациясе Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче буларак кергәч ясалган. Төркемдә 27 илдән танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре (шул исәптән, элеккеге премьер-министрлар, чит ил эшләре министрлары һәм ислам Көнчыгышы дин галимнәре) бар. Төркемне 2014 елдан алып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 2017 елның сентябрендә стратегик күзаллау төркеменең конференциясе Казанда узачак.

Тамашачылар “Россия – ислам иле” стратегик күзаллау төркемендәге 27 илнең егермесендә төшерелгән фильмнар белән секциянең шушы программаларында таныша алачак. Программалар "Алжир киносы”, “Әфганстан – ачык бит”, “Бангладешта каникуллар”, “Мисыр төннәре”, “Индонезия киносы”, “Гыйрак: сугыш һәм тынычлык”, “Иран киносы”, “Казахстан: кичә, бүген, иртәгә”, “Катар”, “Кыргызстан – кыска тасма иле”, “Ливанда эшләнгән”, “Марокко панорамасы”, “Нигерия экзотикасы”, “БГӘ: чуар тасма”, “Тормышта һәм кинода Пакыстан”, “Игътибар үзәгендә Сирия”, “Суданда гастрольләр”, “Таҗикстан: фарсинема”, “Тунис – яңа локацияләр”, “Төрек маршы” дип атала. Һәр программага бердән алып җидегә кадәр фильм кергән. Аларны күрсәтү вакыты һәм урыны соңрак игълан ителәчәк. Россия программасын “Яшь Россия” бәйге номинациясе эшләре тәшкил итә.

Фильмнарны тамаша кылуга аларны төшергән режиссерлар да килер дип көтелә. Фильм караганнан соң, алар белән очрашулар һәм фикер алышулар булачак. Делегация вәкилләре “Кино вакыты” форумында үз илләренең кино базары үзенчәлекләре хакында сөйләячәк.

“Россия – ислам” секциясе зур программалардан булыр дип көтелә. Бәйгедән тыш шулай ук “Европага тәрәзә” (Европа илләре фильмнары), “СССРдан соң” (элекке Советлар берлеге дәүләтләре фильмнары), “Үтеп керү мөмкин түгел” (физик мөмкинлекләре чикле кешеләр турында фильмнар) блоклары каралган. Бәйгедән тыш программаларга быел “Арт-яр буе” (Таиланд, Мьянма, Филиппинн киносы), “Һиндстан - мәдәниятләр киселешендә” (Һиндстан, Шри-Ланка, Бангладеш тасмалары).

XIII Халыкара мөселман киносы фестивале матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе