Тормыш дулкыннарында ничек батмаска яки кеше нинди юл белән барасын үзе сайлый

Казандагы “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен курслар тәмамланды.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 12

“Бер-беребезгә ярдәм итик” дип аталган әлеге проект “Ярдәм”дә ике ел дәвамында эшләп килә. Курсларга килүчеләр биредә белем һәм тормыш өчен кирәк күнекмәләр алып кына калмый, алар монда, чын мәгънәсендә, дуслар, сердәшләр таба. Кайберләре көннәр буе өйләрендә генә утыра. Аларга урамга чыгу да – зур бәхет. Ә монда курсларга килүчеләрне Казанның төрле истәлекле урыннарына экскурсияләр, Исламның асылын аңлаткан дәресләр, кул һәм йорт эшләренә өйрәтә торган кызыклы түгәрәкләр, шифа бирүче массаж сеанслары көтә.

Минем моннан кайтып китәсем дә килми

Курсларның яңа гына тәмамланганы анда катнашучылар күңелендә күңелле экскурсияләр, спорт ярышлары, иртән иртүк ясалган физзарядкалар белән истә калгандыр да. Әле бүген Марат Әхмәтшин дигән оста шахматчы: “Минем моннан кайтып китәсем дә килми”, - дип утырды.

“Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова сүзләренчә, бу юлы курслар җиңеләйтелгән программа буенча узган. “Киләселәрендә инде катлаулырак булачак, имтихан да бирергә туры киләчәк. Анда ислам нигезләре күбрәк кертеләчәк. Намаз укырга өйрәнү, Коръән... Без мәчеттә. Шуңа күрә боларны һәр мөселманга белергә кирәк. Әгәр дә сез монда килгәнсез икән, димәк, сез үзегезне мөселман дип саныйсыз. Аллаһы Тәгалә безгә боларны белергә куша. Шуңа күрә без Исламның барлык баганаларын да өйрәчәкбез”, - диде Мәликә ханым.

Безнең физкультура укытучыбыз Рафаил Мифтахов курсларда бик күп физкультура дәресләре алып барды, шашкалар, уктан ату, дартс, туп ату буенчаспорт ярышларын оештырды. Бу үзенә күрә Паралимпия уеннарына әзерлек булды.

Сөекле Пәйгамбәребез дә спортка зур игътибар биргән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыны Гайшә белән куышлы уйнарга яраткан. Пәйгамбәребез шулай ук Олимпия уеннарына кертелгән уктан ату кебек спорт төре белән актив шөгыльләнгән. Ул: “Йөзү, уктан ату, атта йөрү белән шөгыльләнегез”, - дигән. Бу Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте булып тора.

Курсларга килүчеләрнең кул эшләре соклану тудыра. Аларга никадәр хезмәт кергәнлеген кул эшләре белән шөгыльләнгән кеше үзе генә белә. Һәр эшкә күңел җылысы биреп эшләнгән. Кайберләреенең куллары начар эшли, шулай да зур тырышлык куйгач, максатларына ирешкәннәр. Казаннан Михаил Хисмәтуллин гаиләсе дә “Ярдәм”дәге курсларны үз итте. Ул ”Ярдәм”гә истәлеккә кыя өстендәге мәчет рәсемен калдырды.

Һәркем каршында мөмкинлекләр бирә торган тәрәзә ачыла

“Ярдәм”дә узган курслар һәркем күңелендә хисләр өермәсе калдыра. “Мине курслар күп нәрсәгә өйрәтте. Мин монда җәмгыятьтә кешеләр белән аралашырга өйрәндем, - ди Михаил. - Без монда “Пролетая над гнездом кукушки” дигән фильм карадык. Анда күрергә теләгән кеше мөмкинлекләр бирә торган ачык тәрәзәне күрде. Ягъни һәркем каршында мөмкинлекләр бирә торган тәрәзә ачыла. Кеше нишлисен үзе хәл итә: бу тәрәзә аша үтә дә, үзенең кечкенә дөньясында да кала ала”.

Мәликә ханым, аның фикерләрен куәтләп: “Сезнең һәркайсыгыз өчен һәр көнне тәрәзә ачыла. Ә кеше кайсы юл белән барасын үзе сайлый”, - диде.

Лениногорскидан Рушания апа Гаязова курслар тәмамлану вакытында рәхмәт әйткәндә гел елый. Бүген дә хәләл җефете Атлас абый һәм үзе исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Рушания апаның дус кызы Лилия ханымга монда алган массаж сеанслары килешкән. Хәзер инде ул аягына ышанычлырак басып йөри.

“Сезгә тормыш дулкыннарында батмыйча, һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, пар канатларыгыз сынмасын, балаларыгызның игелеген күреп, безнең һәрберебезгә юл табып, безнең зурлаган өчен, Аллаһы Тәгалә сезне зурласын. “Ярдәм”дәге курслар безне ярдәмләшеп яшәргә өйрәтә”, - диде Рушания апа Гаязова.

Мәликә ханым, бүгенге очрашуга йомгак ясап, шул ук вакытта алга таба юнәлеш тә биреп: “Иң мөһиме – үз эчеңә бикләнмәү. Өйдә үзегез генә утырганда, ул шулай була да. Шуңа күрә кешеләр белән ешрак аралашырга, төрле чараларга йөрергә кирәк. Шул чакта тормыш мәгънәсе дә була, үзеңнең нәрсә өчен яшәгәнеңне дә аңлыйсың”, - дип белдерде.

Фотосурәтләр.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе