Татарстанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы уза

5 декабрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы ачыла. Быел ул Россия ислам институтының 20-еллыгына багышлана. Җыен ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы булачак һәм ике көн дәвам итәчәк.

БӘЙЛЕ
2018 Дек 03

5 декабрьдә Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VI Халыкара форумы ачыла. Быел ул Россия ислам институтының 20-еллыгына багышлана. Җыен ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы булачак һәм ике көн дәвам итәчәк.

Форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче ике йөзгә якын мөгаллим мөселман мәгарифенең башлангыч сегменты турында фикер алышачак. Фәнни-гамәли чара өйләдән соң лекторлар чыгышлары белән дәвам иттереләчәк. Фән һәм мәгариф белгечләренең “Мәчетләр каршында балаларның җәйге ялын оештыру: проблемалар һәм аларны чишү юллары”, “Мәчет каршындагы курсларда татар телен укытуның мөһимлеге һәм нәтиҗәләре”, “Мәчет каршындагы курсларда ислам фәннәрен укыту методикасы”, “Мәхәлләләрдә дин нигезләренә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү”, “Мәчет каршындагы курсларда тәрбия системасын дөрес һәм нәтиҗәле оештыру”, “Мөселман мәктәпләре үсешенең актуальлеге” дигән темаларга чыгыш ясавы күздә тотыла.

Источник фотографии: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Форумның икенче көне урта һәм югары дини уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары катнашында Россия ислам институтында узачак. Анда республика һәм мөфтият җитәкчелеге, чит ил кунаклары катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм тантанасында зур хөрмәткә лаек шәхесләрне бүләкләү, мактау сүзләрен җиткерү көтелә. Форум кысаларында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XI Бөтенроссия олимпиадасы оештырыла. Өйлә намазыннан соң, Ислам мәгарифе советы утырышы билгеләнгән, аны әлеге совет җитәкчесе - ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм БИА ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин алып барачак.

Искәртеп үтик: мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2011 елдан бирле уздырыла. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан федераль университеты һәм Болгар ислам академиясе белән берлектә, оештыра.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе