
Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче приборлар дөрес куела. Бу хакта бүген ТР ЭЭМ ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов белдерде.
Бүген Рифкать Миңнеханов ММЧ нда барлыкка килгән мәкаләләр буенча җиһазны урнаштыру һәм эшләве буенча үз фикерен белдерде.
Видеотеркәү приборы белгечләргә язып бирелә, алар техниканы билгеле урыннарга куялар. "Белгечләр аны эшкә әзерли, шулай ук бу приборга чит затларны якын китермәү дә алар вәкаләтенә керә. Приборны урнаштыру һәм көйләү, приборның дөрес эшләмәве өчен хезмәткәр җаваплы", - дип белдерде баш автоинспектор.
Видеотеркәү комплексы бер метрлы треногадан тора, прибор шунда урнаштырылырга тиеш. Кагыйдә буенча приборны урнаштыру биеклеге 30 см дан 2 метрга кадәр, дип аңлатты Рифкать Миңнеханов. Шулай итеп, техниканың башка җиргә урнаштырылуы хокук бозуга керми, бары тик аппаратны ныклап беркетергә кирәк.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, комплексның эшкә сәләтлелеге электр тапшыру линияләренә йогынты ясамый.
Моннан тыш, норматив документларында аппаратның күренә торган урында яки күренми торган урында булырга тиешлеге турында белдерелмәгән.
Бүген республикада 287 видеотеркәү приборы эшли. 1174 полосада тизлек режимы контрольдә тотыла. Ел ахырына кадәр тагын 200 полосаны контрольдә тоту планлаштырыла.
Участокта приборлар күп булса, ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була, ә 1-2 прибор нәтиҗә бирми", - дип билгеләп үтте ул.
Спикер сүзләренә караганда, контроль системасын кертү юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү мөмкинлеге бирде. "Әгәр 2004 елда һәр өченче юл-транспорт һәлакәте тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыкса, хәзер - һәр алтынчы", - диде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.