"Журналистлар динебезне үстерүгә зур тырышлык куя"

Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезгә дәгъватлаучы каләм әһелләре белән очрашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан журналистлар өчен махсус ифтар уздырылды. Әлеге ифтарга республикабызда чыгучы дәүләт һәм шәхси матбугат чараларыннан 60 ка якын журналист катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 24

Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин динебезгә дәгъватлаучы каләм әһелләре белән очрашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан журналистлар өчен махсус ифтар уздырылды. Әлеге ифтарга республикабызда чыгучы дәүләт һәм шәхси матбугат чараларыннан 60 ка якын журналист катнашты.



Бу ифтарда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров,  урынбасарлары – РИУ ректорый Рәфыйк Мөхәммәтшин, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин,  Татарстан Президенты аппаратының Дини оешмалар белән эшләүче идарә җитәкчесе Альберт Гарипов,  Казан мэриясенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, "Безнең Мирас" журналы мөхәррире Ләбиб Лерон һәм башкалар бар иде.



Татарстан мөфтие ифтарда катнашучыларны рамазан ае белән котлады һәм динебез үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәтләрен җиткерде.



Мөхтәрәм журналистлар, барыгызны да Рамазан белән котлыйм! Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз кабуллардан булсын! Исламда иң мөбәрәк өч бәйрәм бар: Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме һәм җомга. Һәркайсыбызга менә шушы бәйрәмнәрне, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, шатланып, бәйрәм итеп уздырырга насыйп булсын. Безгә, хәзрәтләргә, динебезгә дәгъватлау, рухи мирасыбызны саклау һәм халыкка җиткерү иң мөһим эш булып тора. Шушы эшләрне тормышка ашыруга журналистлар да бик зур өлеш кертә. Журналистларга динебезне үстерүгә зур тырышлыклар куйган өчен Аллаһының рәхмәте яусын. Без нәзарәткә республикада чыгучы һәр газетны, журналны алдырып барабыз. Шулай ук үзебезнең дә газетларны чыгарабыз, сайтлар алып барабыз. Барыбызга - журналистларга да, дин әһелләренә дә шушы Рамазан шәриф аенда җыйган рухи көч, иман байлыгы белән алга таба уңышлы эшләргә язсын. Киләсе Рамазан айларын да бердәм каршы алырга насыйп булсын!” – диде мөфти.



Аннары Камил хәзрәт бүгенге ифтарга җыю ул, матбугат аша ислам кыйммәтләрен җиткерү хакында бергәләп фикер алышу да булып торуын билгеләп узды.



Ифтар ашында дин әһелләре һәм матбугат вәкилләре үзара фикер алышты, матбугат аша Исламга дәгъватлау юлларын барлады.



Шушы көннәрдә генә "Хозур" нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Коръәни Кәрим. Сайланма сүрәләр" дип аталган дискын чыгарды. Ифтарда  Коръән сүрәләре дискы журналистларга бүләк ителде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе